• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 24 Май Кафил Әмиров
  • 24 Май Хәмдүнә Тимергалиева
  • 24 Май Алмаз Миргаязов
  • 24 Май Индус Таһиров
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Миргазыян Юныс (1927-2014)
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 25 Май Илфир Якупов
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

11.05.2015 Мәгариф

Татар теле укытучылары да уяна башлады

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестларга әзерләнү өчен укучыларга җыентыклар җитәме? Укытучылар имтиханга өйрәтүнең нечкәлекләрен беләме? Әнә шундый милли мәгариф проб­лемалары хакында “Гыйлем” нәшрияты җитәкчесе Рузилә Галләмова белән әңгәмә корырга булдык.

– Рузилә ханым, республикада бары сезнең нәшрият кына татар теленнән тест җы­ен­тыклары, ярдәмлекләр, кул­ланмалар чыгара. Бу эшкә ничек керештегез?

– Бу юнәлештә эшли башлавыбыз татар теленең үсеш алган елларына барып тоташа. Татар мәктәпләре, татар сыйныфлары арткан, рус мәктәпләрендә дә татар теле укытыла башлаган ул елларда мәктәпләрдә татарча кулланмалар, чыннан да, юк дә­рә­җәсендә иде. Без татар теле һәм әдәбияты укытучыларының их­тыяҗын күздә тотып эшлибез. Теләгебез – булдыра алганча, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү, яңалык тәкъдим итү һәм бигрәк тә рус балаларында татар теленә кызыксыну уяту. Башлангыч сыйныф укучылары өчен дәфтәрләр булдырдык. Тест җыен­тыкларын әле яңа формада имтиханнар турында сүз дә булмаган елларда беренчеләрдән булып әзерлә­дек. Башта тел белеменең төрле бүлекләренә караган, аннан аерым сыйныфлар өчен тест җы­ентыклары чыгардык. 4 нче сыйныфта тест кертелгәндә, безнең җыентыклардан файдаланган укытучылар да, укучылар да бу сынауга әзер иде, әйбәт нәтиҗәләр күр­сәттеләр.
 
Тугызынчы сыйныфтан бер­дәм республика тесты үтү өчен кулланмаларга килгәндә, бу – шушы эшебезнең дәвамы кебек булса да, күпкә катлаулы, җитди эш булып чыкты. Вакытның бик аз булуы да авырлык тудырды. Ул елда яңа форма имтиханның ничек булуын белмәүдән, билге­сезлектән йөдәгән укытучыларга ярдәм итми мөмкин түгел иде. Татар теле өч төркемгә бүленеп өйрәнелгәч, шул кыска гына вакыт эчендә берьюлы өч төрле җыентыкны да әзерләргә туры килде. Безнең өчен бу зур сынау булды. Иң зур рәхмәтләрне дә шул вакытта ишеттек. “Сез булмасагыз, нишләр идек икән?!” – диюче укытучылар күп булды.
 
Министрлыкта, тест үтүне яки белемнәрне тикшереп алуны һәр сыйныфта кертергә кирәк, диләр. Бу җәһәттән безнең инде укытучылар өчен җыентыгыбыз әзер. 5–11 нче сыйныфларда һәр чирек ахырында белемнәрне тикшереп алу өчен “Контроль эшләр һәм диктантлар җыен­тыгы” (авторлары – Хафизова Г.С., Якубова Н.Г.) укытучылар кулына инде барып та иреште.
 
– Сез ничек уйлыйсыз: тестлар белән генә баланы белем тупларга өйрәтеп буламы?
 
– Юк, әлбәттә. Тест бит ул – туп­ланган белемне тикшерү ысулы гына. Димәк, башта белемне ныгытып тупларга, яхшы база булдырырга кирәк. Мәсәлән, “Фонетика“ бүлеген өйрәндек, тестлар яр­дәмендә белемне тикшереп алабыз, аннан “Мор­фология“не узгач шулай ук эшлибез, ягъни һәр бүлекне ныгытып өй­рәнгәч кенә, демоверсия формасына күчәргә мөмкин. Ми­немчә, шушы тәртиптә әзер­лән­гәндә генә нәтиҗә уңай булачак. Бөтен көчен һәм вакытын бары тестлар аша гына укучыларны өйрәтүгә сарыф иткән укытучылар нык ялгыша, минемчә. Бу – белем бирү түгел, ә тикшерү ысулы. Бәлки, тест үтү ысулы укучының белемен ачыклап та бетерә алмыйдыр, тик имтиханда инша өлеше бар. Анда баланың белем дә­рәҗәсе дә, лексик тел байлыгы да, фикерли алу дәрәҗәсе дә ачык­лана.
 
