поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.04.2015 Матбугат

Илфак Шиһапов белән Габдрәхим интервьюсы

- Илфак, “Тишек” дигән газета чыгара башлыйсың икән. Ниндиерәк газета була ул?

– Җитди газета.

– Бу җитди газета ни хакында язачак?
 
– Сәяси-иҗтимагый темага. “Татлы тишек” дигән сәхифә дә булачак. Гади, җиңел тел белән язылган, юморга игътибар бирелгән газета. 
 
– Сафлыгы югалткан кызларны “тишек” диләр. Бу хакта сүз булачакмы? 
 
– Юк. Синең кебек бозык кешеләр генә шулай уйлый. Калганнар алай фикер йөртми.
 
Андый өлкәгә кермәгәч, тулы газета булмый бит инде ул?
 
– Юк, юк! “Тишек” дигәндә андый пычрак уйлар уйламыйм.
 
– “Кызлыгыңны кайчан бирдең” ише интервьюлар булмаячакмыни?
 
– Әгәр дә синең кебек талантлы кеше яза икән, әлбәттә, андыйлары да булыр. 
 
– Газетаңа кешеләр җыйдыңмы инде?
 
– Иң көчле татар журналистлары, язучылары белән танышмын. Ярдәм итәргә, материал язарга әзерләр. Кемнәрдер инде язып утыра. Универсаль газета булачак.
 
– Тираж җыя алмам дип курыкмыйсыңмы?
 
– Моның хәтле тираж җыям, шуның хәтле акча эшлим дию – үзмаксат түгел. Бүген миңа газета чыгару кызык, татарга мондый газета кирәктер дип саныйм. Мин акчага мохтаҗ түгел, миңа күп акча кирәкми, андый уйлар белән кайгырып йөрмим. 
 
– Тәңречелек сиңа якын темамы?
 
– Бик якын. Халкыбызның иң бөек, иң көчле чагы, ул аның үз фәлсәфәсе, үз гореф-гадәтләре, үз яшәеше. Һәм бөтен Европаны дер селкеткән татар идеологиясе.
 
– Тәңречелеккә кайчан килдең?
 
– Тумыштандыр. Килергә һәм китәргә ул бит яһүд дине түгел.
 
– Интернетта сиңа: “Дешевый әйбер эзләп йөргәнче җитди темаларга алынуыңны телим. Арзанлы проектлар эшләмә инде, Илфак”, – дип язганнар. 
 
– Менә шул кеше тотсын да үзе җитди проектлар эшләсен. Күңелемә нәрсә якын, шуны эшлим. Татар тарихы буенча елына ике-өч китап чыгарам. Газетада эшлим. Һәрберсенә җитди дип карыйм, татар телен саклауга өлеш кертәм. 
 
– Тарих буенча китапларга ничек әзерләнәсең?
 
– Һәр көнне эшлим. Мәскәү, Казан, Уфа, Самара, Оренбург архивларында утырам.
 
– Илсөя сине хатын-кыз буларак кызыксындырамы?
 
– Ничек кызыксындырмасын инде!
 
– Канәгатьләндерәме?
 
– Канәгатьләндермәсә, мин аның белән яшәмәс идем.
 
– Кем белә, бәлки проект яшәсен дип кенә бергә торасыздыр.
 
– Юк, мин андый кеше түгел.
 
– Сөяркәң бармы?
 
– Юк.
 
– Ник алай, нәрсә булды?
 
– Алай ярамый.
 
– Акчаң бетте мәллә?
 
– Бөтен җыйган акча газета ачуга китте...
 
– Ничә сум?
 
– Шаяртып әйтәм, акча җыя торган кеше түгел мин.
 
– Әллә дәрт-дәрманың кимедеме?
 
– Нәрсәкәйгә дисең?
 
– Сөяркәләргә.
 
– Зарланмыйм.
 
– Илсөя зарланмыймы?
 
– Анысын үзеннән сорыйсың инде.
 
– Сиңа әйткәне юкмы?
 
– Юк әлегә...
 
– Тазарасың, аннары ябыгасың. Үзеңне кулда тота алмыйсыңмы?
 
– Бер тазарып, бер ябыгып торганым юк. Гомеремдә беренче тапкыр ябыгуым. 
 
– Ничек ябыктың?
 
– Һәр көнне спортзалга йөрим. Яшьтән штанга күтәрдем, бокс белән шөгыльләндем.
 
– Төнлә ашамыйсыңмы?
 
– Ашыйм. Иртәнге дүрттә генә ятам бит мин. Төне буе язам, эшлим. Аерым диеталар тотып азапланганым юк алай.
 
– Тартуыңны ташларга җыенмыйсыңмы?
 
– Моңа хәтле ике пачка тарта идем, хәзер берне генә.
 
– Тагын бер бала алып кайтырга уйламыйсызмы?
 
– Андый исәпләр юк түгел.
 

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»