|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2015 Тарих
Рокоссовский аңа үз орденын бүләк иткәнМаршал Рокоссовскийның шәхси орденын – Кызыл Йолдыз орденын иң кадерле бүләге итеп саный ул. Азнакай районының Әгерҗе авылыннан Бөек Ватан сугышына өч дистәгә якын ир-ат китә. Шуларның бары тик өчесе генә исән-имин әйләнеп кайта. Аларның берсе – танк экипажының йөртүче механигы булып хезмәт иткән Сөнгат Кадыйров. Хәер, сугыш аның өчен инде Юрий Левитан радиодан сугыш башлану турында кайгылы хәбәр җиткергәнче үк башланып китә. Бер ел алданрак эшче-крестьяннар Кызыл Армиясенә хезмәткә чакырылган була ул. Үз теләге белән броньнан баш тарта. Хәзер моны күз алдына да китерү кыен... – “Ак билет” белән йөрү оят булыр дидем, бигрәк тә кызлар алдында, – дип елмая ветеран.
Әти-әнисе өлкән яшьтә булу сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителеп, рәхәтләнеп колхозда (сугышка кадәр комбайнчы булып эшли) гына да калган булыр иде югыйсә. Тик 1940 елда Азнакай районы хәрби комиссариатына әтисе белән бергә килеп, ата кеше улының солдатка алынуына ризалыгын белдерә...
Сөнгат Байкал аръягы төбәгендә “учебка” үтеп, сержант була һәм 17 нче мотоукчылар дивизиясенең танк полкына (1941 елның май башында Кавказга күчерелергә тиеш була) билгеләнә. Әмма сугыш башлана... Шулай итеп, ул сугышның беренче көннәрендә үк танк дивизиясе составында сугыш утына керә – танк экипажының йөртүче-механигы булып Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә.
Хәзер генә ул яшьләр, экипаж командирлары сыман кыланып, көне-төне компьютер челтәрендә танклардан виртуаль “дошман”ны кыра, очко җыя. Ә менә чын танкистлар, үткәндәге сугыш геройлары танклардан атуны коточкыч төш кебек кенә күз алдына китерә. Сугыш җәрәхәтләреннән әле һаман кан саркый шул... Сөнгат Кадыйров инде 29 июньдә үк Орша янындагы зур сугышка керә. Белоруссия шәһәрчеге тирәсендә җирдән дә, һавадан да һөҗүм алып барылган канкойгыч сугыш була бу. Шәһәрне мотоукчылар, артиллерия һәм танк частьлары саклый. Сөнгат Кадыйров бу көннәрдә утаткыч химик танк “иярендә” сугыша.
– Бик ышанычсыз техника иде, чөнки әз генә ут эләгүгә үк дөрләп кабынып китә, – дип хәтер йомгагын сүтә ветеран. – Эчендә 360 литр яна торган матдә – утаткыч өчен түбән сортлы бензин. Сугышта алар шырпы кебек янды.
Шуннан инде җиңелүләр ачысын татып, Мәскәүгә кадәр чигенергә туры килә. Ә 1942 елның башында сержант Кадыйров 42 нче гвардия танк бригадасы составында Харьков тирәсенә килеп эләгә. Канкойгыч сугышлар, чолганыштан чыгу... 1943 елның башында Ельня тирәсендә беренче тапкыр җәрәхәтләнеп, госпитальгә эләгә.
Аның сугышчан биографиясендә ныклыгына һәм искиткеч батырлыгына соклану тудырырдай данлы сәхифәләр бик күп. Ул Мәскәүне саклауда, Украинаны азат итүдә катнаша. Әмма үзенең сугыш биографиясендә иң әһәмиятле вакыйга итеп Курск дугасындагы сугышны саный. Хәер, әлеге сугыш – бөтен ил өчен Советлар Союзының фашистлар Германиясен җиңүгә таба юлында иң мөһим этапларның берсе. Танк сугышында җиңүләр Икенче бөтендөнья сугышында Советлар Армиясе өчен бик зур әһәмияткә ия була.
– 17 июльдә безнең танклар һөҗүмгә күчте, – дип искә төшерә шул дәһшәтле елларны Сөнгат Закирович. – Минем танк иң алда барганлыктан, фашист утына беренче булып эләкте.
Сержант Сөнгат Кадыйров яна башлаган танкын дошман техникасына юнәлтә. Шул рәвешле фашист танкын юк итеп, могҗиза белән генә исән кала. Аягы нык җәрәхәтләнә, бит-куллары бик каты пешә. Шулай итеп ул Прохоровка авылы тирәсендәге медсанбатка эләгә. Үзе өчен иң кадерле бүләген дә нәкъ менә шунда ала. Яралы солдатларның хәлен белешергә килгән маршал Рокоссовский, үзенең Кызыл Йолдыз орденын күкрәгеннән алып, солдатның хастаханә күлмәгенә тагып куя. Хәрби начальникның: “Батырлыгың өчен һәм фашист танкларын ничек юкка чыгарырга икәнен башкаларга күрсәткәнең өчен рәхмәт, сержант”, – дигән сүзләре яшь танкистның күңелендә мәңгегә сеңеп кала.
Дәүләт алга таба да С.Кадыйровның фидакарьлеген югары бәяли: танкист сугышчан батырлыклары өчен “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен” медальләре, күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Сөнгат бер ел госпитальдә дәваланганнан соң, 1944 елның мартында, Владимир шәһәренә укыту-өйрәтү максатындагы танк полкына инструктор итеп җибәрелә. Биредә ул яшь солдатларны танк йөртергә өйрәтә һәм сугыш беткәнче Совет Армиясе өчен механик-йөртүчеләр әзерли. 1946 елның маенда гына сугыштан кайта.
...Сөнгат Кадыйров 1964 елда Бөгелмә электр челтәрләренә килеп, пенсиягә чыкканчы – егерме ел буе биредә хезмәт куйды. Башта машина йөртүче, шуннан соң оператив-күчмә бригаданың шофер-монтеры, аккумуляторчы булып эшләде. Югары дәрәҗәдә һөнәри осталыгы, шул ук вакытта тыйнаклыгы, эшлекле, булдыклылыгы белән эштә абруй казанды, яшьләрнең менә дигән остазы да булды.
Сөнгат Закир улы гаиләсеннән дә уңды: хатыны Өммегөлсем Сабировна белән (1946 елда өйләнешкәннәр) өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерде. Хәзерге вакытта Сөнгат аганың өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Кыскасы, тормыш дәвам итә. Бу җирдә тынычлык мәңгелек булсын өчен тырышкан кешеләрнең нәкъ менә берсе ул.
Сөнгат Кадыйров еш кына фронтташ дусларының фотоларын карап, истәлекләргә бирелергә ярата. Алар бергәләп Мәскәүне сакладылар, Украинаны азат иттеләр, Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнаштылар. Сөнгат абый бу батырлыклар хакында хәзер балаларга сөйли. Мәктәпләрдә очрашуларга бик еш чакыралар аны. Ул сүзен гел: “Сугыш афәтен башка күрмәсәк иде”, – дип төгәлләп куя.
1
2
|
Иң күп укылган
|