– Татар теленнән имтиханны яңа формада тапшыруны туган тел укытучылары ничек кабул итте?
 
– Төрлечә, әлбәттә. Традицион имтиханнарны сагынучылар да бар. “Яңа форма кертелгәч, уку­чыларның, әти-әниләрнең татар теленә карашлары үзгәрде, кызыксынулары артты”, – дию­челәр дә бар. “Мәктәптә татар теле укытучысының дә­рәҗәсе үсте, әлегә кадәр безнең барлыкны бел­гән кеше дә юк иде”, – диючеләр булды хәтта. Татар теленә, татар теле укытучыларына, чыннан да, игътибар артты. Мин бик күп укытучылар белән аралашам. Алар­ның һәркайсы үз эшенең остасы булуга иманым камил. Шуңа күрә кайбер сайтлардагы: “Безнең татар теле укытучысы дәрес буе йок­лап утыра”, – дигән язмаларга гаҗәпләнә идем.
 
Хәзер күрәм: андый укытучылар да булган икән, алар да “уянды”. Инде дүртенче ел имтихан яңа форматта тапшырылуга карамас­тан, шушы көнгә кадәр демовер­сиянең нәрсә икәнлеген, аның ел саен үзгәреп торуын, һәр ел министрлык сайтына куелуын бел­мәүчеләр, аны сайтта таба алмаучылар булуы да ачыклана. Шунысы сөенечле: кызыксынып шалтыраталар. Тест формасы укы­ту­чының да эш нәтиҗәсен күрсәтә бит. Бәлкем, районнардагы милли мәгариф эше буенча мето­дист­ларның аң­латуы җитеп бетмидер. Гомумән, татар теле һәм әдәбияты укытучылары бе­лән методист­ларның барлык проблемаларны уртага салып хәл итүе кирәк.
 
– Укытучыларны бүген нин­ди проблемалар борчый?
 
– Галимнәребезнең уртак бер фикергә килә алмаулары мәктәп өчен төрле кыенлыклар тудыра, бер үк тема төрле дәреслекләрдә, авторына бәйле рәвештә, төр­лечә аңлатыла. Мәсәлән, аваз ияр­тем­нә­ренә бәйле мөстәкыйль сүз төр­кемнәренең саны төрле дәрес­лектә төрлечә бирелү, анализ ясау тәртибе, транскрип­циядә [а]ның [о]лашу күренеше һ.б. Галимнәр­нең һәркайсының үз фикере булу кирәк, әлбәттә. Ләкин төрле карашларны югары уку йортында филологлар гына өйрәнергә тиеш, минемчә. Ә мәк­тәптә бер төрле генә өйрәнелергә тиештер. Бу мәсьәләне министрлыкта күз уңын­да тотсыннар иде. Шулай ук мәктәпләр өчен расланган орфографик сүзлек булмавы да борчый. Соңгы елларда яңа сүзләр, сүзләрнең язылышына караган төрле фикерләр бик күбәйде. Һәр нәшрият үз сүзлеген чыгара. Йә Ходам, ул сүзлекләр арасында ниндие генә юк, аларда нинди генә сүзләр юк! Расланган сүзлек булмагач, мәк­тәп укучысы барлык сүзлек­ләрдән дә кулланырга хак­лы. Бу олимпиада эшләрен, со­чинение­ләрне бәяләгәндә бигрәк тә мөһим. Расланган орфографик сүзлегебез дә булмау мактанырлык хәл түгел, әлбәттә.
 
Күп проблемаларны чишәргә алынып, кыска гына вакыт эчен­дә инде шактый уңай нәти­җәләргә ирешкән бүгенге минис­трыбызга зур өметләр баглыйбыз. 15-20 еллык, инде чише­лешенә өметебез дә сүнгән әлеге проблемаларны күтәрүем дә шул сәбәптән.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 64 | 08.05.2015
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом