|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2015 Җәмгыять
Фәкыйрьләрне кем санады икән?Ел башында матбугатта хәзерге тормышыбыз өчен сөенерлек статистика мәгълүматлары күренеп киткән иде. Ничек сөенмисең ди инде, фәлән ел саен кабатланып торган кризиска карамастан, соңгы 11 ел эчендә илебездәге ярлылар саны өч тапкырга кимегән ләбаса. Республикабыз башкаласы Казан өчен аерата сөенерлек: Русиядәге иң бай тормышлы биш шәһәр исемлегенә керткәннәр аны. Безнең Чаллы шәһәренә тыйнаграк бәя биргәннәр-бирүен, нибары 21нче урын гына тәтегән. Шулай да канәгатьләнерлек, чөнки берничә йөз шәһәр арасында мондый урын биләү теләсә-кайсы шәһәргә тәтеми. Әлеге статистика мәгълүматларын укуы кызык булса да, баш миен бер уй тинтерәтә башлый – илдәге фәкыйрьләрне кем, ничек санады икән? Әйтик, мин яшәгән подъездда 15 фатир, ә мин шуларның кайсы ярлы да, кайсы бай икәнен һич кенә дә әйтеп бирә алмаячакмын. Ә монда бөтен илдәге фәкыйрьләрне санап чыгарга кирәк, әле бер генә тапкыр да түгел бит, исәп-хисапны 11 ел буе алып барганнар. Баш ватып утыра торгач, үзебезнең мәхәллә буенча гына фикерли башлыйм. Узган ел мәхәлләбез тирәсендә бик нык фәкыйрьләр исемлегенә кертердәй биш кеше йөргән иде. Аларның икесе сукбай, иртән-иртүк подъездлар каршындагы чүп-чар бакларында актарынып чыгалар. Өчесенең исә яшәр урыннары бар, күрәсең, алары бераз соңрак пәйда була. Өчнең берсе – хатын-кыз. Бу өчлек сукбайлар шикелле чүп-чар багында казынмый, ә үткән-сүткән кешедән, кулын сузып, акча өмет итә. Дөресрәге, күбрәк өчлекнең хатын-кызы теләнә. Тамаклары ачтыр дип әйтерлек түгел, чөнки кулларына җитәрлек сумма керүгә үк, алар якындагы кибеткә баш төзәтергә китәләр. Беркайда да эшләмәгәч болар барыбер дә хәлле кешеләр исемлегенә керә алмый инде, кесәсендә акчасы юк кеше фәкыйрь булмый кем булсын?
Илдә ярлылар кими икән, әлеге төркемдәгеләрнең саны быел бераз кимергә тиеш кебек югыйсә, ләкин безнең мәхәлләнең хәер сорашучылар төркеме, моны инкарь итеп, киресенчә, арту ягына гына авышты. Болай да күз көеге булып йөргән төркемгә быел тагын берничә кеше өстәлде. Шуларның икесе әле былтыр гына да эшләп йөри иде. Икенең берсе – ике метрга якын гәүдәле ирнең кулы эш белми дип әйтеп булмый, берничә ел элек су торбаларын алыштырып эшләп йөрде. Быел инде аның эшләгәне күренми, вакытын иртәдән кичкә кадәрле кибет тирәләрендә киләп-сарып уздыра. Моңарчы ничә еллар ишегалды себерүче булып эшләп йөргән ханым да эшсез ахры хәзер, ул да, әнә, шул мәхәлләдәге кибетләр тирәсендә әйләнгәләп йөрүчеләр төркемендә күренгәли башлады. Билгеле инде, кибет тирәсендә киләп-сарып йөргән өчен генә акча түләмиләр, очраклы керемгә, таныш-белештән соранып алган вак-төяк сумнарга өмет итәләр алар. Болар да тормыш төбенә, фәкыйрьлеккә төшеп баручылар.
Атнаның берничә көнендә шәһәрнең бүтән мәхәлләләреннән килгән “гастролерлар” да күренгәләп ала. Бала рәсеме тотып кибет төбенә килеп басучы ханым байтак еллар инде кулын сузып акча теләнә. Мин аны шәһәрнең башка мәхәлләләрендә дә очратканым бар. Гаеп итеп булмый, бәлки әлеге ханымның, чыннан да, матди ягы бик начардыр. Бер әби дә ияләште мәхәлләбезгә. Күзлегенең бер пыяласы ягына һәрвакыт кулъяулыгы кыстырылган була аның. Сүз белән сорамый ул, кулын гына суза. Кулына вак акчалар салып китүчеләр булгалап тора. Халык йөри торган сукмак буенда, график буенча диярсең, хәер сорашучы әллә кемнәр күренгәләп китү дә гадәти күренеш хәзер.
Мин боларны халыкның тормышы яхшыруы турындагы статистика мәгълүматлары белән килешеп бетмәгәнгә күрә язам. Әнә, азык-төлек кибетләренә кадәр бушап калды хәзер, эшләп йөргән кеше дә анда керергә бик атлыгып тормый, чөнки әйбер бәяләре нык күтәрелде, ә хезмәт хакы бер урында таптанса бер хәл, әле кимү ягына авыша бара. Халык бай яши башлады дип, нигә кешеләрнең күзенә төтен җибәрергә?
Шулай да фәкыйрьлек нәрсә соң ул? Социологик сорашулар барышында халыкның 85 проценты бик тә начар туклану – фәкыйрьлекнең бер билгесе, дип белдергән. Шулай ук торак шартларының хәл ителмәве, эшсезлек, кыйммәтле дарулар сатып алып булмау, яхшы табиб ярдәмен ала алмау, сыйфатлы өс һәм аяк киеме сатып алу мөмкинлеге булмау, балаларны тиешле шартлар тудырып үстерүгә, тәрбияләүгә, белемле итүгә акча җиткерә алмау кебек шартлар да фәкыйрьлек билгесе икән. Балалары саны өч һәм аннан артыграк гаиләләрнең яртысы ярлылар категориясенә күчә дип фикер йөртүчеләр дә җитәрлек. Гаиләдә даими рәвештә дәвалауга мохтаҗ авырулар булу да, даруларга, дәваларга, махсус туклануга зур чыгымнар таләп ителү сәбәпле, фәкыйрьлек чиген атлап чыгарга ирек бирмәвен һәркем аңлап тора.
Шулай да фәкыйрьлек турында төгәл генә әйтеп булмыйдыр, кем ничек уйлый бит. Илдәге ярлылар санын да беркем дә, беркайчан да төгәл генә санап чыга алмаячак. Кеше тормышы өчен иң мөһим факторлар – баш өстеңдә түбә булу, тормыш алып барырлык хезмәт хакы түләнә торган эшкә йөрү, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ашарыңа аш, киенергә киемең булу. Ходай шулардан аермасын. Ә фәкыйрьлек терминына килгәндә, ярлы үзен – бай итеп, бай исә ярлы итеп тә тоярга мөмкин. Монысы һәркемнең үз тормышы турында ничек фикер йөртүенә бәйле.
Җәүдәт ХАРИСОВ |
Иң күп укылган
|