|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2015 Җәмгыять
Казанда “яRATам!” дигән күселәр күргәзмәсе узачак16-нчы май көнне Татарстан Республикасының Милли музеенда 70-тән артык декоратив күсене күреп булачак. Биредә инде сигезенче тапкыр төбәктәге иң зур “яRATам!” дип исемләнгән декоратив күселәр күргәзмәсе үтә. Күргәзмәгә Мәскәү, Мәскәү өлкәсеннән, Самара, Төмән һәм Йошкар-Оладан төрле төстәге һәм төрле төрдәге декоратив күселәрне алып киләчәкләр. Бу елгы күргәзмәдә башкалардан аерылып тора торган катнашучы – Мәскәүнең Мох дигән күсесе булачак. Әлеге җан иясенә мондый исем һәм бүләк узган елның декабрь аенда узган “Мыеклы йолдызлар” күргәзмәсендә Казанның МОСК Декоратив күсе яратучылар клубы тарафыннан бирелгән. Әлеге бүләкне казанлылар Мәскәүдә уза торган декоратив күселәр күргәзмәсендә тапшыралар. Казан белгечләре әлеге күргәзмәдә кунакларны клубның иң яшь күселәре Georges, Giovanni һәм Enrique белән таныштырачаклар. Аларны бер ай элек Санкт-Петербургның “Ratto Incanto” питомнигыннан алып кайтканнар, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
|
Иң күп укылган
|