поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.04.2015 Җәмгыять

«Миргаяз дип кушмыйк, колхозның нәсел үгезен дә мир үгезе диләр бит»

Цивилизацияле кешелек дөньясы өчен һичкайчан әһәмиятен җуймый торган матур, мәгънәле гамәлләр бар тормышта. Ни хәтле язсаң, күпме генә сөйләсәң дә, мөһим-актуаль булып калучы гадәтләрнең берсе – яңа туган балага исем кушу. Мин аны әби-бабайлар, балаларның ата-аналары өчен шатлык-куаныч хисләре ташып торган үзенә күрә бер бәйрәм-йола дияр идем.

Бу җәһәттән хәтеремдә яхшы сакланучы бер вакыйга турында сөйләп китмәкче булам. 1936 елда миңа исем кушкан Сафиулла бабай 1941 елның ноябрь азагында бөтен гаиләбезне – Хәдичә әбине, минем әнине һәм аның сеңлесе Фәтанәт апаны чакырды да:

– Яңа туган улыбызга ат кушар вакыт җитте. Берәрегезнең үзе сайлап куйган исеме юкмы? – дип сорады.

– Без малаебыз туса Миргаяз исеме куштырырбыз дип сөйләшкән идек, – диде Фәтанәт апа (бу елларда ире Хәбибулла сугышта).

– Гаяз – матур исем. Гарәпчә кыю, булдыклы, курку белмәс дигән мәгънәләргә ия. Әмма миңа аның алдыннан килүче «Мир»е ошамый. Безнең колхозның нәсел үгезенә дә мир үгезе диләр бит. Мин үзем улыбызга бер исем тәгаенләп куйган идем инде, ни диярсез тагын? Шунда Хәдичә әби дә, сүзгә кушылып:

– Әйдә, сузма инде, ул нинди исем? – дип аны ашыктырды.

Шунда бабай, ак сакалын югары чөеп, түшәмгә карады һәм тантаналы кыяфәт белән:

– Сәйфелмөлек! – диде.

Малайның әнисе Фәтанәт апа исә, борчылуын яшермичә:

– И, әтәй, моның икенче өлешен безнең мишәр – «Мулюк», чуаш «Муллик» дип бозып әйтергә мөмкин. Ачык итеп әйтә торган башка берәр исем табарга иде, – дип үзенең фикерен белдерде. Шунда бабай, өстәл түрендәге китаплары белән янәшә ятучы яшел тышлы дәфтәрен кулына алып, берничә битен ачып карагач:

– Әгәренки Сәйфихан дип кушсак ничек булыр? Сәйфи – гарәпчә кылыч, хан инде, үзебезчә әйткәндә, дәүләт башлыгы дигән сүз. Димәк, улыбыз дәүләтнең үткен коралы булып чыга, – диде бик җитди кыяфәт белән. Әйтергә җайлы, мәгънәсе дә ачык бу исемне барысы да хуплады. Ә Сәйфиханның исеме җисеменә туры килүен, аның гомере буе юрист, Әлки, Бөгелмә районы, Казан шәһәре һәм ун елга якын республикабыз прокуроры, аннан соң дүрт ел Конституция суды рәисе булып эшләвен күреп, кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш дигән фикергә ничек ышанмыйсың?

Бу юлларны язганда ихтыярсыздан күзләремә яшьләр тулды. Гади генә авыл кешеләре балага исем бирүгә ни хәтле җитди, зур әһәмияткә ия гамәл дип караганнар. Революциягә кадәр мәдрәсәләрдә белем эстәп, ислам кануннарында тәрбияләнеп үскән, совет чорында да намазларын калдырмаган, безне – оныкларын да шундый рухта тәрбияләп догалар өйрәткән, һәр эшгамәлне бисмилладан башларга кушкан кадерле, газиз әби-бабаларыбызга рәхмәт дими ни дисең?!

