поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.05.2015 Авыл

Халкың йөзгә тулмаса...

Юлсызлык проблемасы – салада яшәүчеләрнең бәгыренә үткән мәсьәлә. “Юл юк, ярдәм итегез”, – дип мөрәҗәгать итү­ләр дә гадәти күренешкә әверелде кебек. “ВТ” редак­циясенә Әтнә районындагы Яңа Җөлби авылыннан юлланган хатта да: “Юл юк, нишләргә соң?” – дип ярдәм сорыйлар. XXI гасырда югары технологияләр алгы сафка чыккан вакытта ник һаман да кешеләр саз ерып йөри, дип аптырыйлар.

Авылга кайтырга кыстамагыз да!
 
“Безнең авыл олы юл өстендә урнашкан. Бу юлны салу эшен сугышка кадәр үк уналты яшен тутырмаган егет-кызлар башкарды. Олы Әтнәгә илткән юлны салып бетереп өлгермиләр, фронтка китеп бетәләр. Сугыш бет­кәнгә – 70 ел, ә юллар нинди булган, шундый калды. Безнең авыл белән район үзәге арасында нибары 12 чакрым ара. Шушы чакрымнар безнең өчен язын, көзен, җәй көнне яңгыр яуса, сират күперен узуга  тиң. Кышын да трактор белән эт­термәсәләр, чыгып булмый. Бездә әби-чәби генә яшәсә, бер хәл, әмма район үзәгенә йөрүче ирләр, хатыннар да бар бит! Ә мәктәп балаларының ничек укырга йөр­гәнен языйммы? Алты укучыбыз бар. Алар башлангыч мәктәптә белем ала, әмма бишенче сыйныфка баргач, нишләр­без? Олы Әтнәгә йөртә алмыйбыз, чөнки юл юк. Безнекеләр Арча районындагы Кушлавычка йөрергә мәҗбүр. Ир­тәнге сәгать 6да торып, ел әй­ләнәсе бер якка 5 чакрым, кайтканда тагын шул кадәр араны узалар. Мәктәпкә арып киләләр, хәл­дән таеп кайталар. Мондый    шар­т­ларда фәнне үзләштерү мөм­кинме инде?! Юлда ни булмас? Эт көтүе килеп чыгып, аларны коткарган чаклар да булды. Язгы ташу җитсә, бабайлар салган кү­пер калтырап тора. Куркыныч бит!
 
Терлек үрчетәбез, әмма сөтне сата алмыйбыз, килеп алмыйлар, чөнки әлеге дә баягы юл юк! Авылда кибет юк. Бик иске, менә-менә ишеләм дип торган бинада медпункт урнашкан. Клубның түбә­сен­нән су үтеп, түшәме җиме­релергә тора, бәла-каза булмасын өчен аны яптылар. Аның өчен йөрәк әрни, чөнки авылдашларым – сәхнә ярата торган кешеләр, мәдәни чараларда актив катнаша, ә мәдәният йорты юк!
 
Районыбыз алгы сафларда, әмма безнең кебек юлсыз инте­гүчеләр бармы икән? Сайлаулар алдыннан түрә­ләр матур гына ялтырап китәләр дә юк булалар. Матбугатта, телевидение аша авылны саклау, аны үстерү турында сөйлиләр, шартлар тудырыла дип хисап бирәләр, әмма авылларда гап-гади юл мәсьәләсен хәл итмичә авылга яшьләрне кайтырга яки анда калырга кыстамагыз да!” – дип яза Люция ханым Гарипова. Хат бик озын, 8 табак битне тутырып язган, җелегенә үткән, күрәсең.
 
“Бетте, килеп җиттек!”
 
Юлсызлык нинди була икәнен күргәнем бар иде кебек. Шуңа алдан ук хәстәрләнеп, резин итек­ләрне үзем белән алып, юлга чыктым. Әмма минем кыяфәтне күреп, Олы Әт­нәдәге абыйлар кычкырып көлде. “Сеңлем, муеныңа кадәр резин итекләр кисәң дә, батмассың дип берсе дә гарантия бирми”, – диеште. Редакция машинасы кире кайтып китсә дә ярый, барыбер бер метр да уза алмаячак, диделәр. Аннары мине кем, ничек озата барачагы турында тарткалаш башланды. Нигә бу кадәр бәхәс куерганын аңламадым. Ә юлдагы мәх­шәрне күргәч, үзем дә Яңа Җөлбигә бармас өчен акча биреп котылу ягын карар идем, валлаһи!
 
