|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2015 Мәдәният
“Нәүрүз” фестиваленә билетлар сатыла башлады1-5 июньдә Казанда үтәчәк “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестиваленә билетлар сатыла башлады. Фестиваль спектакльләрен Камал, Качалов, Яшь тамашачылар һәм “Әкият” курчак театры сәхнәләрендә күрергә мөмкин. Билетлар театрлар кассасында һәм интернет челтәрендә. Фестивальне оештыручылар быелгы фестиваль программасының башка еллардан шактый аерылып торуын ассызыклый. Беренчедән, фестиваль беренче тапкыр төрки халыклар яшәгән бер төбәкнең мәдәниятенә – Казахстан театры сәнгатенә багышлана. Икенчедән, беренче мәртәбә фестиваль кысаларында бөтен дөнья театр җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга – “Театр үсешенең юнәлеше: Европа-Азия” дип аталган Халыкара фәнни-практик конференция үтәчәк. Өченчедән, фестиваль бюджеты кыскартылу сәбәпле, XII “Нәүрүз” программасы шактый кыскартылды. Әмма моның яхшы ягы да бар: спектакльләр җентекләп сайланылды.
|
Иң күп укылган
|