поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2015 Әдәбият

Соңгы әманәт (ХИКӘЯ)

Ишегалды коймасын алыштыру белән әвәрә килеп, капка төбенә килеп туктаган машинаны Индүс күрмичә калды. Шуңа күрә капканы ачып кергән хатынның тавышына сискәнеп китте.

- Исәнмесез! – диде ул кыяр-кыймас кына. – Керергә ярыйдыр бит.

- Кергәнсең бит инде, - диде Индүс бераз аптырабрак.
 
Аптырамаслыкмыни?
 
Ни кирәк аңа?  Балалар исенә төшкәндер дисәм... Ике ятып бер дә төшләренә керми  иде ... 
 
Кәттә машинада килгән бу чибәр хатынга Индүснең бер ачуы да булырга тиеш түгел дә... Үзенең бүгенге тормышына , яраткан хатыны, өй тулы бала-чагасы белән бәхетле генә яшәп ятуына ул шушы хатынга бурычлы да бит әле. Тик шушы мәлдә аны җилтерәтеп чыгарып җибәреп, артыннан капканы шап иттереп ябасы килде. 
 
Ник килгән икән? Капкаңны ачып керергә уйлагач, тиккә түгелдер.
 
Хатынның күз карашында тазалыгы ташып ашкан, бөтен кыяфәте белән бүгенге тормышыннан канәгатьлек хисе бөркелеп торган иргә көнләшү хисе чагылгандай булды. Тирә-юньгә хуш ис ис таралган, бакчада нинди генә гөлләр үсми .  Чебен-черки кермәсен өчен челтәр куелган ачык тәрәзә аша да яран чәчәкләре  тәрәзә төбен генә тарсынып, урамга чыгасы килгәндәй балкып торалар. 
 
- Сездә гөлләр әйбәт үсә икән. Ә минем утырткан гөлләрем корыды, - диде ул.
 
Шуны әйтер өчен килмәгәндер бит ул.
 
- Аллаһы Тәгалә җәзасыдыр. Булганнарын корытырга тырыштыгыз бит.
 
Индүснең тәрәзә төбендәге гөлләр турында әйтмәгәнен хатын аңлады.
 
- Үткән эшкә салават. Хәзер берни дә үзгәртеп булмый инде. 
 
- Сезгә нәрсә? Җырлап яшисез. Дөнья үз кулыгызда. Бер гөлегез корыса, унны үстереп бирерләр, дим. Айдарның орлыгы да үрчемле. Әллә кайларда шыткан гөлләрен күтәреп килмәгәйләре. Курыкмыйсыңмы?  Ник килдең?
 
Хатын авыр сулады.
 
- Бер дә киләсе түгел идем. Иремнең сезне күрәсе килә.
 
Индүс ток суккандайсикереп куйды.
 
- Кит аннан? Безне дә исенә төшердемени?
 
- Сезнең истән чыкканы да юк.
 
- Ышанды ди!
 
Хатын Индүснең кулыннан тотты.
 
- Сез аның авырганын ишетмәдегезме әллә? – диде.
 
- Ишетсә соң? Дару үз кулында. 
 
- Аның хәле бик авыр. Югыйсә мин килер идеммени? Сезне күреп сөйләшәсе килә. Бәхиллегегезне аласы ... Үзен ярлыкавыгызны сорыйсы...
 
- Кайсыбыздан инде, мәсәлән?
 
- Барыгыздан да.
 
Илгиз йодрыгы белән койма тактасына китереп бәрде. Такта шырт итеп сынды.
 
- Юк! 
 
Хатын урыныннан кузгалды.
 
- Шулай диясегезне белә идем. Ярар, мин әйттем. Гонаһы үзегезгә булсын.
 
Индүс шаркылдап көлде.
 
- Гонаһ турында исегезгә төштемени әле? 
 
- Шулай да уйлашыгыз әле. Соңыннан үкенүегез бар. Ни дисәң дә чит кешеләр түгел бит без. Менә хәзер терсәкне тешләр идем дә, соң… Парлашып, матур итеп яшәп ятасыз бит әнә. Ә ул… Ничә ел яман чир белән азаплана… Рәхәт яшәде дип беләсезме сез аны? Әллә рәнҗеш төште инде … Бәхиллек алмыйча күңелендәге авыр йөкне үзе белән алып киткәннән җиңел булыр дип беләсезме сезгә дә? 
 
Индүс Гөлүсәнең өйдә булмавына сөенеп куйды.
 
- Ни генә дисәң дә ике аягымнын берсен дә атлыйсым юк. Минем кулымнан килсә, ул йөген тагын да авырайтыр идем.
 
- Йөрәксез түгел бит син… Балаларга хәтле үз фамилияңне бирдең.
 
- Гонаһсыз сабыйлар белән иреңне чагыштырма. Әллә аны да уллыкка алырга кирәкме? 
 
Хатын машинасына утыргач берара кабыза алмадымы, шактый вакыт кузгалмыйча торды. Аннан соң машина ишеген ачып:
 
- Син минем кебек  бәгырьсез булма инде, - диде.
 
- Остазларым шәп булды шул минем...
 
 Машина кузгалып киткәч кенә Индүс кабат рөхсәтсез керә күрмәсен, дип капканы эчке яктан үк эләктереп куйды.
 
Ярый әле, берсе дә өйдә юк иде.
 
Бу хатынның күкрәк киереп , тантана итеп йөргән чаклары бар иде бит. Ул чагында берәү белән дә исәпләшеп тормады. Кеше сүзенә дә, киңәшләргә дә колак салмады. Сабыйларның яше барыбер төшәр дип тә уйламады. 
 
