поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.05.2015 Җәмгыять

Әллә яратмыйм микән?

Үз әниемә “әни” дип әйтә алмыйм. Күптән инде кочагына сарылганым, битләренән үбеп алганым юк. Күңелемдә хәзер әниемә карата бер генә ачу да, рәнҗү дә юк төсле. Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмим. Әмма арабыздагы салкынлык кимемәде. Барыбер кичерә дә, аңлый да алмыйм мин аны.

Әни мине тапкач та ташлап калдырган. Әтием белән сүзгә килгән дә бар әйберен җыеп чыгып киткән. Бу вакытта абыем да булган минем. Балаларны икегә бүлгәннәр. Абый – әнигә, мин исә әтигә калганмын. Кечкенә вакытта әбиемә “әниәби” дип йөргә­нем­не хәтерлим әле. Баштарак үз әниемне үлгәндер дип уйлый идем. Тик мәктәптә укыганда, сыйныфташларым: “Сине бит әниең ташлап калдырган”, – дигәч кенә, әбидән әнине таптыра башладым. Мин дә башкалар кебек аны кочарга, мәктәптәге җые­лыш­ларга әнинең килүен тели идем.

Урманга чикләвек җыярга баргач, әбием серне чиште. “Әни­ең безнең авылныкы бит синең, – диде ул. – Ял көннәрендә икенче әбиеңнәргә кайткалый икән ул. Бездән киткәндә, абы­еңны үзе белән алган иде. Чаллыга күченеп китүгә, кияүгә дә чыгып куйды. Ә әтиең аны бик яратты. Бүтән өйләнмәде”. Миңа ул вакытта 14 яшьләр тирәсе иде. Күңел әнине гел көтте. Аның белән серләшәсе, киңәшләшәсе килгән чаклар да күп була. Ә икенче әбием урамда очраса да, мине күрмәмешкә сабыша. Беркайчан да кунакка чакырганы, яки үзенең килгәне булмады. Урамда әнине дә күргәли башладым. Тик ул, мин очрауга, читкә карап уза иде. Ник бер сүз эндәшсен! Шул чакта әбием янына кайтып үксеп-үксеп елаганнарым истә.

Минем борчылганны, әнигә тартылганны әти дә сизде. “Кызым, әниең сине миңа охшаганга яратмыйдыр инде. Нәкъ үзебез инде син. Кайгырма, килер бер көн, әниең үзе сине эзләп кайтыр әле”, – диде. Ә берничә көннән Казанга хастаханәгә күренеп кай­тырга киткән җиреннән әтием юл фаҗигасенә очрады. Аны югалтуны авыр кичердем. Әйтерсең, бар дөньяның ямен алып китте ул. Әни аны озатырга да кайтмады. Бар юанычым булып әбием калды. Җитмәсә, әбинең дә башка балалары юк иде. Без икәү генә яшәп калдык. Сыйныфташларым егетләр бе­лән йөргәндә, мин әбиемнең кочагында йоклый идем. Аннан яшерен серләрем дә булмады. Әби мин әйбәт укысын өчен дә бик тырышты. Иртәнге дүрттә торып, коймаклар пешереп, яратып кына мине уята да өй эшләремне кабатлата. “Әтиең башлы иде. Укымышлы булды. Син безне ким-хур итә күрмә”, – дип кабатларга яратты.

Мәктәпне тәмамлагач, укытучылыкка укырга кердем. Әбием дә минем белән шәһәргә күченде. Бар җыйган акчага бер бүлмәле фатир алды. Дүртенче курста укыганда, бер егет белән таныштым. Илназны әбием дә ошатты. Шулай итеп, без очраша башладык. Укып бетергәч, туй иттек. Минем игезәк балаларым туды. Әбием аларны да үстерергә булышты әле. Ә аннары авылына кайтып китте. Ул бер дә зарланмады, авырыйм да димәде. Бакыйлыкка күчүе дә кинәт кенә булды. Үләренә өч көн кала, мине чакыртып кайтарды. “Миңа китәргә вакыт. Бәхетле бул, балам. Йөземә кызыллык китер­мәдең”, – диде ул. Соңгы сулышына кадәр янәшәсендә булдым.

Шулай итеп, әтисез дә, әбисез дә калдым. Ә бер көнне ишегемне әни шакыды! “Хастаханәгә килгән идем, кунып кына чыгыйм әле. Абыең төрмәгә эләкте. Ике кызымның – үз тормышлары. Берсе – Себердә, икенчесенә мин бөтенләй кирәк түгел”, – ди. Бер минут эчендә еллар буе күңелемдә йөрткән авырлык юкка чыкты. Әнине кунак иттем. Өч көннән ул кайтып китте. Шулай ай саен өч көнгә хастаханәгә күренергә килә торганга әйлән­де. Казанга килгәч, бездә туктала ул. Куып чыгарганым юк, үткән­нәр турында да сүз кузгатмыйм. Ул да берни әйтми. Шунысы гаҗәп: әни оныкларын да кочагына алып сөйми, миннән дә гафу сорамый. Менә шундый әни ул. Сүз башлар идем, каты бәрелүдән куркам. Кызганам мин аны. Бер караганда, мин еллар буе көткән очрашу да булды, тик араларыбыз гына якынаймады. Әллә мин әнине яратмыйм микән?


ФИРДАНИЯ
Ватаным Татарстан
№ 64 | 08.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»