Мине озатып баручы – шушы авыл җирлеге башлыгы Илвир Галиев. Дәртле генә “Шевроле Нива” машинасының рулен боргалый. Юллар танк узганнан соң хасил булган колеялардан, тирән чокырлардан, баткактан торганга кү­рә, машина әле бер, әле икенче якка шуа. Күзләрем юлга текәлгән, ә Илвирның исе китми: “Юлны мин салыйммы инде?! Кодрәтем булса, бик тә салыр идем, әмма акча бит республика бюджетыннан килә. Авыл бәләкәй булгач, ул программага керми кала. Нигә зарланып хат язарга? Кышын трактор белән эттерәбез. Менә һава торышы матурлансын әле, җилләгәч, юллар кибә, аннары тигезләп чыгабыз. Юл юк инде ул, әмма йөреп була бит! Хәзер “ә” дигәнче барып җитә­чәкбез, Яңа Җөлбигә көнаралаш йөрим”, – дип сөйләгәндә генә килеп төртел­дек.
 
Машина кызыпмы-кыза, көчә­нә, әмма урыннан кузгалырга телә­ми, киресенчә, сазга сеңеп барганыбызны сизәм. “Бетте, килеп җит­тек”, – диде тантаналы рәвештә Илвир. Чып-чын баткак арасында уты­рабыз, юлда көнозын торсаң да, бер машина да узмаячак дип шатландырды ул мине. “Хәзер трактор чакыртам!” – дигәндә генә, Аллакаем, бу юлларның патшасы “УАЗ”ик килеп чыкмасынмы?!   “УАЗ” хуҗасы, тәрәзәсен тө­шереп: “Мондый вакытта авылга йөрми­ләр, сеңлем. Зиннур абыең булам. 41 ел буе Казанда яшәп, Яңа Җөл­бигә кайттым. Юл булмады һәм булмаячак! Шулай дип яз, яме?” – диде дә баткак ерып китеп барды.
 
Бу авылга бары тик “УАЗ” машинасында гына кереп була, анысын да авыл башында калдыралар, чөн­ки авыл эчендә хәлләр тагын да мөшкел икән. “Барып булмый. Керә алмый машина авылга. Бөтен мөм­кин­­лекләрне куллан­дыңмы? Көч куй­дың­мы? Җиткән”, – ди Илвир. Барырга кирәк, дип кыстаганда бер тартып чыгарылган машина янә саз эченә кереп сеңде. Ил­вирның йөзе качты, газга басудан җиде кат тире чыкты. Тагын ялгыш “УАЗ” машинасы килеп чыгасына инде хыялланасы да түгел. Маташа торгач, чыктык үзе. Әмма, дөресен әйтәм, авылга барып җитә алмадык. Яңа Җөлби ягына карап торам, безне 12 чакрым аера. Татарстан Транспорт һәм юл ху­җалыгы министрлыгы начар эш­ләгәндә, ичмасам, Та­тарс­танның Элемтә һәм мәгълү­ма­тлаштыру министрлыгы өметне аклады, авылдагылар бе­лән телефон һәм Интернет аша аралаштык. 
 
Авырырга ярамый: табиблар килә алмый
 
Элек Яңа Җөлбидә моңа кадәр тормыш гөрләгән, 90 хуҗалыкта 470 кеше яшәгән. Хәзер 30 ху­җа­лыкта 79 кеше тормыш көтә. Үз көчләре белән мәчет салганнар. Ке­шенең сәламәт­леге дә юлга бәйле, бу авылда язын, көзен чир­ләүчеләр юк, чөнки “не положено!” Җәй көне, коры вакытка булса, рәхим ит, бусы – иң хәерлесе. Алай-болай була калса, “ашыгыч ярдәм” машинасы ярты юлда төртелеп, үзенә ярдәм итәсе булачак. Моны авылдагылар сөйли. 
Дөрес, яңаҗөлбилеләр – бик сабыр халык. Барлык татарлар кебек. 2008 елда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, юл салыгыз, дип бер тапкыр хат язганнар да, шуның белән эшләре беткән. Түрәләр дә үз эшен башкарган, җавапсыз калмаган. Министр урынбасары Наил Шәй­хетдинов имзасы белән: “Яңа Җөл­бигә юл төзү мәсьәләсе 2011 елга юллар салу планын караганда күтә­реләчәк, хәл ителә­чәк”, – дип хат язган. Шәйхет­динов инде министрлыкта эшләми, 2008 ел да, 2011 ел да күптән узды.
 
Министрлыкта инде ул хатны хәтер­ләгән кеше дә юк.  “Анда, гому­мән, балчык юл икән лә!” – дип аптырый министрлык вәкиле Финә ханым Идрисова һәм юлсыз интеккән авыл кешеләренә тагын хат юлларга тәкъдим итә. “Кайчан юл салынасын әйтә алмыйм. 2015 елда салаларда салыначак юллар исем­легендә Яңа Җөлби юк. Әмма ки­ләсе елларда программага кер­телергә тиеш. Тик моның өчен һич югы “заявка” кирәк. 2015 елда 28 авыл зур юлларга тоташтырылачак, шул исәп­тән 11е федераль үзәктән килгән акча белән кушылып эшләнә. Быел кеч­кенә авылларга вак таш белән ком кушылмасыннан юл түшәя­чәкләр. Яңа Җөлбигә юл 2015 елда булмаса, бәлки, киләсе елда эш­ләнер”, – дип әйтте ул.
 
