|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2015 Әдәбият
Яңа мәкальләр кирәк!Игътибарыгызга укучыбыздан бер шигъри күчтәнәч тәкъдим итәбез. Арчадан Халидә Фәйзрахманова татарга яңа мәкальләр кирәк дип саный. Ни өчен? Укыгач белерсез: Йөз сум акчаң булганчы ди,
Йөз дустың булсын, әйдә.
Бай булсалар ярый да бит,
Хәерчедән ни файда
Телләр белгән – илләр гизгән.
Гизәрсең акчаң булса.
Бизнесмен туганың булып,
Касса кенәгәң тулса.
Каракның бүреге яна, ди,
Татар мәкале күптән.
Күпләп урлаган татарга
“Ява” бит бүрек күктән.
Күрше хакы – алла хакы,
Дип яшәгән бабайлар.
Ата хакын да хакламый
Хәзер туган малайлар.
Китап – белем ачкычы, ди,
Белемсез кеше сирәк.
ВУЗга керү өчен ләкин,
Сейф ачкычы кирәк.
Ир сөйгәнне – ил сөя шул,
Ирең түрә булганда.
Ирең кемлеген сорыйлар
Яңа эшкә куйганда.
Бел һәм ышан мәкальләргә:
Мәкальләр була зирәк.
Дөньялар үзгәрү белән
Яңа мәкальләр кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|