|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2015 Мәдәният
“Нәүрүз” фестивале нинди спектакль белән ачылачагы билгеле булды (ФОТО)“Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт академия драма театрының “Коркыт тәүбәсе” миф-легендасы белән ачыла. Спектакль 1 июньдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә. Коркыт – IX гасырда яшәгән легендар төрки җырчы-шагыйрь һәм композитор. Кубыз, акын уен коралларын уйлап табучы, шагыйрь, музыкантларның яклаучысы, фикердәше. Коркыт хакындагы легендалар күп кенә төрки халыкларда очрый. М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт академия драма театрының “Коркыт тәүбәсе” спектакле Казах шагыйре һәм драматургы Иран Гайып әсәренә нигезләнгән.
Коркыт хакында легенда казахларның милли асылын билгеләүче бер компонент булып тора. Шунысы кызык, спектакльнең режиссеры литвалы Йонас Вайткус.
Бүгенге көндә “Литва режиссурасы” көчле метафорика белән аерылып торган тулы бер юнәлешне тәшкил итә. Әлеге юнәлештә иҗат итүчеләр: Эймунтас Някрошюс, Римас Туминас, Миндагаускис Карбаускис һәм Йонас Вайткус. “Коркыт тәүбәсе” спектакле – метафорик режиссура белән борынгы легенданың үзенчәлекле бердәмлеген тәшкил итә.
Коркыт - батыр да, сугышчы да булмаган. Ул - төрек җәмгыяте таралып бүлгәләнгән чорның куренекле вәкиле, фикер иясе. Аның хакындагы легенда оптимистик рухта: Коркыт үлемсезлеккә ирешүне үзе тудырган сәнгать белән кешелеккә хезмәт итүдә күрә.
“Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале юкка гына “Коркыт тәүбәсе” спектакле белән ачылмый, чөнки фестивальнең мегатемасы – билгеле компонентлардан яңалык тудыру. “Коркыт тәүбәсе” – фестивальнең посмодернистик концепциясен гәүдәләндерә.
Төрки халыкларының “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале 1 июньдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә “Коркыт тәүбәсе” спектакле белән ачыла. Фестиваль биш көн дәвам итә.
1
2
3
4
5
6
7
8
|
Иң күп укылган
|