поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.05.2015 Дин

Хәләл хезмәттә үткән тормыш савабы

Челно-Вершины районын¬дагы Краснояриха авылында төрле милләт халкы гомер-гомергә үзара дус-тату булып, бер-берсенең динен, тормыш кагыйдәләрен хөрмәт итеп яшиләр. Күптән түгел генә авыл уртасында бик матур мәчет калкып чыкты.

Ике катлы Аллаһ йорты заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән. Биредә тәһарәтнамә, кунакларны кабул итү бүлмәсе, мәдрәсәдә уку, ашханә, мәҗлесләр һәм компьютер бүлмәләре бар. “Манара әле күтәрелмәсә дә, намаз бүлмәсе өлгертелде инде, милләттәшләребез гыйбадәт  кылырга йөри башладылар”, - дип шатлыклары белән уртаклашты мәчет имамы Тәлгать хәзрәт ТӨХВӘТУЛЛИН. Тәлгать хәзрәт дин гыйлемен Самараның “Нур” мәдрәсәсендә үзләштергәннән соң, Татарстанның Нурлат шәһәрендә укып, белемен тагын да үстерергә алынган. Мәдрәсә өлгереп беткәч, авылдашларын да гарәп графикасына һәм Ислам нигезләренә өйрәтергә хыяллана, хаҗ кылып кайту бәхетенә дә ирешкән.

Тәлгать Төхвәтуллин үзенең хезмәт юлын укытучы  буларак башлап җибәрә. Ун елга якын мәктәптә балаларга белем бирә, ә тормыш шартлары үзгәреп киткәч, аңа колхозның өлкән ветеринары булып эшләргә дә туры килә. Ә инде колхоз тәмам таркалгач, Тәлгать үзенең җир кишәрлекләрен бүлеп алып, иген игү эше белән шөгыльләнә башлый. Маңгай тирен түгеп башкарган авыр хезмәт аны аягында нык басып торучы крестьян хуҗалыгы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрә. 

- Ул елларда районыбызның байтак кешеләре фермерлык эшенә алынган иде дә, күбесе булдыра алмыйча, безнең сафтан төшеп калды, - дип исенә төшерә үткән тормыш юлын героебыз. “Ә сез хуҗалыгыгызны ничек саклап кала алдыгыз?” - дигән сорауга ул: “Аллаһының рәхмәте белән. Хезмәтем дин белән үрелеп барды.  Эчмәдем, тартмадым, тәртипле тормыш рәвеше алып бардым. Бәлки шуңа-дыр”, - дип җавап бирде.
 
Тәлгать Әбделәхәт улының хуҗалыгында эш җитәрлек: җир эшкәртә, иген үстерә, авыл халкына үзе үстергән икмәкне сата,  авылдашларын салам белән тәэмин итеп тора. Хуҗалыкта җир эшкәртү техникасы да җитәрлек, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы да түләнеп тора. Быелгы уңыш өчен дә нигез салынган инде:  көзен уҗым бодае чәчеп калдырылган булган, язгы чәчүгә техникалары әзер.
 
- Сездә проблемалар да юк ахыры? - дип сорадым мин аңардан.
 
- Аллаһыга шөкер, бер проблемабыз да юк. Зарлану - гөнаһ ул. Безне бары тик тырыш, хәләл хезмәт кенә коткара. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр. Эшләсәң,  барысы да була ул. Хатыным Нурсинә белән ике бала тәрбияләп үстердек, хәзер инде Эльмира да, Илшат та үз гаиләләре белән яшиләр, әби-бабайга оныклар да бүләк иттеләр инде, - дип уртаклашты ул шатлыклары белән. Девушки по вызову проститутки Сочи Круглосуточно и анонимно
 
Җир хуҗасының эш тәҗрибәсе дә байтак, абруе да зур. Ул үзенең туган Совет Нурлаты авылында мәхәллә рәисе вазифасын үтәгән булган инде, ә хәзер Краснояриха халкы аны яңа мәчетнең имамы итеп сайлаган. 
 
- Авылда татарлар күп түгел бит. Мәчеткә йөрүчеләр булырмы икән? - дип сорадым мин ахырда.
 
- Иншалла. Мәчеткә өлкән-нәр генә түгел, балалар да йөриләр, - дип җавап бирде ул. - Корбан, Рамазан гаетләренә читтән кайтучы авылдашлар да күп. Иң мөһим бурычыбыз - яшь буынны ислам диненә өндәү. 
 
РӘСЕМДӘ: Краснояриха мәчете имамы Тәлгать Әбделәхәт улы ТӨХВӘТУЛЛИН.
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ | 17.05.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»