поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.04.2015 Әдәбият

«Кадыйрова язучы түгел инде ул, диләр...»

Республиканың Милли китапханәсендә «Ел китабы -2013» бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып чыгып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан, барлыгы 219 китап тәкъдим ителгән.

 – Шушы залда беренче бәйгене үткәргән вакытта безгә: «Сезнең эшегез юкмы әллә? Нәрсәгә тагын үз өстегезгә яңа мәшәкатьләр алып, шундый зур эшкә тотынасыз?» – диючеләр дә булды. Чыннан да, бу эшкә тотынырга безгә беркем дә кушмады, берәү дә әмер бирмәде. Ә менә китаплар укучыларга барып җитәме, кайсыларын укыйлар, кайсыларын укымыйлар, нәшриятлар халык сүзенә колак саламы – шуларны белү кирәк иде. Китап дәрьясында без бүген кайда барганыбызны, кайда торганыбызны белергә тиеш, -дип сүзен истәлекләрдән башлады Дәүләт Советы комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев. –Бәйгеләр хәзер шактый күп. Монысы исә халык бүләге, саннарга нигезләнгән бәя. Мин моны һич кенә дә идеаль бәя дип әйтә алмыйм. Бу әдәби әсәрнең – китапның эчтәлегенә, аның эшләнешенә, нәфис ос­талыгына бирелгән бәя түгел, әмма 19 ел буе үткәрелеп килүче әлеге бәйге киләчәктә дә дәвам итәчәк. 
Чәчмә әсәрләр буенча беренче урынны «Бәхеткә юл кайдан?» китабы өчен Зифа Кадыйрова алды.
 
 «Китапханәләргә Зифа Кадыйрова тартып китерде укучыларны» – бусы китапханәчеләр авызыннан әйтелгән бәя. 
 
– Бу зур җаваплылык. Халык теләгәнне бирә алырмынмы дип елдан-ел куркыта. Баштагы әсәрләрем үзем өчен генә язылган әйбер иде. Халык кабул итәр дип кем уйлаган аны. Ә бүгенге көндә укучы миннән китап таптырта, – диде беренчелекне яулаган Зифа Кадыйрова. – Кадыйрова язучы түгел инде ул, диючеләр бар. Шулайдыр да, беркем белән дә бәхәсләшмим...
 
Икенче урынга лаек булган күп­ләребезнең яраткан язучысы Нәбирә Гыйматдинова әлеге чарада тәҗел сәбәп чыгу аркасында катнаша алмады, чөнки нәкъ шул минутларда ул «Шәһри Казан» газетасы редакциясе оештырган «туры элемтә»дә үз укучыларының сорауларына җавап бирә иде. 
 
– Без монда китапның укы­лу-укылмавына бәя бирмибез. Аны халык бирә. Без бары тик шушы чараны оештыручылар һәм халыкка җиткерүчеләр генә. Шуңа күрә мин моны иң демократик бәйге дип саныйм. Чөнки кемне күпме укыганны халык үзе әйтә, – диде жюри рәисе, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим.
 
 

Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»