2015 елда юллар салу, аларны тәртипкә китерү өчен Татарстанда 12 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул сумманың 1 миллиардтан артыграк өлеше авыл­ларда каты түшәмәле юл салыр өчен каралган. Моннан тыш, салаларда юл мәсьәләсен хәл итәр өчен юл фондларына 682 миллион сум салынган. Министрлык сайтындагы мәгълүматка караганда, быел Әлки, Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Лениногрск, Мамадыш, Мөс­лим, Нурлат, Сарман һ.б. район­нарның кайбер авыллары “бәхет­леләр” исем­леге­нә эләккән. Әтнә юк. Район ха­кимиятендә быел районның Кызыл Утар яки Мамыш авылларына юл салыначак дип ышандырдылар.  
 
“Хыялланырга кирәк!”
 
“10 ел элек районда юлсыз авыллар ике дистәдән артык иде. Акрынлап эшләнә бит! Бүген андыйлар – ун авыл. Барысына да эшләтер идем, әмма акча юк. Аны район бюджеты белән генә хәл итеп булмый. Хат язучылар күп, әле юлны авылга кадәр салгач, сала эченә дә түшәгез инде, дип әйтәләр. Иң элек халкы 100 кеше­дән артык булган авыллар карала. Менә Кызыл Утарда 111 кеше яши. Планга кертеп карадык, әмма Казанда акча җитми диделәр. Бүген Мамыш авылына проект эшли башладылар. Кризис уңай гына узып китсә, Үртәм белән Яңа Җөл­бигә дә чират җитәр! Түрәләр яза инде ул! Ни генә язмаслар?! Бу – министрлыкның стандарт “от­пис­ка”сы”, – диде Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев.
 
Мәктәпкә йөри торган балалар, клуб, ФАП язмышы турында да кызыксындык. Әтнә районы башлыгы урынбасары Айрат Каюмов сүзләренә караганда, районда 400гә якын баланы ташучы 8 мәктәп автобусы бар. Тагын ки­мендә икәү кирәк, ди. Без анда булганда, район башлыгы шул мәсьә­ләне хәл итәр өчен, Казанга чыгып китте, дип ышандырдылар. “Бүген Үртәм, Яңа Бәрәскә, Бахтачы, Мамыш, Җо­гып, Кызыл Утар, Яңа Җөлбидә мәктәп автобуслары йөр­ми. Монда бу мәсьәләне авыл ничек оештыра, шулай була: кайдадыр хуҗа­лыклар ярдәм итә, кайдадыр ата-аналар үзара оеша. Яңаҗөл­би­леләр Арчага йөри, безгә Биектаудан килеп укыйлар. Юл булмый торып, автобус йөртә алмыйбыз бит инде”, – дип аң­латты ул.
 
Фәрит Нуриев: “Яңа Җөлбидә ФАП бар, дөрес, иске бина. Мә­дәният йорты авылда түгел, хәтта район үзәгендә дә юк. Бина Әтнә театрына бирелде. Бүген искесен ремонтлау эше бара. Быел түбәсен ябабыз, киләсе елда эчен рәткә китерә­чәкбез”, – диде. 
 
Дәүләттән көтеп ятумы? 
 
Дәүләт тиеш ул безгә, ди авылдагылар. Дөрес сүзләр. Аның тиешлеген санап бетергесез. Тик тиешлесен сорый да, таләп тә итә белергә, кирәк икән, умырып алырга да туры килә. Әмма тартып алып булмаган вакытлар да була. Олы Әтнәдән Яңа Җөлбигә кадәр 12 чакрым ара, аңа карасаң, бер дә таш салынмаган юл икәнен аңлыйсың. Әмма соңгы 20 елда ел саен һич югы 15-20 йөк машинасы таш кайтартсалар да, бәлки, бу кадәрле үк мәхшәр булмас иде? Аптыраганнан әйтәм...
 
“Иии, башлап йөри торган кеше булса иде ул!” – диешәләр һәм үрнәк итеп, Әтнә районындагы Эшкәтә авылын телгә алалар. “Эшкәтәдә юл юк иде, әмма халык үзе оешты, акча җыйды. Колхоз рәисе дә техника, эшчеләр белән булышкан. Ялт иткән дә куйган. Мин – пенсионер, яшьрәк ке­шеләр тотынса гына! Риза булырлар иде дип уйлыйм. Авыл кечкенә булса да, беткән авыл түгел бит. Йортлар ялт иткән, яңалары салына, Казаннан кү­ченеп кайтучылар бар. Безгә яшәргә икән, ничек тә хәл итәсе иде бергәләп, – ди әнә Люция Гарипова. – Әмма дәүләтнең дә җавап­лылыгын төшермим, без – салымны түләп, законны бозмыйча яшәгән тәртипле халык”.
 
 
Юлы булмаса да, билгесе бар
 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»