|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2008 Мәгариф
МЕДАЛЬЛӘРНЕ БЕТЕРӘЛӘР2009 елдан мәктәпне медальгә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары да вузларга, башкалар кебек имтихан биреп, ягъни ташламаларсыз кабул ителә башлаячак, дип хәбәр итә үзәк матбугат чаралары. Алтын-көмеш медальләр белемнең сыйфатын билгели, дигән сүзләргә кем генә ышана икән бүген? Күп очракта алар дип баш күтәрмичә укыганнарга түгел, ә санаулы айларда гына “үстерелгәннәргә” эләгә бит ул. Башкалабызның бер мәктәбендә практика үткән иптәш кызым: “Бу укучы медальгә бара, моңа берничек тә начар билге куярга ярамый”, – дигән сүзләргә гаҗәпләнеп кайткан иде. Шуннан соң әлеге “тимер кисәген” нигезле белем билгесе дип әйтеп буламы соң? Медаль алуга ирешкәннәрнең күбесе югары уку йортларына кергәч тә, белемнәренең ныклыгын күрсәтә алмый. - Медалистларга ташламалар калдырмауны ... хуплыйм. Төпле белеме булганнар өчен имтихан бирүнең бернинди авырлыгы юк бит аның. Бөтен абитуриент та сынауларда бертигез хокукка ия буласың,- ди Аксубай районының Тахталы урта мәктәбе директоры Илгиз Гинатуллин. Мөгаллимнәр арасында әлеге мәсьәләгә төрле караш белдерүчеләр бар.. Аларның күпчелеге ташлама бетерелгән очракта вузларга керүче авыл балаларына авырга туры киләчәген истә тота. “Болай да алар колхоз эшләрендә катнашу сәбәпле, мәктәп программасын тулысынча үтә алмый. Мондый ташламаларның бетүе тырышып укыган гади авыл баласына файдага түгел инде”, - ди Арча ягы мөгаллимнәре. әлбәттә, алар белән дә килешергә була. Ләкин колхозда бил бөккәннәрнең балаларына тәтиме соң әле медаль алу бәхете? - Шәһәрдә бала тырышып укысын өчен, барлык шартлар да бар. Ләкин барлык мәктәпләрне дә бер калыпка салып булмый. ә бит авылда бер компьютеры да булмаган мәктәпләр җитәрлек. Медальнең төсе бер, ә “авырлыгы” төрлечә була дип саныйм мин. җитмәсә, аны күп очракта иң-иңнәргә бирмиләр бит әле, күбрәк түрә, укытучы балаларына эләгә бит ул. Шуңа күрә аны бирүне бөтенләй туктатырга кирәк, - ди журналист, мәктәптә укучы ике бала анасы Нәүбәһар Кәбирова. ә менә Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты мөгаллимәсе Лениза Мөхәммәдиева, медаль - балага яхшы уку өчен этәргеч бирә, шуңа да аны бирүне бетерергә ярамый, дигән фикердә тора. Көмеш һәм алтын ияләренә бирелгән мөмкинлекләрне бетергәнче, вузлардагы ришвәтчелекне киметү юлларын эзләсеннәр иде, диләр. Шәхсән үземә шунысы аңлашылмый: ташламаларны бетерү медалистларның белеменә шикләнү яки гаделлек торгызу ниятен генә күздә тотамы икән? әллә, киресенчә, болардан да акча тама башлаячак, дигән уйлар яшеренгәнме монда? әгәр укучы медальгә лаек булган икән, вузга кергәндә ни өчен ул бу мөмкинлектән файдаланмаска тиеш соң әле? Медальне үз көче белән алганнарны түгел, әлеге дәрәҗәгә җиңел генә ирешкәннәрне иләктән уздырырга кирәк, минемчә. Менә шунда белем йөген чамалап була да инде. Гыйлеме “кәҗә” медаленә торамы аның, әллә чын-чынлап алтынгамы? Р.S. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, әлегә медальләр бирү системасы нәкъ элеккечә сакланачак, яңалык хакында бернинди мәгьлүмат юк.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|