• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 24 Май Кафил Әмиров
  • 24 Май Хәмдүнә Тимергалиева
  • 24 Май Алмаз Миргаязов
  • 24 Май Индус Таһиров
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Миргазыян Юныс (1927-2014)
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 25 Май Илфир Якупов
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

06.05.2015 Милләт

«Туган як» татарларны җыйды

25 апрельдә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният йортында өлкә татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең IV съезды булып үтте. Ул “Туган як” өлкә татар мәдәнияте җәмгыятенең 25 еллыгына багышлап уздырылды.

Ярты йөз делегатны шушы милли җәмгыятьнең рәисе Марат ага Юнисов һәм Пильна районының хөрмәтле гражданы Нәим ага Абдуллин җылы сәламләделәр, халкыбыз файдасына башкарылачак эшләрендә уңышлар теләделәр, киләчәк Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр, хөрмәтле сугыш һәм тыл хезмәте ветераннарына кадер-ихтирам күрсәтергә чакырдылар.

Шуннан соң төп доклад белән “Туган як” җәмгыяте рәисе Марат Кадерович чыкты. Ул чирек гасыр эчендә башкарылган эшләргә тукталды, милли хәрәкәтне җанландыручыларны әйтеп үтте, бүгенге төп проблемаларны билгеләде, кичектерми хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне ассызыклады. “Безнең бүгенге көндә төп бурычыбыз – яшьләребезне дөрес юлга юнәлтү”, - диде ул. Ә моның өчен татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә “Якшәмбе мәктәпләре” ачу мөһим булып тора. Шул нияттән чыгып, ул. Т.Новгород хакимиятенә бина сорап мөрәҗәгать иткән, әмма бүгенгә уңай җавап алганы юк икән. “Ахыр чиктә төбәктә яшәүче барлык милләтләр өчен Казандагы кебек бездә дә “Дуслык йорты” булса, без моңа бик канәгать булыр идек”, - дип тәмамлады үз чыгышын Марат Кадерович Юнисов.

Рухани лидерларыбыздан татар җәмгыятен өлкәбезнең Җәмигъ мәчете имамы Үмәр хәзрәт Идрисов тәбрикләде. “Искиткеч хәл, 25 ел эчендә зур банклар җимерелде, кайбер күренекле сәясәтчеләр юкка чыкты, ә безнең “Туган як” һаман яши әле. Чөнки ул Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән дөньяга килде, үз алдына изге ниятләр баглады, газиз халкыбыз ихтыяҗын кайгыртуны төп максат итеп алды. Шуңа күрә Җәмигъ мәчетебез кебек Ходай аңа да йөзгә җитәргә насыйп итсен, мин шул хакта догада торам”, - диде Үмәр хәзрәт һәм Марат Кадеровичка изге китаплар бүләк итте (фотода).

Шуннан соң Нижгар татарлары автономиясенең (РНКАТНО) башкарма директоры Рамил Салихҗанов эчтәлекле чыгыш ясады. Иң беренчедән ул моннан 25 ел элек “Туган як” җымгыятен булдыручы һәм аның бүгенге хөрмәтле рәисе Алимҗан ага Орловның съездга юллаган сәламләү хатын укыды, аның кул астында шушы иҗтимагый оешманың халкыбыз файдасына башкарган иң мөһим эшләрен әйтеп үтте. РНКАТНО каршында торган зур планнардан якын киләчәктә Т.Новгородта төзеләчәк Ислам үзәгенә, Ярминкә мәчетенә һәм Семочки белән Пашат арасындагы мемориаль комплекска тукталды, юбилеен билгеләп үтүче иҗтимагый оешманы үзгәртеп корырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Юл уңаеннан, “Туган як” газетасы ярдәмендә шул көннәрдә генә Сергачта үткән “Җәясу” районара балалар фольклоры фестивален югары бәяләде.

- Миңа калса, Сергачтагы “Җәясу”, Спастагы “Милли көй” һәм “Авыл кызы” кебек татар мәдәниятен саклауга, татар сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шундый иҗади чаралар Пильна белән К.Октябрь районнарында да булса, монардан халкыбыз бары тик отар гына иде, - диде Рамил Әхмәтович.

Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов халкыбыз файдасына башкарылачак мөһим эшләрне уңышлы тормышка ашырыр өчен координацион Совет булдырырга кирәк, дигән тәкъдим ясады. Шул мөһим эшләрнең берсе – бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев исемнәрен туган якларында мәңгеләштерү йөзеннән Уразавылда аларның һәйкәлләрен булдыру.

“Иҗтимагый тормышта зур эшләр башкарып чыгар өчен, иң баштан татар җәмәгатьчелеге лидерлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштырасы көн кебек ачык сорала”, - дидем мин үз чыгышымда. Әлбәттә, газетабызның уңышлары, күрше редакцияләр белән дустанә мөнәсәбәттә булуыбыз турында сөйләдем, халкыбызга тугры хезмәт итүбезне әйттем һәм иҗтимагый оешмаларыбыз арасында оптимальләштерү ясап, иң көчлесен генә калдырырга кирәк, дидем.

Дзержинскның татар яшьләре автономиясе исеменнән Руслан Закиров чыгыш ясады. Ул безнең проблемаларны дөнья проблемаларына тиңләде, Гаяр Абдрахманович фикерен хуплап, координацион Совет төзергә кирәк, диде.

Алимә Сафа кызы Назаришина, Раилә Абдрахман кызы Капкаева Бөек Җиңүнең 70 еллыгына татар ветераннарына нинди хөрмәт күрсәтеләчәге белән кызыксындылар Марат Кадеровичтан.

К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов татар проблемалары буенча җыелышып фикер алышуларны мөмкин булганча татар телендә алып баруның әһәмиятен ассызыклады. Алай гына да түгел, татар телен саклауны гаиләдән башларга киңәш итте. “Ана телебезне сакларга телибез икән, гаиләдә татарча сөйләшик, ике-өч татар очраштык икән, татарча аралашыйк. Ә телебездән мәхрүм калмыйк дисәк, авылларны сакларга, авылларда эш урыннары булдырырга, яшьләрне туган нигезләрендә калдырырга кирәк. Һәм бу өлкәдә пресса зур эш алып барырга тиеш. Зур бизнесны авылларга тартырга да ул ярдәм итә ала. Без, район хакимияте, хәлебездән килгән кадәр җирле газеталарга подписка белән булышабыз. Ә алар, үз чиратларында, бу өлкәдә безнең беренче ярдәмчеләребез булырга тиеш”, - диде Халит Мөхәммәтович.

РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге җитәкчесе Илдус Абдуллин да эмоциональ хистә чыгыш ясады. Ул кайбер аксакалларыбыз арасында бердәмлек юклыгына борчылды. “Сез яшьләргә юл бирергә, юл күрсәтергә һәм, олы тәҗрибәгездән чыгып, аек киңәшләрегез белән генә ярдәм күрсәтеп торырга тиеш, дип саныйм. Безгә юл куйсагыз, дөрес фикерләр бирсәгез, без булдырабыз”, - диде ул.

Шуннан соң резолюциянең проекты каралды, аңа кайбер үзгәрешләр кертелде һәм бу төзәтмәләр бер исемлек белән кабул ителде, аның белән алдагы саннарның берсендә таныштырырбыз.

Съезд иң күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Марат Кадерович “Туган як” җәмгыяте каршында актив катнашучыларны Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләде, ә “Мирас” ансамбле артистлары һәм Тәнзилә Паламарчук бик матур җырлары белән сөендерделәр.



Р.Сөннәтов фотосы.
 

О.ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом