поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.05.2015 Җәмгыять

Сексопатолог Любовь Муммладзе: «Балагызны чит кешегә ышанып калдырмагыз!»

Балигъ булмаганнарга карата кылынган җенси характердагы җинаятьләр саны елдан-ел арта. Мисал өчен, 2012 елда бу сан 294не тәшкил иткән булса, 2013тә 324гә, ә 2014 елда исә 317гә җиткән. Быелның ике аенда гына да ­балигъ булмаганнарга карата җенси көч куллануның 203 очрагы теркәлгән.

Балалар күп очракта олы кешеләрдән курка, тормыш тәҗрибәсе җитмәү, каршы тора алу мөмкинлеге булмау мондый төр җинаятьләрне башында ук ачыклау мөмкинлеген чикли. Җәмгыятьтә балаларга карата җенси көч куллану, күп очракта, тулы булмаган яки тәртипле булмаган гаиләләрдә  кулланыла дигән фикер яши. Әмма бу һәрвакытта да дөреслеккә туры килми. Күптән түгел генә Казанның Яңа Савин районында шундый очрак теркәлгән – бер фирма директорының үзенең 5 яшьлек кызын көчләгәне ачык­ланган.
 
Республикада тәртипсез булган гаиләләр һәм өлкәннәр тарафыннан көчләүләргә дучар булган балаларга ярдәм итү максатыннан, ведомствоара система һәм база булдырылган. Анда социаль яклау, медицина ярдәме һәм башка ярдәмнәр алырга мөмкин.
 
Татарстан Дәүләт Советының бер комитет утырышында ба­лигъ булмаганнарга карата җенси кагылгысызлык темасына сөйләшү булды. Анда хокук саклау органнары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм башка белгечләр катнашты. Бу мәсьәлә дәүләтнең закон чыгару органы югарылыгында фикер алышуга барып җиткән икән инде, димәк, уйланырлык җирлек бар дигән сүз...
 
Педофилияне галим­нәрнең кайберләре авыруга саный, ә икенче берәүләр исә девиантлык ди. Моңа ачыклык кертү максатында, Казанның бер клиникасында уролог, андролог, сексопатолог булып эшләүче Любовь Саввов кызы Муммладзе белән сөйләштек.
 
– Любовь ханым, педофилия нәрсә ул: авырумы, әллә тайпылышмы?
 
– Педофилияне мин патология дип атар идем. Җәмгыятьтә яшәгән сау-сәламәт кеше тирә-юньдәгеләргә беркайчан да проблема тудырмый, аларга хилафлык китерми. Педофиллар алар сексуаль җанварлар, аучылар. Аларның максаты һәм корбаннары – яшь балалар, алар белән җенси мөнәсәбәткә керү. Гадәттә, педофиллар үзләренең корбаннарын исән калдырмый. Алар үзләре кылган ­җинаятьнең дөньяга таралуыннан курка.
 
– Ә бу авыруны дәвалап буламы соң?

 
– Юк, кызганычка, бу – дәваланмый торган диагноз. Моны операцияләр ясатып та («кастрация» турында сүз бара. – Л.Л.), психологлар ярдәмендә дә дәвалап булмый. Кешенең сексуаль конституциясе бар. Бу – безнең җенси таләпләребез, мөмкинлекләребез. Ә педофилия белән авырган кешенең ул конституциясе бозылган була, алар гадәти кешеләрдән нык аерыла. Педофилларның үз-үзләрен тотышы үзгә, җенси объектны да алар башкача сайлый.
 
– Кешедә бу каян барлыкка килергә мөмкин? Аның сәбәп­ләре нидә?

 
– Кешедә кечкенәдән үк ниндидер тартынучанлык, комплекслар булырга ­мөмкин. Гаиләдәге җәберләүләр, көч­ләүләр дә педофиллыкка китерә ала. Әти кешеләрнең күкрәк балаларын көчләү очраклары хакында да ишетеп беләбез. Психологик кичерешләр, тайпылышлар һәм күңел тетрәнүләре дә сәбәп булып тора. Педофиллар арасында еш кына үз-үзләренә ышанмаган, җитлеккән хатын-кыз белән мөнәсәбәткә керергә курыккан ир-егетләр очрый.
 
Икенче сәбәп – кешенең биологик үзгәрешләр кичерүе. Монысы, беренче сәбәпкә караганда, мөһимрәк тә әле. Кешенең баш миендә ниндидер матдәләре үзгәрә һәм аның уйларында, акылында үзгәрешләр барлыкка килә. Гормоннарда да  үзгәрешләр булуы бар.
 
– Бу үзгәрешләр ни сәбәпле барлыкка килә соң?
 
– Анасының карынында вакытта ук бала организмында биохимик үзгәрешләр күзәтелергә мөмкин. Бу спиртлы эчемлекләр, тәмәке һәм наркотик кулланган аналарның нарасыйларында еш очрый. Шуңа да йөкле хатын-кызга әлеге санап кителгән әйберләрне куллану тыела.
 
– Статистикага ышансак, педофиллар арасында ир-егетләр, хатын-кызларга караганда, 94 процентка артыграк. Моны нәрсә белән аңлатып була?
 
– Беренче чиратта, кешенең физиологиясенә, табигатенә бәйле. Ир-егетләр табигатьтән нәсел калдыру турында «кайгыртучан» итеп яратылган. Аларда җенси хисләнү импиратив характерда була, ягъни ир кеше үзенең хисләрен контрольдә тота алмый, җенси теләгенә буйсына. Хатын-кызларның табигате исә үзгәрәк. Алар үз-үзләрен кулда тотарга сәләтле. Педофилларга килгәндә, аларның җенси фантазияләре балаларга барып тоташа һәм балалар белән җенси якынлык кылганда гына теләкләрен үти ала торган була.
 
– Әгәр баланың олы кеше тарафыннан көчләнүе ачыкланса, аңа иң беренче нинди ярдәм күрсәтергә кирәк?
 
– Бу баланың ничә яшьтә булуына бәйле, чөнки һәр яшьнең үз үзенчәлеге. Әлбәттә, бала белән психологлар бик озак вакыт дәвамында эшләргә тиеш. Әгәр балага тиешле психологик ярдәм күрсәтелми икән, киләчәктә  аның нерв авыруларыннан һәм психологик авырулардан җәфа чигүе бар. Мондый бәлагә тарыган баланы ялгыз калдырырга ярамый. (Мөмкинлектән чыгып, аның янында гел кеше булу кирәк.) Бала үз-­үзенә кул салырга да мөмкин.
 
– Кайбер балалар үзләре белән булган барлык хәлләрне дә әти-әниләренә сөйләми. Әгәр балага педофил бәйләнгән икән, моны нинди билгеләр буенча ачыкларга мөмкин?
 
– Баланың үз-үзен тотышы бик нык үзгәрә. Ул еш кына кәефсез, төшенке кыяфәт белән йөри, аз сөйләшә. Урамга чыгарга куркырга мөмкин, гел өйдә бикләнеп утыра башлый. Мәктәпкә яки балалар бакчасына бармыйм дип киреләнүе дә бар. Аңарда гел нәрсәдән дә булса курку хисе туа. Монысы – психологик билгеләр. Шулай ук физиологик билгеләр дә күзгә чалынырга мөмкин. Мисал өчен, тәндә тырнаулар, күгәргән эзләр булуын күрсәгез, шунда ук ул эзләрнең кайдан барлыкка килүен сорагыз. Тик беркайчан да бала белән кычкырып сөйләшмәгез, аңа басым ясамагыз. Ата-ана үзенең баласына һәрвакытта да игътибарлы булырга тиеш. Бала ваннада юынганда аны күзәтү зыян итмәс. Аның бәдрәфкә йөрүендә дә үзгәреш булуы бар. Әгәр дә балагызда шундый үзгәрешләр сизәсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Күп очракта мондый бәхетсезлек очраклары ата-ананың баласына вакыты һәм игътибары җитмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Балаларыгызны чит кешеләргә ышанып тапшырмагыз. Кайбер хатын-кызлар гражданлык никахы белән, баласына чит ир кеше белән тора. Алар, ике дә уйламыйча, үзләренең балаларын шул кешеләргә ышанып тап­шыра.
 
Педофиллар бик оста яшеренә белә. Алар иң элек баланың мәхәббәтен яулый, аларга якынрак булырга тырыша. Мәктәптәге укытучылар, тренерлар арасында балаларны көчләүчеләрнең күплеге юктан гына түгел. Шуңа да, кабатлап әйтәм: ата-аналар, балаларыгызга игътибарыгызны кызганмагыз! Ахыры аяныч булырга мөмкин. Беркайчан да баланы чит кеше белән икәүдән-икәү генә калдырырга ярамый. Җиде ятларга нарасыегызны ышанып тапшырмагыз!
 
Педофилия – безнеңчәгә тәрҗемә иткәндә, «балаларга карата «мәхәббәт» дигәнне аңлата. Ләкин моны берничек тә ата-ананың үз баласын яратуы яисә кечкенә сабыйга яратып карау белән бутарга ярамый! Бу җенси тартылуны аңлата. Медицинада тагын педерастия дигән билгеләмә бар, ул – кечкенә малайларга карата «мәхәббәт» дигән сүз. Педофил өчен исә баланың нинди җенестә булуы мөһим роль уйнамый, чөнки балада җенси билгеләр аермачык күренми бит. Педофилларның корбаны 14 яшькә кадәр балалар булырга мөмкин. Гадәттә, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче бөтенләй үк сәламәт булмаган сабыйлар мондый җинаятьчеләрнең корбанына әйләнә. Шулай ук чит кешеләргә артык ышанучан балалар да педофиллардан зыян күрә.


Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ | 05.05.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»