Гөлүсәнең кәләш кенә түгел, әни булырга җыенуы да беркемгә дә сер түгел иде. Чөнки язылышуны  формаль нәрсә генә итеп, Айдар белән  бергә яшиләр, медик кешеләрнең туасы баласы да уйламыйча хәл ителмәве барысына да билгеле иде. Алар үзара бик бәхетле, бер-берсеннән күзләрен дә ала алмый торган пар кебек иде.
 
Менә шуларның арасына кермәсә булмый идемени бу хатынга?
 
***
 
Гөлүсә белән Индүсне бәләкәй чагыннан ук кияү белән кәләш дип йөртәләр иде.  Шулай дип йөртүләре үзләренә  дә ошый иде. 
 
Индүс кызны усал ата казыннан да, усал малайлардан да саклады. Вакыт-вакыт малайлар белән сугышып, борынын канатып йә берәр җирен сыдырып, киемен ертып кайтып кергәндә дә әти-әнисе:
 
- Тагын кәләшеңне үзеңнән тартып алырга тырыштылармы? – дип көлемсери иде.
 
Бүтән малайларның да Гөлүсә белән уйныйсы килгәнен каян белделәр икән?
 
Аларның да Гөлүсәне үзләренең кәләше итәсе килә.
 
- Индүснең кәләше булып күп уйнама инде, минеке дә бул, - ди иде Айдар.
 
Аңа бүтән балалар да кушыла.
 
- Минеке дә! Минеке дә...
 
Гөлүсәгә нәрсә? Кәләш булып уйнарга ул ярата. 
 
Бүтән кызларның да кәләш буласы килә бит.  Аларга да ошый бу кәләш булу. Тик кәләшнеке кебек күлмәкләрен уйнаганда кияргә  рөхсәт итмиләр. 
 
- Мондый киемнәрне бәйрәм вакытында гына кияргә дип алдык бит, – диләр .  
 
- Андый күлмәкне патша кызлары, принцессалар көн саен кия, – ди Гөлүсә.
 
- Әйе, алар да кия. Тик принцессалар бер-ике генә була, ә сез күп... Аннан соң патша кызы булу бер дә җиңел түгел. Андый күлмәкләр белән уйнап та, йөгереп тә булмый, үзеңне матур итеп тотарга, туп-туры итеп йөрергә кирәк.
 
Балалар туп-туры гына йөреп карыйлар да, шулай йөрүдән тиз туеп, курчакларын кияү, кәләш, патша кызы итеп уйный башлыйлар.
 
Ә Гөлүсә андый кием кимәсә дә патша кызларыннан бер дә ким түгел. Аның күзен сирпеп каравыннан да, башын югарырак чөеп алуыннан да, гәүдәсен туры тотып, аякларын биеп китәргә әзерләнгәндәй атлап куюы да бүтәннәрнекенә һич ошамаган. Гади күлмәк кигән чагында да  аның һәр хәрәкәтеннән “менә мин кем, мине күрегез”, дигән кебек үзенчә сүзсез һавалану  күзгә ташланып, аңа бик килешеп тора иде.
 
Тик Гөлүсә үпкәчел, тиз хәтере кала торган иркә кыз булгач, аның бүтән балалар белән артык озак уйный алмавына Индүс сөенә генә иде. Башкалар аны көйләп маташмыйлар, бүтәннәр белән уйный башлыйлар. Индүскә  шул гына кирәк тә - кызны  юата башлый. Хәзер инде Гөлүсә көне буе аныкы.
 
- Үскәч мин сиңа кәләш күлмәге алырмын, - ди. 
 
Әкренләп Гөлүсә дә юкка-барга еламый башлады. Ул инде үз-үзен генә түгел, кыерсытылган бүтәннәрне дә бик шәп итеп яклый ала башлады.
 
Хәзер инде Индүснең абруе бетте. Кыз тирәсендә Айдар бөтерелә башлады.
 
Айдарны бүтән кызлар да ярата шул. Яратмыйча! Аның бәләкәй генә ап-ак эте бар. Алар шул эт белән көннәр буена уйныйлар.
 
Индүс әтисе белән әнисеннән үзенә дә шундый эт алуларын бик сорар иде, тик  андый этне базарда сатмыйлар икән.
 
- Әти аны миңа Мәскәүдән алып кайтты, - ди Айдар. – Аның бәясе бер машина тора.
 
Шулай булгач, сорап та торасы юк. Ул хәтле бәягә эт алмаячаклар инде аңа.
 
Тора-бара аларны кияү белән кәләш дип үртәүдән туктадылар. Тик малай үзен барыбер кызыйны булачак кәләше итеп күрүеннән туктамады. Ә бервакытны аның игътибарын тарту өчен сумкасын аягы белән тибеп  җибәрде дә кызга аяк чалып, екты. 
 
Ул кыз елар да, үзе “ башка алай эшләмәм”, дип гафу үтенергә дип уйлаган иде. Тик уйлаганча булып чыкмады.
 
- Дурак! Тиле! Тилергән! - дип күзләрен усал елтыратты кыз.
 
Аны бүтәннәр дә күрде.
 
- Индүс тиле бәрән орлыгы ашаган! – дип үртәргә тотыдылар 
 
Малайның да ачуы килде. 
 
- Мин сиңа ак күлмәк алмыйм болай булгач, - диде ул.
 
Кызның исе дә китмәде.
 
- Алмасаң тагы! Аны миңа Айдар алам диде! Шулай бит. Айдар?
 
(Дәвамы берничә көннән)
 

Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»