13.05.2015 Җәмгыять
Фоат Галимуллин: Алсу Хәсәнованың китүенә күңел ышанмый
Инде менә ничәнче көн башыма бер уй тынгылык бирми: Алсу Хәсәнова ничек шулай көтмәгәндә дөнья белән хушлашты соң әле? Республикабызның төп газетасында әдәбият-сәнгать бүлеге эшен шулкадәр җанлы итеп алып бара иде бит ул. Ул әдәбият-сәнгать дөньясындагы кешеләрнең чын дусты була белде.
Хәер, шуннан башка татар галәменең бу өлкәсендә тиешле сәясәтне алып барып булмыйдыр да. Ни дисәң дә, “Ватаным Татарстан” газетасында урын алган сүз җәмгыятьтәге күпчелек тарафыннан хупланган юнәлеш буларак кабул ителә. Укучылар шуңа күрә бу газета чыгышларына бик игътибарлы мөнәсәбәт күрсәтәләр. Алсу моны тирән аңлап эш итүче талантлы, кыю, язганнарына үз мөнәсәбәте булган журналист иде. Инде аның чыгышлары бүтән булмаячак, дигән уй белән һич килешәсе килми. Минем уемча, Алсуның татар журналистикасы үсешенә керткән үз өлеше бар. Аның исеме, эше, әлбәттә, эзсез калмаячак.
Бу югалтуны авыр кабул итүемнең сәбәбе тагын шуның белән аңлатыла: гыйнвар ахырына таба ул миңа болай дип шалтыратты:
– Фоат абый, Сезнең белән заман, әдәбият турында сөйләшеп утырасы килә иде, очрашу билгеләмәссезме икән? Мин университетка да килеп чыга алам...
Шактый салкын көннәр иде ул. Шуңа күрә аны йөртәсем килмәде. Мин, үзем газета редакциясенә килермен, дидем, һәм очрашуның көнен-сәгатен билгеләдек.
Ул мине бик ачык йөз белән каршылады. Без иркен генә бер бүлмәдә сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Инде әңгәмә тәмамлануга таба бара дигәндә генә Алсу яңа темага күчте, ул да булса – бүгенге радиоларның теле, аларда сөйләм культурасының торышы турында минем фикерләремне белергә теләде. Мин, радио белән шактый гына бәйләнештә булуым сәбәпле, әлбәттә, уй-фикерләрем белән теләп уртаклаштым. Көн саен уйлап, борчылып йөргән мәсьәләләр хакында сүз алып бардым. Ахырдан ул мине үзе берничә тапкыр рәсемгә төшерде. Әңгәмәбезгә атна да узмады, 30 гыйнварда әлеге материал газетада басылып та чыкты. Шалтыратып, бу хакта миңа болай диде:
– Бу юлы мин сөйләшүнең радиолар хакындагы өлешен генә бирергә булдым. Башка темаларны соңыннанрак тәкъдим итәргә мөмкин булыр.
Әлеге материал укучыларда зур кызыксыну тудырды дип әйтә алам. Интернетта да аңа карата байтак фикерләр булды. Нигездә без әйткән фикерләрне хуплау юнәлешендә. Бу әңгәмә Алсуның интервью алуда зур осталыгын да күрсәтте. Чөнки әңгәмәнең кызыклыгы, фикерләргә бай булуы аны алып баручының үз эшен, бу очрактагы бурычын аңлап эш итүенә дә бәйле. Алсу, чыннан да, бик кызыклы әңгәмәдәш иде.
Ул әле моның белән генә канәгатьләнмәде. Ай-вайга карамастан, мине чәй эчәргә дә чакырды. Үзләренең эшли торган бүлмәләрендә тиз генә өстәл әзерләде. Чәй янында да ул күп нәрсәләр турында сөйләде. Сүз уңаеннан, мин аңардан туган авылы Шәледәге мәктәп турында сораштым. Чөнки анда директор булып аның әнисе, безнең педагогия институтын тәмамлаган Миңзифа ханым эшли бит. Бу уңай белән дә уртак сүзләребез күп булып чыкты. Нишлисең инде, гомере шулай аз булгандыр, күрәсең. Булган кадәресен ул чын мәгънәсендә ихлас, чын кешеләрчә, матур итеп яшәде. Бакыйлык урыны да оҗмахлы булсын!
***
Алсу Хәсәнованың бакыйлыкка күчүенә күңел ышанмый.
Аны “Ватаным Татарстан”га тәүге адымын ясаганнан бирле белә идем. Тырышлыгы аркасында, тора-бара, редакциягә эшкә дә алынды һәм, чыннан да, үзен көчле журналист итеп танытты. Ул язмаларын бик иркен һәм гади, һәр укучыга аңлаешлы тел белән язды. Үз сүзен укучыларга курыкмыйча җиткерде, еш кына кискен тәнкыйть сүзләре әйтергә дә җөрьәт итте, чөнки ул әдәби һәм мәдәни тормышыбыздагы җитешсезлекләргә битараф булып кала белмәде.
Яшисе дә яшисе иде әле аңа. Ләкин нишләмәк кирәк: Ходай һәрберебезнең язмышын якты дөньяга тәүге аваз салуга ук язып куя диләр.
Хуш, Алсу, урының җәннәттә булсын!
Әхәт САФИУЛЛИН.