поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.04.2015 Спорт

Ничек ябыгырга?

Гомерендә бер тапкыр да диета тотмаган кеше сирәктер ул. Ябыгу проблемасы һәр хатын-кызны борчый торган мәсьәлә. Танылган йолдызлар (хәтта ир-атлар) арасында да артык килограммнар белән көрәшүчеләре күп. Тик, минемчә, диета - файдасыз һәм нәтиҗәсез әйбер, чөнки диетаны тотмый башладыңмы, югалган авырлык яңадан кайта башлый. Гомер буе диетада утыру да нормаль күренеш түгел.

Минемчә, ябыгу өчен иң яхшы ысул - дөрес туклану. Моны мин ачык мисалда исбатлый алам. Беркөнне соңгы тапкыр студент елларында күрешкән иптәш кызымны очраттым һәм телсез калдым. Мин белгән төз, зифа гәүдәле Гөлсу тазарып беткән, тазару гына түгел, тазаруның чигенә җиткән! Кыскасы, 27 яшьлек дустым 106 килограмм булган! Сәбәбен үзе дә аңлата алмады, шулай да яңадан үз хәленә кайтасы килүен яшермәде.

Шуннан соң Гөлсуга ярдәм итү теләге белән интернетта актарынып утырганда, кешеләргә ябыгырга булышучы бер оешмага тап булдым. Бик каты шикләнсәм дә, шалтыраттым. Индира исемле ханым безне күрешеп сөйләшергә чакырды. Алга китеп шуны әйтәсем килә, мин дустымны анда алып баруыма һәм нәкъ менә Индира белән танышуыма чиксез шат. Ул минем якын туганым кебек хәзер. Индира - дөрес туклану буенча тренер. Бәясенә килгәндә, өч айга нибары 5200 сум. Атнага өч тапкыр күрешү, аның кысаларында кызыклы темаларга әңгәмә, аралашу, чәй эчү, бүләкләр оту була. Ябыгу өчен өстәмә продукция алырга кирәк, анысы 1850 сум тора (алга таба исә скидка белән бирелә). Ул көнгә ике тапкыр кулланган очракта ике атнага җитә. Иң элек Индира Гөлсуның авырлыгын тикшерде, шуның күпмесе май, күпмесе су икәнен санап чыгарды, аннан соң аерым туклану графигы язып бирде. Гөлсу шунда язылган ризыкларны гына ашарга тиеш иде. Шушы режим ярдәмендә Гөлсу бер атнада ук 2 килодан котылды. Ә 4,5 айда 17 килограммга ябыкты! Хәзер ул 89 кг авырлыкта. Ябыгу процессы әле дәвам итә...

Гөлсуның рационында яшелчә-җимеш, балык, яшелчә салатлары, карабодай, арпа ярмасы, сыр, тавык ите, майсыз эремчек, 1,5-процентлы йогурт, чикләвек өстенлек итә. Майлы, кыздырылган, баллы һәм камыр ризыклары бөтенләй юк. Ризык аксымга бай булырга тиеш. Шунысы гаҗәп: монда кеше ач тормый, ашап ябыга! Иң мөһиме: Гөлсу үзен искиткеч хис итә, кайчандыр борчыган кан басымы бер дә күтәрелми, ди. Шуны да әйтергә кирәк: Индира һәркемгә үзенә туры килгән режим билгели. Аннан соң ул үзе дә, ире дә, каенанасы да шушы юл белән ябыкканнар.

Мин кызыксынып, танышларым арасында "Үз авырлыгыңны идеаль дип саныйсыңмы? Ничә кг ташларга телисең?" кебек сораулар белән сораштыру оештырдым. Нәтиҗәләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

Лилия (32 яшь): "Юк. 5-7 кг".
Алия (27 яшь): "Юк. 5 кг".
Эльвира (30 яшь): "Юк. 15 кг".
Фирдәвес (50 яшь): "Юк. 7 кг".
Алсу (31 яшь) : "Юк. 4-5 кг".

Күрәсезме, сораштыруда катнашучыларның берсе дә үз авырлыгын идеаль санамый. Димәк, вакытында тәвәкәлләргә кирәк! Гөлсу хәленә кала күрмәгез!
 
Әлбәттә, ябыгу өчен, беренче чиратта, зур теләк кирәк. Аннан соң тырышлык, сабырлык сорала. Барысы да үзеңнән тора. Ялгыш бер кисәк торт ашадым дип, тренер алдында акланып утыру да ахмаклык, чөнки син бары тик үзеңне генә алдыйсың. Ә дөрес туклану нәтиҗәсендә ябыккан кешеләр күп, моның хак булуына Индирадагы фотоларны күргәч ышандым.


Йолдыз МУСИНА
Интертат.ру
№ | 23.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»