поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.04.2015 Мәгариф

Профессор Альберт Әбделмәнов: «Ришвәт тәкъдим иткәч, «5»лелек белгән студентларга «3»ле куйдым»

«Җир кешесе түгел ул. Бөтен физиклар шундый буламы икән, һавада оча сыман, акча, байлык, затлы кием-салым да кызыксындырмый аны, яраткан фәне – физика белән генә яши», – ди якыннары 77 яшьлек Альберт абый турында.

Чынлап та шулайдыр бу. 50 елдан артык Казанның төрле югары уку йортларында студентларга белем биргән галим әле берәр ел элек кенә лекцияләр укудан туктаган. Репетиторлык эшен дә хәзергә калдырып торырга туры килгән әле аңа. Барысы да докторлык диссертациясен язу максатыннан.

Альберт абый Әбделмәнов тумышы белән Казаннан. Кечкенәдән физика, химия белән кызыксынып үскән. Шуңа да мәктәпне тәмамлауга, Казан дәүләт химия-технология институтына укырга кергән.
 
Профессор үз гомерендә бер тапкыр да ришвәт алмаган. Берсендә студентлар акча тәкъдим иткәч, хәтта «биш»легә генә укучыларның да зачет кенәгәләренә «өч»ле куеп чыгарган. Шул рәвешле егетләргә, кызларга «сабак» биргән. Альберт абый яшь чагында Казахстанда Химия-технология  институтында да ректор вазифасын башкарган. «Ул чакта да сессия, укырга керү вакытлары башлангач, йә командировка алып китә идем, кеше күзенә күренмәскә тырыштым, ришвәт тәкъдим итмәсәләр ярар иде дип күп очракта качып йөрергә туры килде», – дип искә ала. 
 
– Тишек носки белән йөрсәм йөрим, әмма кешенең бер тиененә дә кагылмыйм, – ди ул. 
 
Альберт абый үзе турында сөйләгәнне, мактаганны бер дә яратмый. Гадел, намуслы булу кебек сыйфатлар, мөгаен, аңа әтисеннән күчкәндер.
 
Әтисе Гата ага Бөек Ватан сугышы елларында Казан дары заводында баш инженер булып эшләгән. Аның күпләгән автор таныклыклары әле бүген дә Альберт абыйда саклана. Эшендә күрсәткән уңышлары өчен  маршал Жуковтан рәхмәт хаты да бар. 
 
Сугыштан соң Гата ага Татарстан май комбинатының директоры булып эшләгән, аннары озак еллар Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булган. 
 
Альберт абый көн саен диярлек китапханәгә бара, минем белән дә озак сөйләшеп тора алмады ул, китаплары янына ашыкты,   имтиханнар тапшырып йөри икән. «Диссертация­не уңышлы яклап чыксам, тагын бер максатыма ирешер идем», – ди.
 
Фотода: Альберт абый хатыны Әнвәрә апа белән.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»