поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.05.2015 Мәдәният

Мәрьям Арсланова: “Әтиемнең сүзен үтим дип тырыштым”

Әлеге дикторның сөйләм осталыгына хәтта данлыклы оратор Левитан үзе бәя биргән! “Татарстан” радиосын кабызсаң, бүген дә аның җанга якын моңлы-ягымлы, йомшак тавышы агыла башлар кебек. Ул тавыш, салмак дулкыннарында тибрәтеп, элекке елларга – диктор ханымның тормыш юлдашы белән парлашып, “Тел күрке – сүз” тапшыруын алып барган, аларның туган телебезнең нечкәлекләре турында тыңлап туймаслык тәмле, үтемле итеп сөйләгән чорларына алып китәр сыман.

Бүгенге атнакич кунагыбыз – “Татарстан” радиосының элекке дикторы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтенсоюз радиосы һәм телевидениесе отличнигы, күренекле шәхес Мәрьям ханым Арсланова.

– Мәрьям апа, кызганыч, газета аша тавышны ишеттереп булмый, сезне хәтерләүче укучыларыбызга сөйләмегезне тагын бер кат тыңлатып, җаннарына ял бирер идек. Тавышыгыз һаман да бәрхет аһәңле икән.
 
– Рәхмәт җылы сүзегезгә, ул көннәрне сагынып сөйләргә генә калды шул, кай арада үткән дә киткән гомер! Ниләр генә кичерелмәгән... Ачлы-туклы балачак, әнидән аерылулар, үги әни “назы”, сугыш, әтисез калулар... Казан, күренекле шәхесләр белән очрашу, театр, радио, укытучылар белән эшләүләр... Уйласаң, бер кеше гомере өчен бик күп вакыйга кебек, ә шул гомер юлын йөгереп дигәндәй үтелгән...
 
– Кайдан башланды соң ул юл?
 
– Мин Кемерово өлкәсендәге Сарсаз дигән татар авылында туганмын. Әти ягыннан бабамнар анда – Башкортстаннан, әнинекеләр Татарстаннан, Сарсаз дигән авылдан килеп урнашкан. Әнинең әтисе, Даут бабам, бер минут та тик тора алмаучы бик уңган, тырыш кеше булган. Ул якларга Татарстаннан берничә гаилә килгән. Ялан кырга урнашып, землянкалар казып, яңа торак урыннарына да Сарсаз атамасы биргәннәр. Аннан йортлар салып, авылга мәчет төзеп, эш һәм гыйбадәтне бергә алып барып, мөселманнарча көн күрергә керешкәннәр. Даут бабам да мал асрап, иген игеп, умарта тотып, өч ул, өч кыз үстереп, аларны да эшкә җигеп, моңарчы казык та кагылмаган җирдән мул уңыш ала башлаган. Хәлле генә “кулак”ка әйләнгән: ике аты, ике сыеры, сарыклары, каз-үрдәкләре, умарталары, келәт тулы игене булган. Балаларын урнаштыра барган, татар кешеләренә өйләндергән, кияүгә биргән. Шулай матур гына яшәп ятканда, колхозлар оеша башлаган һәм бабамның мал-мөлкәтен алып чыгып киткәннәр... Иркен йортын контора иткәннәр, үзен улы өенә күчергәннәр.
 
Ә әтинең әтисе – Шәйхетдин бабам байлыкка әлләни исе китмәүче, зыялы, дөнья малына караганда гыйлем туплауны өстен күрүче кеше иде. Бабам бердәнбер улының (минем әтинең) укымышлы булуын теләгән дип беләм. Әти 1924 елда Казанга китеп, рабфакка укырга кергән. Шул елны Гәүһәр апам туган. Әти каникулларда Сарсазга кайтып йөргән. 1926 елда мин дөньяга килгәнмен. Әти әнине үзе янына килергә ничек кенә үгетләсә дә, әни ике бала белән Казанга чыгып китәргә тәвәккәлләмәгән. Аннан әти Казанда бүтән хатынга өйләнгән. Авылда мәчетне бетереп, аны мәктәп иттеләр. Анда зыялы, тирән белемле Сәгыйрь абый Тәминдаров укыта башлады. Апама ияреп, мин дә мәктәпкә укырга бара идем. Бервакыт әти авылга хатыны белән кайтты һәм алар Гәүһәр апамны алып китәргә булдылар. Аларны поездга озатырга бабай белән мин дә бардым. Әти мине поезд баскычына бастырды, ә мин – биш-алты яшьлек бала, вагон эчен күрәсем килеп, эчкә керүем булды, поезд кузгалып китте. Тәрәзәдән карыйм, әни әтигә: “Калдыр Мәрьямне, калдыр Мәрьямне!” – дип кычкырып елап ияреп бара...
 
