|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2015 Җәмгыять
Татарстанда 20 яшьлек кыз югалганМедицина училищесының 4 курс студенты Кристина Баймурзина 30 апрельдә Алабугага китә. Биредә бергә укучылары белән очрашып, чыгарылыш турында сөйләшәләр. Кристина кич белән өйдәгеләренә шалтыратып, дус кызында куначагын, Мамадышка 1 майда кайтып җитәчәген хәбәр итә. Шуннан бирле аның турында бернинди хәбәр юк. Кызның төп билгеләре: буй озынлыгы – 160-162 см, тән төзелеше – тыгыз, күзләре коңгырт кара төстә, чәчләре җикәдән төшебрәк тора.
Ул көнне ачык яшел төстә куртка караңгы төстә толстовка, күк төсендә чалбар, ачык төстә кроссовка кигән була.
Кристина турында ни дә булса белүчеләр шушы телефоннар буенча элемтәгә керә ала: 02, 3-14-65, 3-23-71, 8-927-454-01-44, дип яза "Нократ" җирле мәгълүмат сайты.
--- |
Иң күп укылган
|