|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2015 Җәмгыять
Гыймран һәм Маруся: Казанда кушылган иң популяр һәм иң сирәк исемнәр мәгълүм булды7-сеннән алып 13-нче майга кадәрге атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 464 сабый (239 ир бала һәм 225 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага – 18, иң олы яшьтәгесенә - 46. Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 57 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 һәм 18 яшь, иң олыларына 82 һәм 78 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ Идарәсе. Бу атнада әти-әниләр балаларына иң күбе Артем, Әмир, Айдар, Семен, Анастасия, Камилә, Азалия һәм Ясминә исемнәре кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр – Клим, Гыймран, Дәүләт, Рунар, Маруся, Сафира, Доминика һәм Алана.
|
Иң күп укылган
|