Әтинең хатыны безгә якты чырай, тәмле ризык күрсәтмәде, мине аеруча яратмый иде. Әти көне-төне эштә, яклаучыбыз юк. Шуңа да мин өйдә тормаска тырыша идем. Әти безне урыс мәктәбенә укырга бирде. Авыр булды, без бит урысча белми идек. Шулай да укытучы апама рәхмәт яусын, тырышлыгымны күреп, ул мине өйгә килеп тә өйрәтеп йөрде. Аннан безнең янга авылдагы йортларын сатып, әтинең әтисе белән әнисе килде. Әти Матбугат йортында эшли иде, бабайны шунда швейцар итеп урнаштырды. Әмма бабай озак эшли алмады, каты чирләп, үлеп китте. Без дүртенче сыйныфта укыганда, 1937 елда, төнлә өч ир-ат килеп, өйне тентеп, әтине үзләре белән алып чыгып киттеләр. Нәнәй (без әбигә шулай эндәшә идек) елый, без елыйбыз – үзәк өзгеч күренеш инде... Шуннан юлга акча җибәреп, әни безне үзе янына, авылга кайтартты. Нәнәй Казанда калды. Аннан ул чирләп, сырхауханәгә эләккән. Без аның кая җирләнгәнен дә белмәдек...
 
Әтине 1940 елда төрмәдән чыгардылар. Ул төрмәдә бер гаепсезгә утыруы, авылга кайтып киткәнебез өчен безгә үпкәләве, әнисе үлгәнгә кайгыруы, аны карамавыбыз өчен безгә рәнҗүе турында әйтеп, хат яза иде. Гәүһәр җиде сыйныф тәмамлады да, бүтән укымады. Ә мин бик теләп, яратып укый идем. Әти мине гел үзе янына чакырып хат язды. Бервакыт вокзал начальнигына акча салам, ул сиңа билет алырга булышыр, аның янына кереп сөйләш дип язды. Мин әти янына барам дип, вокзалга җыенып килсәм, ул көнне сугыш башланган булып чыкты... Шулай итеп, әтине бүтән күрә алмадым. Ул иленә карата гомерендә дә яманлык кылмавын исбатлау, мир алдында үзен тагын да аклау өчен үзе теләп сугышка китте. Безне сагынуы, миңа алга таба да укырга кирәклеге турында хатлар язып торды. Сугышта батальон комиссары булган ул, бер хатында Татвоенкомат исеменә акча салуын әйтеп, әгәр исән-имин әйләнеп кайта алмаса, фатирын һәм шул акчаны тигез итеп бүлүне сорап язган иде. Ә ул акчаны алу өчен без – балаларының кайдадыр белем алуы шарт икән. Арада мин генә укый идем. Техникумнан белешмә алып килдем, әтинең хатыны белән кызы акчаны барып алдылар. Мин укыганга күрә генә бирелсә дә, ул акча миңа эләкмәде.
 
Әтиемнең мине укымышлы, гыйлемле кеше итеп күрәсе килә иде һәм мин гомер буе аның сүзен үтәргә тырышып яшәдем. Вакытымны юкка сарыф итмәскә, гел белем тупларга омтылдым. Сугыш вакытында заводта, зур станоклар артында токарь булып эшләргә туры килде. Юрга станциясендә механика техникумы ачылгач, анда укыдым. Беренче курсны “5”кә тәмамлап, ике айлык стипендия акчасын алып, җәйге каникулда, ниһаять, әтием чакырып та, мине көтеп ала алмаган Казанга китәргә карар кылдым. Ленин (хәзер Кремль) урамындагы 27нче йортны, элек үзебез яшәгән өч бүлмәле фатирны эзләп таптым. Казанда беренче укытучым Сәгыйрь Тәминдаровның кызы Рәшидә апа очрады, эшләргә теләвемне белгәч, театр училищесына секретарь-машинистка кирәклеген әйтте. Училищеның директоры – аның ире Сәет абый Булатов икән. Берничә көн эшләүгә, Сәет абый миңа шушы уку йортында белем алырга киңәш итте, шигырь ятлап килергә кушты. Хәзер үк сөйли алам дигәч, Ширияздан абый Сарымсаковны дәрестән чакыртып, Крыловның бер мәсәлен, Пушкин әсәрендәге Татьянаның Онегинга язган хатын яттан сөйләвемне тыңлагач, икенче көнне үк Сәет абый курсына укырга алдылар. Эшемне дә ташламадым.
 
– Мәрьям апа, булачак ирегез Айрат Арсланов белән дә шул училищеда танышкансыз икән...
 