Ә бит шул ук вакытта тоталитар совет режимына яраклашырга тырышучы куштаннар, хәтта мулла кушкан исемнәрен ташлап, үзләре исәпләвенчә, пролетар кыйммәткә ия исемгә күчкәннәр. Революциягә кадәр мәдрәсә тәмамлап, атасы кебек үк указлы мулла булырга әзерләнгән Азат абый бар иде. Соңыннан аның әтисе Кыям мулла биргән чын исеме Габдулла икәнен үзеннән ишетеп, аптырашта калдым.

– Моны ничек аңларга инде? – дигәч, ул:

– Революциядән соң, аеруча безнең татар яшьләре, яңа хакимияткә ярарга тырышып, комсомолга кергәч тә: «Иске тормышны, гореф-гадәтләрне, исемнәрне – долой!» – дип лаф ордылар. Яңа заманда яңача яшәячәкбез, янәсе. Кайберәүләр Октябрь инкыйлабына мөкиббән китеп, улларына Рево, кызларына Люция, Ленин фамилиясен кирегә әйләндереп, Нинел кебек сәер исемнәр бирделәр. Бүген ул чактагы тинтәклегебезгә исләрем китеп торам. Ник дисәң, үзем дә шундый шаукымга ияреп, үз исемемне үзгәрттем, улларыма Генрих, Руслан, кызларыма Венера, Светлана исемнәрен бирдем. Моңа чаклы татар колагы ишетмәгән исемнәр белән шаккатырыйм, мәчет-чиркәүләрне җимерүче совет хакимияте: «Сез әле һаман искечә яшисезмени, балаларыгызга кадими исемнәр биреп ятасызмыни, контралар?» – дип безне гаепли күрмәсеннәр, янәсе. Кыскасы, «халыклар атасы» бездән канәгать була күрсен дип тырыштык. Ә аның исә моңа бер дә исе китмәде – йөзләгән-меңләгән Рево, Люция, Нинел, Генрих, Русланнарны да, тузга язмаган гаепләр тагып, Себергә озатып черетте, – дип уфтанды Габдулла абый.

Ә бит шул ук вакытта урыслар, белоруслар, украин һәм башка халыклар балаларына мең еллар буе бирелеп килә торган гадәти Иван, Николай,Петр, Владимир, Валентина, Галина, Наталия һ.б. исемнәр кушалар. Ә без, татарлар, нишләп соң шулай барысын да шаккатырырга, мөгез чыгарырга яратабыз икән? Урыслар нигә соң Генрих, Альберт, Альфред, Рафаэль, Мимоза, Лениза, Ильмира һ.б. исемнәрне якын да китермиләр? Ни өчен соң безнең татар гына шул дәрәҗәдә башкаларга яраклашырга, үз асылыннан ваз кичәргә тырыша? Әйтерсең лә, ул үзенең газиз балаларына нимес, француз, испан, итальян исемнәрен биреп, алагаем бер эксперимент үткәрә! Кайчак татарча яңгыраган Казыйм, Мәймүн, Мәймүнә кебек сәер исемле кешеләр дә очрый. Казыймны иптәшләре бала чактан ук: «Син кемгә баз казыйсың?» – дип үртиләр. Ә Мәймүн-Мәймүнә маймыл дигән сүз бит инде!

Әле бүген дә кайбер татар ата-аналар кызларына аннан-моннан ишеткән, төрле газета-журналларда укыган, Сабрина, Сабина, Камилла, Диана кебек, халкыбызга ят исемнәр бирәләр. Ә малайлар арасында әле һаман Марс, Мариус, Леон, Лимон, Ленар, Винер, Марсель исемлеләр очрый.

Яхшылап барлап карасаң, халкыбызның гасырлар төпкеленнән, мең ел буе кулланышта йөрүче исемнәр фондының искиткеч бай, һәрхәлдә башка бер халыкныкыннан да ким-ярлы булмаганын күрәсең. Мисал өчен меңнәр арасыннан йолдыз кебек җемелдәп, кояш кебек нур чәчеп торучы энҗе-мәрҗәндәй: Зөләйха, Ләйсән, Әлфия, Нурия, Чулпан, Миңсылу кебек күркәм исемнәрне генә алып карыйк. Аларның күбесе җырга әйләнгән бит. Исемне матур дип санамасалар җыр итеп язарлар, көй чыгарырлар идемени шагыйрьләр-композиторлар?

