|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2015 Җәмгыять
Сезнең өйдә хәтер сакланамы?Иртәгә Бөек Жиңүгә 70 ел тула. Тыныч тормышта яши башлавыбызга да җиде дистә ел вакыт үтеп киткән. Шулай да бүген шушы иминлекнең нинди корбаннар хисабына яулап алынганлыгын искәртеп торган сугыш хәтере акрынлап җуела бара сыман. Бу көннәрдә Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Тикшеренү барышында респондентларның 79 проценты туганнары арасында сугыш афәтен үтүчеләр барын белдергән. Шуларның нибары 29 проценты гына якыннарының кайсы фронтта сугышканын, нинди операцияләрдә катнашканын атый алган. Респондентлар арасында өендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле фото, медаль, хат кебек истәлекле әйберләр саклаучылар (42 процент) да бар. Ә сезнең өйдә хәтер сакланамы? Рушан ХАНТИМЕРОВ, “Болгар” радиосы ди-джее:
– Ике дәү әтием дә сугышта катнашкан. Алар икесе дә мин кечкенә чакта вафат булган. Кызганыч, бабайларымның кайсы операцияләрдә катнашканын әйтә алмыйм. Бабай сугыш турында сөйләргә яратмаган. Бер дәү әтинең Германиядә әсирлектә булганын гына беләбез. Әтиемнең абыйсы сугышта хәбәрсез югалган. Аны күпме генә эзләргә тырышып карасак та, нәтиҗәсе булмады.
Рәмзия МӘҖИТОВА, Яшел Үзән районының Олы Яке авылы мәдәният йорты хезмәткәре:
– Әниемнең әтисе Шәйхегалиев Гыйздулла Бөек Ватан сугышында катнашкан. Гыйздулла бабай пулеметчы булып хезмәт итә, 1944 елда Ленинград блокадасыннан Минзәлә районы Әтрәкле авылына кайта. Монда ул басу каравылчысы булып эшли. Шулай бер көнне борчак саламы эскертен күчергәндә, борчагы коелып кала. Бабайны ике апага борчак җыйдырган өчен төрмәгә утырталар. Ул 1947 елда шунда үлә. Бабайның: “Иптәшем пулеметымны өстерәргә булышса, блокадада калмый идем”, – дигән сүзләрен туганнарыбыз белән әле дә искә алабыз. Безнең бөтен хатирәләрне бабайның сеңлесе Гөлсинә апа саклый. Анда бабайның туганы Мөстәкыйм абыйның Суслонгердан язган өчпочмаклы ике хаты, фотосы бар.
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ, бакчачы, галим:
– Безнең нәселдә сугышта катнашкан батырлар күп. Әти Белоруссия фронтында Власов армиясендә сугышып, исән кайтты. Аның медальләре өйдә әле дә саклана. Украина фронтында Каменец-Подольск шәһәрен азат итүдә катнашкан туганыбыз Миннегали абый да сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Әтинең энесе Миннегыйлем абый, әни ягыннан туган Шәйхеразый абый гына яу кырында калды. 1968 елда Финляндиягә барганда, Выборг шәһәрендә тукталдык. Әнинең бертуган энесе Асылгәрәй абыйның шушы тирәдә күмелгәнен белә идем. Туганнар каберлегендә йөргәндә, аның каберен табып, туган якка туфрагын алып кайттым.
Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:
– Сугышта радист булган Нурмөхәммәт бабамның Берлинга кадәр барып җиткәнен беләм. Тик менә аның кайсы фронтта булуын, нинди операцияләрдә катнашуын төгәл генә әйтә алмыйм. Моннан ун ел элек туганнан туган энемнең әнисе бабай исән чакта ул сөйләгән бөтен истәлекләрне язып алган иде. Яшь чакта бу истәлекләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнен аңлап бетермисең бит. Хәзер менә шул язманы тагын бер кат укып чыгып, бабам сөйләгәннәрне хәтердә яңартасым килә. Киләчәктә аны кызыма да сөйлисем бар бит.
|
Иң күп укылган
|