– Әйе, табигый таланты сизелеп, коеп куйган артист икәне күренеп торган Айратны шунда ук икенче курска алдылар. Өч ел бергә укып, рольләрне бергә уйнасак та, аңа гашыйк булырмын дип уйламый да идем. Ә ул безнең өйгә еш килеп йөри, әле туган ягы – Башкортстандагы Балтач авылыннан килгән абыйсын йә апасын да ияртеп килә, әнисе пешергән перәннекләр белән сыйлый иде. 1949 елда училищены тәмамлаганда чыгарылыш спектакльләрендә дә Айрат белән бергә уйнадык. “Ташкыннар”да мин – Айсылу, ул – Мирвәли, Арбузовның “Яшьлек белән очрашу”ында мин кыз, ул егет булды. Бу спектакльләрне Мәскәүдә, Сәнгать хезмәткәрләренең үзәк йортында да күрсәттек әле. Уйнавыбызны бик югары бәяләделәр.
 
Бервакыт Айрат мине туган ягында узачак Сабантуйга чакырды. Аның әти-әнисе гади эшчеләр, әмма бик зыялы кешеләр иде, мине җылы каршы алдылар һәм безгә...никах укытып куйдылар. Шулай итеп, Казанга кайткач, без инде бергә яши башладык. Икебезне дә Татар дәүләт академия театрына эшкә алдылар. Биредә Фатыйма Ильская, Мәрзия Миңлебаева, Галимә Ибраһимова, Рәшидә Җиһаншина, Нәҗип Гайнуллин, Касыйм Шамил, Галия Булатова кебек күренекле артистлар белән якыннан танышып, бергә эшләргә насыйп булды, Шәүкәт Биктимеров белән театр училищесында бергә укыдык, дуслар идек. Айрат “Таһир-Зөһрә” спектаклендә Таһир ролен искиткеч талантлы уйнады. Ташкентка, Уфага гастрольгә бардык. Шактый рольләр башкарырга, коллективка ияләшергә өлгергән идек инде, әмма театрда фатир бирелмәячәк дигәч, Айрат “Татарстан” радиосында эшләде. Без бу вакытта әтинең фатирында яши идек. Олы кызыбыз Гөлнар 1952 нче елда шунда туды. Ул Казан дәүләт педагогия институтын, аннан аспирантура тәмамлап, хәзер Казан федераль университетында чит телләр укыта, доцент. Әтием кебек баштан-аяк эшкә чумган, студентлар, аспирантлар бик яраталар үзен.
 
...Аннан безгә радиодан 13 квадрат метрлы бүлмә бирделәр, икенче кызыбыз Алсу шунда дөньяга килде. Ул да галимә булып иреште – Ленинград дәүләт университетында Шәрыкъ факультетын, Мәскәүдә аспирантура тәмамлады, Әфганстан һәм Иран тарихы буенча гыйльми хезмәт язды, Иран президенты кулыннан махсус бүләк алу бәхете дә елмайды үзенә, хәзер Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшли.
 
...Кечкенә бүлмәдә яшәгән еллар аеруча бәхетле чаклар булып истә калган. Мостафа Ногман, Рөстәм Яхин, Нияз Даутов, Разыя апа белән Усман абый Әлмиев, Диләрә һәм Равил Тумашевлар, Рәшидә апа белән Сәет абый Булатовлар безне якын күреп, кунакка килеп йөриләр иде.
 
Айрат киткәч, миңа театрда эшләүнең кызыгы, яме калмады. Кызларыбызны да карарга кирәк иде, шулай итеп, мин дә китеп бардым. Рәшидә апа Җиһаншина бик ачуланды бу гамәлем өчен. Үзем дә еш үкендем театрдан киткәнемә, эшемне бик ярата идем. Читтән торып, Казан педагогия институтын тәмамлаган идем, шуннан 113нче мәктәптә ике ел рус теле укыттым. Аннан бер танышым “Татарстан” радиосына диктор кирәк дигәч, барып карыйсы иттем. Тавышымны ошаттылар, сөйләм осталыгын, дикцияне югары бәяләделәр һәм диктор итеп алдылар. Ул чакта әле җырчы Флера Сөләйманова да радиода оператор булып эшли, тапшыруларның музыкаль бизәлеше өчен җавап бирә иде. Мине гел аңа охшаталар, аның белән бутыйлар иде. Бервакыт Айрат алып бара торган концертны карарга дип, Камал театры залына кереп киләм (ул вакытта Айрат Татарстан филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли иде инде), шунда берничә тамашачы сикереп тормасынмы: “Флера ханым, сез бүген җырламыйсызмыни?” – диләр...
 