Ирләр исемнәре арасында да гарәп-фарсыдан алынганнардан тыш үзебезчә-татарча аталучылары да аз түгел. Батыр, Арыслан, Булат, Алмаз, Илгизәр, Илтөзәр, Ирек, Азат, Фәннүр, Тансык, Таймас, Сынмас, Арымас, Талмас ир кешене гомере буе бизәп торырлыклар бит. Кыскасы, бөек энциклопедист галимебез Каюм Насыйри моннан йөз елдан артык элек үк әйтеп калдырганча, үзебездә җитәрлек бай гыйлем булганда, әллә кайларга барып йөрүнең хаҗәте юк, дигәндәй, балаларыбызга исем биргәндә дә читләргә бурычка кереп йөрисебез юк.

Газиз балаңа исем бирү – бу гамәл беренче карашка гына бернинди чыгымнар таләп итми торган җиңел эш кебек тоела. Монда халкыбызның, «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән мәкалендәгечә эш итү сорала. Шуңа күрә һәр бала, киләчәктә халкы, ата-анасы белән горурланып, алар биргән матур, мәгънәле исемен гомер буе байрак итеп, куанып-шатланып күтәреп йөрерлек булсын иде.

Кайчак зур мәшәкатьләр белән табылган балага исемне берничә минут эчендә уйлап чыгарып, Буратино шикелле агачтан юнып куючылар да очрый. Безнең авылда берәүләр әтисенең исеме Рафаил булгач, улларына ике хәрефне кыскартып Фаил дип куштылар. Болай да безгә чит-ят итальян исеме ахыр чиктә мәгънәсез авазлар тезмәсенә әйләнде. Әйе, мәгълүм профессорыбыз Гомәр Саттар бик тырышып әзерләп чыгарган «Татар исемнәре» китабына карап, ошаган исем сайлап, баш ватып торасы да, таныш-белешләрдән сораштырып мәшәкатьләнәсе юк. Әмма кеше гомер буе күтәреп йөрисе исем нәрсә аңлата, аның мәгънәсе нинди – монысы турында әнә алаша уйласын! Чөнки аның башы зур.

Кайчак, күп балалы гаиләләрдә бер-берсенә охшаш исемнәр бирәбез дип, Рәмзилгә ялгап, Мәнзил, Тәмзил, Камзил шикелле шыксыз исемнәр тезәләр. Аларча өч улыңның беренчесенә – Равил, икенчесенә Рамил, өченчесенә Карамель дип кушарга микән инде? Ә һәркайсы үзенчә яңгырашлы Тимербулат, Газиз булса начармыни? Әйе, тагын шул ук шаккатризм, мөгез чыгару галәмәте ифрат көчле шул безнең халыкта. Филолог-журналист буларак, гомерем буе тагын бер кызыклы күренешкә игътибар итеп киләм. Бүген күп төрле асылташлар арасында иң эре каратлы алмазлар төсле, нур чәчеп торучы Мирхәйдәр, Мирфатыйх, Миркасыйм, Минтимер, Әзһәр, Туфан, Шәехзадә кебек берәр генә, инде күп дигәндә икешәр генә очрый торган исемнәр турында уйлаганыгыз бармы? Аларның ияләре шик-шөбһәсез әйтергә мөмкин, үзләренең титаник хезмәтләре белән үзләрен бөтен илгә, дөньяга танытып ат казанды. Димәк ки, кайчак гади генә күренгән исем-атны зурлаучы-данлаучы, зиннәтләүче, халыкка танытучы да кеше үзе икән. Инде килеп, икенче төрлерәк берничә мисал. Колакны ярып керә, ут-суны кушкандай сәер-ят яңгырый торган тәгъбирләр дә зур тизлек белән үрчи башлады. Юрий Мөхәммәтшин, Александр Абдулов, Алексей Баталов, Вадим Габдрәшитов, Николай Хәбибуллин һәм башка шуның ише йөзләгән гибридларны ничек аңларга инде? Әлбәттә, аларның күпчелеге татарның әллә кайчан, күптән түгел һәм бүген дә урыска әйләнеп бару процессының ачык чагылышы түгелме соң? Әмма, ни гаҗәп, андыйларның кайберләре урыс аяк та атлап басмаган чеп-чи мишәр-татар авылларыннан. Араларында үзләрен татар, мөэмин-мөселман дип йөрүчеләре дә бар. Миңа яхшы таныш дустанә аралашып яшәгән Юрий Сәитович Мөхәммәтшин әтисенең Бөек Ватан сугышында бергә көрәшкән якын дусты Юрийның исемен улына бирүен сөйләгән иде. Шул ук вакытта кызылармеец Юрийның үз улына Сәет дип исем бирүен күз алдына да китереп булмый. Йөрәгем әрнеп, Тукайга ияреп: «Асылыңа кайт, татар, асылың яхшы!» – дип үгетләр идем.

