поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2015 Шоу-бизнес

Җырчы Илнур Баязитов 92 яшьлек ветеран әбисен карый

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы да якынлаша. Татар эстрадасы вәкилләре бәйрәмгә төрлечә әзерләнә. Кайберләренең ветеран әби-бабайлары исән. Мәсәлән, җырчы Илнур Баязитовның әбисе - Хөмәйрә Мостафа кызы Мостафина. Хәзер ул 92 яше белән бара. 1942 елда сугышка китеп, разведчик, телефонист булган. 1945 елда Берлинга җитеп, Бөек Җиңүне яулап кайтуга өлеш керткән кеше.

- Моннан 5 ел элек әниемнең әнисе, әбиебез Хөмәйрәгә сугыш ветераны буларак, Азнакай шәһәрендә ике бүлмәле фатир бирделәр. Аңарчы ул Азнакай районының Балтач авылында яшәде. Баштагы мәлләрдә авылдан шәһәргә күченеп киләсе килмәде. Авылда балалары үз гаиләләре белән яши. Әнием дә шушы авылда гомер кичерә. Хәзер әбиебез шәһәр мохитенә ияләште. Шәһәрдә рәхәт, ди. Безнең күршедә шулай ук сугыш ветераннары яши. Алар белән аралаша, кунакка йөрешә. Инде хәзер авылга кайту теләге сүрелде (елмая). Безнең бабабыз, ягъни әбиебезнең тормыш иптәше Малик сугышта конный разведчик булган кеше. Әмма урманда агач кискәндә башына агач төшеп, 53 яшендә арабыздан китеп барды. Ул вакытта мин тумаган да булганмын. Әбием белән бабам үз гомерләрендә 3 малай, 3 кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның берсе вафат. Бишәү генә калдылар. Алар барысы да диярлек авылда яшиләр. Без тормыш иптәшем Лилия белән уйлый торгач, аңа ярдәм булыр дип, Казаннан Азнакайга күченеп кайттык. Хәзер бергәләп яшибез. Янында гел караучылары булгач, сөенеп туя алмый. Табиблар да һәрдаим карап торырга кушалар. Вакытында даруын бирәсе, ашарына пешереп торасы. Шәхсән үзем күптән инде туган ягым Азнакайга күченеп кайтырга теләдем. Күченеп кайтсак та, Казанга чыгышлар ясарга йөрим. Бөтенләйгә күченеп кайттык дип тә әйтә алмыйм. Әбиебезне карарга кайттык. Аягында йөри инде ул. Хәтере генә бераз начар. Кан басымы да уйнап торып, башы әйләнә. Күбрәк Лилия карый. Мин эшләрем буенча йөрим. Лилия үзе дә эшкә урнашты. Төшке вакытка өйгә кайтып, әбиебезне карап, ашатып китә. Аннары кичкә янында бергә булабыз, - диде Илнур Баязитов Intertat.ru хәбәрчесенә.



Җырчы әбисенең әле дә көчле булуын шаккатып сөйли. 92 яше белән барса да, шундый оптимистик рухлы кеше икән ул. Көндәлек тормышта вак кына борчулар килеп чыкканда да: “И-и, балаларым, бер сынык ипине бүлешеп ашый идек. Бүгенге тормышыгызда борчылыр урын юк. Сугышны үз күзләре белән күргән кешегә хәзерге заман авырлыклары чүп кенә”, - дип юата икән ул яшьләрне.  Шунда елмаеп та, шаяртып та алырга мөмкин. Табиблар әйтүе буенча, Хөмәйрә апаның йөрәге нык икән. Күз генә тимәсен. Хәтта 90 яшенә хәтле күзлексез гәҗитләр укый торган булган. Менә соңгы вакытта гына күз күреме бозылган. Авылда яшәгән вакытта 86 яшенә кадәр маллар караган. Сыерны үзе сауган. Бакча тоткан. Бәрәңгегә кадәр утырткан. Әлбәттә, балалары ярдәм итеп торганнар.

- Азнакай шәһәре башлыгы Марсель Шәйдуллин да әбиебезнең хәлен белеп тора. Әбиебез администрациядән ерак яшәми (елмая). Чыннан да, Бөек Җиңү бәйрәменең килүен сизәм. Ел да алай түгел. Әбиебезнең сөйләгәннәре эмоциональ рәвештә миңа да күчә. Әллә аның белән бергә яшәгәнгәме микән? - диде Илнур Баязитов.


Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 23.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»