Рус телен яхшы белүем дикторлык хезмәтемдә дә бик ярап куйды: русча текстлар да укырга туры килә иде. Аннан элек телевидение, радио дикторлары Мәскәүгә барып, биш елга бер тапкыр сөйләмне камилләштерү курсларында укыйлар иде. Анда Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан – илнең төрле почмагында эшләүче дикторлар килә иде. Алда – Юрий Левитан, Ольга Высоцкая, Георгий Шумаков кебек данлыклы диктор-ораторлардан торган жюри утыра, сиңа текст бирәләр һәм аны ничек укуыңны тыңлыйлар, бәялиләр. Берсендә шулай жюри әгъзалары башларын аска игәннәр, тыңлыйлар. Мин текст укый башлаган идем, берзаман дәррәү башларын күтәрмәсеннәрме! “Йә, Хода, нәрсәне дөрес әйтмәдем икән?” – дип, йөрәгем табаныма төшеп китте. Баксаң, алар минем русча текстны акцентсыз укуыма гаҗәпләнгәннәр икән. “Үзегездә текстларны нинди телдә укыйсың?” – дип кызыксындылар. “Күбесенчә – татар телендә, русча да укырга туры килә”, – дидем.
 
– Мәрьям апа, радиоэфирда ялгышкан чакларыгыз булмадымы? Сезне тавышыгыздан таныйлар идеме?
 
– Хаталар булгандыр инде, хәзер искә генә төшми. Берәр хата җибәрсәң, “летучка”да шуны тикшереп, оялталар, шелтә белдерәләр иде. Аннан соң элек дикторларны җиз иләктән үткәрәләр, таләпләр зурдан иде. Хәзер алай түгел ахрысы, ник дигәндә, телгә, сөйләмгә саксыз, ордым-бәрдем мөнәсәбәт сизелә.
 
Ә таныйлар идеме дигәндә, бервакыт троллейбуста кем беләндер сөйләшеп кайтып барам шулай, кинәт биш-алты яшьләрендәге бер малай: “Әни, мин бу апаны беләм, ул радиодан сөйли”, – диде. Ул сукыр малай икән, шундый кызгандым үзен... Хәзер ничектер, ә элек дикторларга хөрмәт, ихтирам зур иде. Халык безгә атап хатлар яза, кайсы мактый, кайсы тәнкыйтьли, “Тел күрке – сүз” тапшыруына карата фикер уртаклашучылар аеруча күп иде. “Татарстан” радиосында 25 ел эшләдем. Хезмәтемне бик яраттым, коллектив әйбәт иде. Роберт Әхмәтҗанов, Рафаэль Ильясов, Эльс Гадел, Фоат Галимуллин (әле яшь булып, миннән соңрак килсә дә, татар теле нечкәлекләренә мине Фоат Галимуллин өйрәтте, рәхмәт яусын үзенә, әле дә онытмый, килеп, хәлемне белеп тора, “Татарстан” дәүләт теле-радио компаниясенең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов та онытмый, рәхмәт яусын), Җәүдәт Дәрзаманнар белән бергә эшләргә, Җәүдәт Фәйзи, Исмай Шәмсетдинов, Заһид Хәбибуллин кебек күренекле композиторлар һәм бик күп танылган артистлар, язучылар, журналистлар белән аралашырга туры килде. Пенсиягә чыккан дикторлар эштән китәргә тиешләр иде. Мин өйдә кул кушырып утыруны күз алдыма да китермичә, Мәгариф хезмәткәрләре йортында сәнгатькә гашыйк укытучылар белән эшли башладым. Сәнгать җитәкчесе булдым, татар һәм рус хорлары, укытучыларга төрле телләр өйрәтү курслары, кызыклы очрашулар оештырдым. Шунда янып-көеп, дәртләнеп, яратып 15 ел эшләдем. Кызганыч, ул йортны яптылар...
 
P.S. 60 ел бергә гомер кичергән ире – тиңдәшсез нәфис сүз остасы, РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Айрат Арсланов вафатыннан соң (2010 ел) Мәрьям апа ике кызы белән гомер кичерә икән. Белемле, зыялы кызлары аңа иптәш тә, ярдәмче, киңәшче, сердәшче дә. 
 
Югарыдагы фотода Мәрьям Арсланова эш урынында – радиостудиядә. 1976 ел.
 
 
Мәрьям ханым кызлары Гөлнар һәм Алсу белән.
 
 
Мәрьям (сулда) белән Гәүһәр әтиләре янында. 1936 ел.
 
 
Мәрьям Арсланова ире Айрат Арсланов белән. 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 15 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»