Исем кушканда тыйнаклык, чик-чама белү дә мөһим. Улыңа-кызыңа Афина, Афродита, Посейдон, Аполлон, Марс, Юпитер кебек исемнәр бирү һич тә урынлы түгел. Шунысы кызык: борынгы Грециядә жрецлар балаларга мондый исемнәр бирүне катгый тыйганнар. Бервакыт безнең мишәр якларында ике малайның берсенә Марс дип куша башладылар. Ә бит ул малайларның күбесенең ата-анасы – сугыш кына була күрмәсен, тормыш имин булсын иде, дип теләк теләп торучы гап-гади авыл кешеләре. Ә балаларына сугыш алласының исемен бирә. Наданлык галәмәте инде. Ул кызыл планетаның нәрсә аңлатканын белсәләр, андый исем кушарлар идеме? Тагын да шул җитди мәсьәләгә битарафлык. Әнә, күрше малаена Марс исеме куштырган, минем аннан кай җирем ким? Үземнең улыма да шуны куштырам, янәсе.

Мин үз уй-фикерләремне язам. Укучылар моның белән килешергә яки килешмәскә мөмкин. Шуңа күрә бу ифрат мөһим мәсьәлә турында яраткан газетабыз битләрендә бәхәс-фикер алышуларга мәйдан бирелгәләп торса, бер дә начар булмас иде.

P.S. Загс мәгълүматлары буенча, республикада соңгы вакытта балаларга Әмир, Камил, Айзилә, Айгизә, Аиша, Асенат, Алан, Лия исемнәре кушу модада икән. Ә узган атнада бер гаиләдә туган балага әти-әнисе, гомумән, Аналь исеме биргән.

Заманында модада булган революцион кушаматлар

Арвиль - Армия В.И.Ленина

Вилан - В.И.Ленин и Академия наук

Вилен - В.И.Ленин

Вилор(а) - В.И.Ленин - организатор революции

Вилорд - В.И.Ленин - организатор рабочего движения

Вилорик - В.И.Ленин - освободитель рабочих и крестьян

Виль - В.И.Ленин

Винун - Владимир Ильич не умрет никогда

Владилен - Владимир Ильич Ленин

Владлен - Владимир Ленин

Гертруда - Героиня труда

Даздраперма - Да здравствует 1-ое мая

Далис - Да здравствуют Ленин и Сталин

Идлен - Идеи Ленина

Изиль - Исполняй заветы Ильича

Ким - Коммунистический Интернационал Молодежи

Лелюд - Ленин любит деток

Ленар(а) - Ленинская армия

Лениор - Ленин и Октябрьская революция

Ленора - Ленин - наше орудие

Марлен - Маркс, Ленин

Маэлс - Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин

Мэлор - Маркс, Энгельс, Ленин, Октябрьская революция

Порес - Помни решение съездов

Ревмарк - Революционный марксизм

Ревмира - Революции мировой армии (революция мира)

Рим - Революция и мир

Рэм - Революция, Энгельс, Маркс

Фэд – Феликс Эдмундович Дзержинский

Эрлен - Эра Ленина


Фарук НӘФИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 14 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»