поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.05.2015 Ир белән хатын

Өйдә савыт-саба шалтыратучыларга психологтан 5 КИҢӘШ

Гаилә коргач, төрле хәлләр була, ызгыш-талаш та, бәхетле мизгелләр дә... Ир белән хатын арасында бәхәсләр тууның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Без, психолог Илдар Әбитов белән гаиләдә савыт-саба шалтырауга китерүче биш сәбәпне күрсәтеп, аларны булдырмау юлларын эзләрбез. Психолог фикеренчә, яшь гаиләләргә шушы 5 сәбәпне алдан өйрәнеп кую кулайрак.

Беренче сәбәп: сайлаган ярың­нан күңел кайту.

Яшь пар никахка кадәр бер-берсен аз өйрәнә икән, димәк, гаи­лә көймәсенең беренче елларда ук “комга терәлүе” бик мөм­кин. Егетләрнең кәнфит, чәчәк бүләк итеп, кызның үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп үткәргән чор кадр артында калачак. Бер түбә астында яши башлагач кына ир хаты­нының “такылдык һәм җыйнак­сыз” булуын яки хатын тормыш юлдашының “өч тиенгә калтырап торучы саран” булуын аңларга мөмкин.

Нишләргә? Мондый күңел­сез­леккә юлыкмас өчен, булачак тормыш иптәшеңне сынап карарга киңәш итәр идек. Әйтик, вәгъ­дәләшеп йөргән егетегезне өйгә ремонт вакытында яки бакчада “урак өстенә” ярдәмгә чакыра аласыз. Укуда яки өй эшләрендә ярдәм итешү – бер-береңне өйрә­нергә кулай вакыт, кемнең кем икәнен аңларга мөмкинлек туачак.

Икенче сәбәп: эштә – бәй­рәмчә, өйдә – бигуди...

Паспортта штамп булуга күп­ләр сөйгән яры янында үзлә­ренең тышкы кыяфәтен “бизәү” турында оныта башлый. Ә кием, бизәнү мөнәсәбәтләрне ныгытуга тагын бер адым булырга мөмкин. Һәркөн иртүк макияж ясаудан туеп, кайбер хатын-кыз җомга көнен зарыгып көтә. Аныңча, өйдә ничек тә, хәтта юылмаган халат кисәң дә ярый. Ирләр арасында да ял көн­нә­рендә ике тәүлек буе кырынмыйча, трусикчан йөрергә яратучылар бар. Әнә шулай итеп ай арты ай, ел арты ел үтеп, ир белән хатынның бер-береннән гайрәте чигә башлый.
Нишләргә? Майга каткан халат, тезе чыккан триколарыгызны чүплеккә атыгыз! Бигуди, ертык башмак, 20 ел элек әниегез бүләк иткән, төсе һәм формасы югалган эчке күлмәккә “юк!” диегез. Һәрвакыт матур, пөхтә һәм сексуаль булыгыз. Сездән оялып, ирегез дә үзен тәртипкә китерә башлар. Онытмагыз: бәхетле тормыш – тырышлык нәтиҗәсе ул!

Өченче сәбәп: еш кына гаи­лә­дә берсе икенчесен үзенә буйсындырырга тырышу конфликтка гына түгел, хәтта аерылышуга да китерергә мөмкин.
Әйтик, хатын-кыз йокларга ятуны кичке уннан соң да кичек­терергә ярамый дип тәкрарлый, ә ир өчен хатын-кыз эшләмичә өйдә утырырга тиеш дигән фикер өстен икән, нишләргә?

Беренчедән, тормыш юлдашыгызны хөрмәт итәргә, аның фикеренә колак салырга, аны ничек бар, шулай яратырга өйрә­негез. Икенчедән, аңа да шулай яшәргә кушканчы, үзегезнең ким­челекләрне киметегез. Итагатьле, әмма нык итеп үзегезне тәрбияләүдән туктатуын үтене­гез. Холыклар төрле булуга карамастан, һәркайсыгызның үз фикере булуын аңлау гаиләдә тынычлык урнаштыруга китерә.

Дүртенче сәбәп: “көндә­лек мә­шәкать” дигән төшенчә.
Иң нык гаилә көймәсе дә көн­дәлек проблемалар алдында “ватылырга” мөмкин. Ул мәшә­кать­ләр шулкадәр вак-төяк: вакытында чүп чиләге түгелмәү яки иртә­дән кичкә кадәр агып торучы су краны... Ә инде өй буйлап оекбаш, кием-салым “таралып яту” ко­рыч кебек нык нервлы кешене дә чыгырыннан чыгарырга мөм­кин.

Нишләргә? Гаилә коруга ир, хатынга вазыйфалар бүле­шер­гә киңәш итәр идек: ир-ат вакытында җимерекләрне төзәтә, кибет­тән ризык күтәреп кайта. Ә хатын-кыз өйдә юа, җыя, пешерә... Хатын-кыз савыт-саба юган арада тәмле итеп тамак ялгап алган ир затына тузан суыртып алу да начар булмас иде.

Бишенче сәбәп:
мәхәб­бәтнең һәм акчаның “тәңгәл килмәве”. Гаиләдә акча аркасында тавыш-гауга чыгу бүген – бик актуаль проб­лема.

Статистикага күз салсак, ирләр фикеренчә, 80% гүзәл зат акчаны “дөрес тотмый” икән, шул ук күләмдә хатын-кыз ирләрен “аз керемле” дип саный. Күрше тавыгы күркә булып күренә дигәндәй: “Әнә фәләннең ире хатынына фәлән әйбер алган”, – дип тә җибәрсәләр, җәнҗал чыкмый калмаячак! Эш акча тоту яки экономияли белүдә түгел. Хатын-кыз өчен акча – теге яки бу товарны алу өчен кирәкле кәгазь берәм­леге, ә ир-атларга акча – уңыш символы. Ирләр өчен саклык банкында азмы-күпме акчаң булу – юкка яшәмәгән­легенә бер дәлил. Ә шул “саклап кына” тотасы акчага хатын-кыз аяк киеме, чүпрәк-чапрак яки өйгә җиһаз алыйк, ди икән, әл­бәттә, тагын фикер каршылыгы туачак.

Нишләргә? Ирегез белән киңәшмичә, берни алмагыз. Финанс мәсьәләсен “гаилә киңәш­мәсе”ндә күтәреп чыгыгыз. Сезгә яңа күлмәк, сумка яки аяк киеме алырга, ирегезгә спорт костюмы, кәрәзле телефон яки башка кирәк-ярак аласы бар, ди. Сатып алуны чиратлаштырырга мөмкин. Әйтик, бу айның хезмәт хакыннан ирегезгә – телефон, киләсе айда сезгә сумка алырга мөмкин.

Иң мөһиме, “синең – үз акчаң, минем – үз хезмәт хакым” дигән принциптан сакланыгыз.


Айгөл ГАЗИЗОВА
Ватаным Татарстан
№ 64 | 08.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»