поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.05.2015 Җәмгыять

“Хатын-кыз беренче чиратта әни булырга тиеш”

Берәү сабыен тәрәзәдән ташлаган, Чаллыда яшәүче хатын баласының веналарын кискән, чүп савытында яңа туган бала мәете табылган, 9 нчы хастаханә коймасына яңа туган бала салынган сумка элеп калдырганнар һәм башка шуның ише хәбәрләрне еш ишетеп торабыз. “Пусть говорят” тапшыруының чыгарылышының икесенең берсе шушы темага багышлана. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әни кешеләрнең шундый вәхшилеккә баруының төп сәбәбе динсезлектән килә дип саный.

Әбиләребездән үрнәк алыйк
 
-  Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең бер хәдисе бар. Ул: “Кеше кеше булсын өчен, аңарда дүрт сыйфат булырга тиеш. Иң беренчесе – акыл, икенчесе – дин, өченчесе – оят, дүртенчесе – изге гамәлләр. Хайваннарда шушы сыйфатлар юк, ә адәм баласында исә болар булмаса, кешене кеше дип әйтеп булмый”, - ди. Икенче сыйфатка – динле булу дигәненә киңрәк тукталыйк. Хайваннарда дин юк, әмма бала дигән хис бар. Ул баласы өчен үлеп тора, аны ташламый, үстерә. Ә без баланы табып үстергән очракта да аны тәмле ашату, БДИны уңышлы тапшырту, абруйлы уку йортында укыту, акчалы эшкә урнаштыру ягын гына кайгыртабыз. Дини тәрбия турында онытып җибәрәбез. Аны хәрам белән хәләлне дә аерырга өйрәтмибез. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә, мин адәм баласын бөтен мәхлукаттан да матур, күркәм итеп яраттым. Ә кайберәүләрегезне түбәннән-түбән төшерермен, ди. Менә шул түбәннән-түбән төшерермен дигән сүзне кайберәүләр укыйлар да, монда сүз урамда аунап ятучы исерек турында барадыр, диләр. Әлбәттә, исерек тилелекне кыйбат бәягә сатып алучы. Әмма ул әле хайван дәрәҗәсенә генә тәгәрәү, аңардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшү бар. Хайваннарның печән ашаганы  - ит, ит ашаганы печән ашамый. Ә менә адәм баласы, тиешме-юкмы, хәраммы-хәләлме, уйлап тормый, барысын да ашый. Хәрам ризык исә оят дигән нәрсәне бетерә. Менә шул кешене хайваннан да түбән төшерә. Кайбер хатын-кызлар баласы дөньяга килмәсен өчен аны төшертә. Кыямәт көнендә аның өчен җавап бирәсе була бит. Ул көнне үтерүчеләр янына үтерелгән кешеләр китерелерләр дә ул кешене ник үтердең дип сорарлар. Шул вакытта алар бу кеше мине үтермәкче булды, миңа куркыныч янады дип акланыр. Аннары дөньяга килергә тиешле булып та килми калган сабыйларның җаннары китерелер һәм, боларның нинди гөнаһлары бар иде, дип соралыр. Туарга тиешле бала сиңа нинди куркыныч янады?.. Дингә ышанабыз, Аллаһка тәвәккәл кылабыз дип әйтергә яратабыз, ә үзебез нишлибез? Бала төшереп көферлек эшлибез. Телевизордан кеше үтерүчеләрне нәфрәтләнеп карыйбыз, моны кем тәрбияләде, кулы ничек күтәрелде икән дибез. Шуны карап утыручы без үзебез дә дөньяга киләсе баланы юк итәбез бит. Ул әле чит кешене үтергән, ә без үз балабыздан котылырга ашыгабыз.
 
Баласын тапкан очракта да аны ташлап калдыру ягын караучылар бар. Болар барысы да безнең динсезлегебез аркасында килә, шуның ачы нәтиҗәсе. Әбиләребездән үрнәк алырга кирәк безгә. Сугыш вакытында алар ирсез килеш көн-төн колхозда эшләп, күпме салым түләп, бернинди пособие алмыйча, ачтан шешенеп, биш-алты баланы аякка бастырганнар. Берсе дә баласын үтермәгән, үз-үзенә кул салмаган, чөнки алар хәләл ризык ашап үсүчеләрдән һәм намаз укучылардан иде. Хәләл ризык дигәннән, хәрам ашаган кешедә ихтыяр көче булмый. Андыйлар беренче авырлыкта ук югалып кала. Баласын үзенә авырлык дип саный.
 
Бүгенге көндә бала хокукы дигән әйбер киң таралган. Бөтен кеше: хөкүмәт тә, әти-әни дә, мәктәп балага нәрсәдер тиеш. Балага кычкырырга ярамый, хәтта мәктәп бакчасында яшелчәләргә су сибәргә кушарга да ярамый. Ә бит ул баланың хокуклары белән бергә вазифалары да бар.  Аның  Аллаһы Тәгалә, әти-әнисе, үсеп гаилә коргач, тормыш иптәше, баласы каршындагы вазифалары бар. Ул үзенә караганда да яхшырак бала үстерергә тиеш.
 
Тукай да “Таян Аллага” шигырендә:
 
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! - ди бит.
 
Ирләр бәби таба алмый
 
- Без хатын-кызларыбызны зурлый беләбез. Мәктәпкә балалар белән очрашуга  галимә, эшкуар, җырчы, язучы, депутат хатын-кызларны чакыралар. Ә гап-гади, күп бала табып үстерүче, чын әни, чын әби була белгәннәре турында онытабыз. Рәшидә апа Исхакыйның нәселе 125 кешегә җиткән. Килен-кияүләрне кертмичә генә әле бу. Берничә тапкыр әйткәнем булды: менә шушы нәселне республикакүләм зур чара итеп нишләп күрсәтмәскә? Бу бит сәхнәгә чыгып җырлау гына түгел. Барысы да намаз укый, татарча сөйләшә. Менә шундый үрнәк хатыннарны күрсәтергә кирәк. Кемнәргәдер машина ачкычлары, затлы туннар бүләк итәләр. Бирмәсеннәр дип әйтмим, әмма чын милләт аналарын да кадерли белергә вакыт җитте. Ә андыйлар һәр район җирендә бар. Демография дибез, хакыйкатьтә бит хатын-кыз ул иң беренче чиратта әни булырга тиеш. Милләт яшәсен дип сөйлибез. Татар хатыны татарча сөйли торган кимендә өч бала үстерсен. Аларны ун яшьтә намазны яратып укырлык итеп тәрбияләргә тиеш. Шул вакытта демография, милләт, әхлак проблемасы да булмаячак.
 
Бала тапмауны карьера ясау белән дә аңлаталар. Бу совет заманыннан ук килә. Гомәр Бәшировның “Намус” романында Нәфисәнең гаиләсе турында бер сүз дә әйтелми, ул эш аты булган. Аның матурлыгын җәмгыятьтәге урыны белән күрсәткәннәр. Карьера дигәннән, калдыр син җәмгыятьтәге эшләрне ирләр җилкәсенә. Ир җитәкче дә, депутат та була ала, ә менә бәби таба алмый. Хәзер исә бөтен эшне хатын-кыз башкара.
 
- Ирләр булдыксыз булганга бит инде ул, Җәлил хәзрәт.
 
- Булдыксыз ирләр тәрбияләүдә хатын-кызның үз өлеше дә бар. Мин эшләмәсәм, гаилә бармый дип, тормышны җигелеп тарталар. Ә ир бала моны күреп үсә, хатынга аркаланып яшәүне ул дөрес нәрсә дип кабул итә. Шулай итеп әрәмтамак ирләр тәрбияли, улларын ялкаулыкка өйрәтә. Балаң тәртипсез, бозык юлда булса, карьераң, дәүләт хезмәткәре булып чыккан пенсияң күзеңә күренәме? Аларның берсен дә бала тәрбиясенә алыштырып булмый. Үзгәртер идең дә - соң. Локман Хәким, балага кеченәдән Аллаһы Тәгалә турында сөйләмәсң, картлыгыңны Аллаһы Тәгаләгә балаң турында сөйләп (зарланып) үткәрерсең, ди.
 
- Җәлил хәзрәт, Россия хөкүмәте аборт ясатучыны җинаять җаваплылыгына тарту турында закон проекты эшләгән. Ул кабул ителә калса, баласын төшергән хатын-кызны гына түгел, табибны да, аның ирен дә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Сез ничек уйлыйсыз, бала төшерүчеләрнең санын закон юлы белән генә киметеп булырмы икән?
 
- Кешенең үз аңында булмаса, закон белән генә көрәшеп булмастыр. 1985 елда аракыны бетерү турында закон чыкты. Аңа карап кына исерекләр кимемәде. Авылларда самогон кудылар. Динле авылларда сабантуйларында, ураза аенда аракы сатылмый. Шулай булырга тиеш дигән законы юк бит, үзләре теләп шулай эшли. Бала төшерүгә килгәндә, теләгәндә аның әллә нинди юлларын табып була. Хастаханәдә баланы УЗИ аша карыйлар. Балада җитешсезлек булганда, аны төшертергә кушалар. Димәк, табибка акча төртеп тә шундый белешмә алачаклар. Өйгә барып аборт ясатучы карчыклар да табылыр. Әйткәнемчә, иң үтемле чара ул – дини тәрбия.
 
***
Саннар
 
Бер елга аборт ясау өчен алты миллиард акча сарыф ителә. Аларның 4-6 проценты гына медицина күрсәткечләре буенча дөрес дип табылганы. Калганнары хатын-кызның яки гаилә парының үз теләге буенча ясала.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»