поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.05.2015 Җәмгыять

Шашлык кыйммәткә төшмәгәе

Күптән түгел Апас районының Шонгаты авылында аздан гына янгын чыкмый калган. Чүп-чар яндырганда ут коры үләнгә дә күчкән. Утны вакытында сүндереп өлгергәннәр. Апрель аенда Яшел Үзән, Лениногорск, Сарман, Кама Тамагы, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Кукмара рай­он­на­рында да шундый 38 очрак булган. Коры үлән, чүп-чар яккан өчен 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Югыйсә Татарстанда әле 23 мартта ук янгынга каршы махсус режим кертелгән иде.

Шашлыкның бәясе – 4 мең сум

Гомумән алганда, ел башыннан Татарстанда 909 янгын очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев җиткерде. Иң күп янгын чыгу очраклары Әлмәт, Кама Тамагы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Мөслим районнарына, Чаллы, Казан шәһәрләренә туры килә. Кызганыч, корбаннар да бар. Утлы фаҗигаләрдә 89 кешенең гомере өзелгән, 140 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Һәр очракта да янгын чыгуның төп сәбәпчесе – кеше үзе. Кемдер, кайдадыр игътибарсыз кыланган.
 
Ә белгечләр язгы чорда аеруча игътибарлы булырга куша. Хәзерге вакытта Татарстан террито­рия­сен­дә бернинди дә учак ягарга яра­мый, хәтта үз бакчаңда да. Мо­ның өчен 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар өчен ул 15-30 мең сум, юридик затлар өчен 400 мең сумнан башлап 500 мең сумга ка­дәр тәшкил итә. Учак ягып, шашлык кыз­дырып каршы алына торган май бәйрәмнәрендә күзәтү эшләре аеруча җитди алып барылачак. Шул рәвешле, шашлык пешерү­че­ләргә карата да штрафлар зур быел.
 
Куркыныч яный
 
Коткаручылар республикада янгын куркынычы аеруча зур булган урыннарның исемлеген дә төзегән. Шул рәвешле 86 торак пункт исәпкә алынган. Брифингта катнашкан урман хуҗа­лыгы министры Алмас Нәзиров сүзлә­реннән аңлашылганча, 6 урман хуҗалыгы кишәрлеге (Әгерҗе, Шәһәр яны, Яшел Үзән, Алабуга, Лубян урманчылыгы, Арча ур­ман­чылыгының бер өле­ше) аеруча зур куркыныч астында. Янгын ут белән саксыз кылану аркасында гына түгел, гап-гади пыяла аркасында да чыгарга мөмкин. “Үз күзем белән күр­мәсәм дә, пыяла кызып, коры үлән янып китү очраклары турында беләм”, – диде министр. Урманнарда андый-мон­дый янгын чыга калса, бүген республикада алты меңгә якын кеше “кызыл әтәч” белән кө­рәшергә әзер тора, моның өчен махсус 760 автотехника, 2 вертолет, 5 янгын сүндерү поезды һәм 1 катер әзерләнгән. Соңгы дүрт ел эчен­дә Россия урманнарында ике меңгә якын янгын чыккан, нә­ти­җәдә 450 меңнән артык гектарда урман янып көлгә әй­ләнгән. “Бездәге урманнарның өчтән бер өлеше кадәр бу, – ди Алмас Нә­зиров. – Соңгы дүрт ел эчендә Татарстан урманнарында бер янгын да теркәлмәде. Урман ян­гыннары­ның күбесе нәкъ менә корыган үләнгә ут төртү нәти­җәсендә башлана. Шуңа күрә быел республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов республикада кип­кән үләнне яндыруны тыю турында күрсәтмә бирде”.
 
Һава торышына карап
 
Янгынга каршы махсус ре­жим­ның күпме дәвам итәчәге әлегә билгеле түгел, барысы да һава шартларына бәйле булачак. Әйтик, узган елда ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам иткән. Әмма режим кертелде дә мәсьәлә хәл ителде дигән сүз түгел. Авылларда, мәсәлән, корыган үлән, агач ботакларын тутырырга махсус тимер савытлар юк, чүп чыгару тәртибе эшләнеп бетмәгән. Шулай булгач, әйләнә-тирәсендә тәртип урнаштырырга теләгән кеше нишләсен? Чүпне үз бакчасында яндырудан башка чарасы калмый. Бер яктан, чистарынмыйча булмый, ә икенче яктан, ут ягарга ярамый. Дөрес җавапны һәркем үзе сайлый. Әмма ул җавап фаҗигагә генә китермәсен иде. Штрафтан куркынычрак нәрсәләр бар бу дөньяда. 

Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 64 | 08.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»