|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2015 Җәмгыять
Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар фатирларыннан 50 чиләк су түккәннәр (ФОТО)15 май көнне Рәфинә һәм Рәзил Камаловларның фатирын су баскан. Ул көнне фатирларына шкаф купе урнаштырырга киләләр. Идәнгә тишек тишкән вакытта һич көтмәгәндә фонтан шикелле су сиптерә башлый. Җылыту торбалары идән астыннан үткәрелгән икән. Кызганычка каршы, моны хуҗалар да, төзүче эшчеләр дә исәпкә алмаганнар. Шушы рәвештә эшләнгән эксперименталь йорт Казанда әлегә берәү генә, ди. Суны туктату әмәлен тапканчы ярты сәгатьләп вакыт үтә. Шул арада су бөтен фатир эченә таралырга өлгерә.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|