поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2015 Җәмгыять

Кем кемнең дусты?

“Эт – кешенең дусты” диләр. Бу әйтем барлыкка килгәндә, ягъни этләрнең күбесе авылда, үз ояларында яшәгәндә, бәлки, чыннан да, шулай булгандыр. Тик бүген бу әйтем искерде кебек. Ни өчен дигәндә, былтыр гына да республикабызда 12 меңнән артык кеше эт тешләгәннән соң табибларга мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләрнең һәр дүртенчесе – балалар.

Икенчедән, кайсыгызның шәһәр фатирларында эт асраучыларның дүрт аяклы дусларына урамда “һава сулатканда” үзләре белән соскы һәм целлофан капчык алып чыкканнарын күргәнегез бар?! Этләр без йөргән урыннарга, ишегалларындагы балалар мәйданчыкларына рәхәтләнеп кәкәй итәләр. Язын комлыкка уйнарга чыккан сабыйлар, үзләре дә сизмәстән, иң элек әнә шул кәкәйләрне кулларына ала.

Әлбәттә, сукбай этләр проблемасы түрәләрне һәм депутатларны да борчый. 2014 елның мартында ТР Югары Советы тарафыннан кабул ителгән “Об отдельных вопросах содержания домашних животных в республике Татарстан” дигән Законны тикшергәндә дә бәхәсләр күп булган, кайбер сорауларга җаваплар әле дә табылмаган. Дөресрәге, кабул ителгән карарларны тормышка ашырганда җирле хакимиятләр әлеге дә баягы акча мәсьәләсенә килеп төртеләләр дә, чарасызлыктан кулларын җәяләр. Әйтик, узган ел сукбай этләрне тотып, приютларга урнаштыру, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен республика бюджетыннан 19 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бер караганда шактый зур сумма кебек, әмма әлеге санны сукбай этләр санына бүлеп карасак, тиеннәр генә килеп чыга. Мәсәлән, башкалабыз Казанда гына узган ел 8.200 сукбай этне тотканнар. Аларны приютта яшәтү, дәвалау, стерильләштерү, котырганнарын ачыклап юк итү хакында уйлансак, эт проблемасының, чыннан да, мөһим мәсьәләгә әйләнгәнен күрербез.

Шәһәр сукбай этләре проблемасын бүген үк кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Бу хакта сүз куертып, авыз эчендә эт балалатканчы, шәһәр йортларында эт тоту тыела дигән закон гына кабул итәсе, югыйсә...

Рәсемдә
: мондый күренешкә берегезнең дә тап булганы юктыр. Шул исәптән, кулларына соскы, себерке һәм пакет тоткан эт хуҗаларына да.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»