поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.05.2015 Мәдәният

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышыннан РЕПОРТАЖ һәм ФОТОлар

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Самара дәүләт филармониясендә чыгыш ясап, репертуарының алтын фондына кертелгән иң матур җыр һәм биюләрне тәкъдим итте.

Программада И.Юзеев, Г.Рәхим, И.Иксанова, Р.Корбан, Р.Әхмәтҗанов, Г.Афзал, Н.Исәнбәт, М.Әгъләм шигырьләренә Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән эстрада җырлары һәм халык-җыр биюләре тәкъдим ителде. “Яшәү барыбер кызык” дип аталган концерт аншлаг белән узды.

Рәхәтләнеп җыр тыңларга, үзе дә җырларга, концертларга йөрергә яратмаган татар сирәктер ул. Җитмәсә, соңгы елларда җырлары да, җырчылары да күбәеп китте бит әле. Ә шулай да тамашачы күңелендә онытылмас җырлары белән уелып калган җырчыларның иҗаты яши. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов - әнә шундый кабатланмас иҗади шәхесләрнең берсе. Ул опера һәм эстрада җырчысы да, фольклор ансамбле җитәкчесе дә...

Ул Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә билгеләнә һәм татар опера җырчыларының актив эшләгән, театрның чәчәк аткан чорына туры килә. Ул вакытта атаклы режиссер Нияз Даутов иҗат итә, өлкән буын артистлары Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Камил Якуповларга соңрак Хәйдәр Бигичев, Сәет Рәенбәков, Руслан Дәминов, Зилә Сөнгатуллина, Галина Казанцева, Венера Ганиева һәм Айдар Фәйзрахмановлар килеп кушыла.

Айдар Фәйзрахман улы «Борис Годунов», «Риголетто», «Тоска» кебек операларда җырлый, шулай ук эстрада җырларын да кире какмый. Аның бу кичтә Самара филармониясендә яңгыраган «Туган җиреңнән китмә», «Гомерләр узып бара», «Бездән әле яшьлек узмады», «Ай-һай, дөнья, чал башың» кебек җырлар фәлсәфи һәм тормыш сөючән булып яңгырый.

2002 елдан Айдар Фәйзрахманов Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының җыр кафедрасына җитәкчелек итә, студентларына үзенең иҗат тәҗрибәсен тапшыра. Шул ук вакытта ул Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе булып эшли.

Ансамбль әсәрләрнең формасын сиземләве, аларны техник яктан төгәл һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдә оста башкарылуы белән башкалардан аерылып тора. Ул гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны - татар халкының музыкаль фольклорын, тамашачыга тапшырып килә.

Ансамбль үзенең универсаль булуы белән дә аерылып тора: артистларның барысы да профессиональ дәрәҗәдә җырлый, бии һәм төрле музыка уен коралларында уйный. Аларның кулларындагы гармун, курай, кубыз, онытыла башлаганнардан - гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя гаҗәеп матур яңгырый.

Профессиональ юнәлештә эшләүче бердәнбер милли фольклор ансамбль бөтен дөньяга таралган халкыбызның нинди генә көй-моңнарын эзләп-табып, яңадан халыкка кайтармаган! Шулар арасында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольклор ансамбле сәхнәгә куйган “Ярмәк вагы” биюе дә бар. Әлбәттә, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле башкаруындагы “Ярмәк вагы”ның яңгырашы да башкачарак булды. Әйе, аның музыка белгечләре тарафыннан яхшылап эшкәртелүе дә, халык музыка коралларының төрлелеге дә сизелә.

Залда “Ак каен” ансамбленең җитәкчесе Наил Галимуллин да бар иде. Ярмәк авылы брендына әверелгән бию көенең беренче ноталарын ишетү белән ул түзмәде, йөгереп сәхнәгә менде. Башта ул Казан артистларына кушылып биеде, аннары үзенең генә биюен дә соралдылар. Айдар әфәнде белән Наилнең җылы очрашуыннан, кул кысышып саубуллашуыннан бу ике ансамбль арасында тыгыз бәйләнеш һәм хезмәттәшлек булуы күренеп тора иде.

Ахырда Гөлфия Кәримова өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсенең башка татар оешмалары исеменнән ансамбльгә, туган көне белән котлап, чәчәкләр тапшырды. Ә өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова кунакларны чәкчәкләр һәм чәчәкләр белән каршы алган иде.

Наил ГАЛИМУЛЛИН "Ярмәк вагы"н типтерә.

Разия ӘЮПОВА Айдар ФӘЙЗРАХМАНОВка чәчәкләр тапшыра.
 


Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»