|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2009 Матбугат
CӘРИЯ ХӘБИБУЛЛИНА “БӘЛЛҮР ЯБАЛАК”ЛЫ БУЛДЫҖәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт “Тәртип сагында” дип аталган III Бөтенроссия конкурсына йомгак ясады. Анда җинаять буенча башкару системасының эшчәнлеген яктырткан иң яхшы журналист эше ачыкланды. Конкурсның финалында Россиянең 50дән артык федераль каналы һәм төбәк мәгълүмат чарасы катнашкан. Беренче урынга исә “Казан” телерадиокомпаниясе лаек булды. “Бәллүр ябалак” призы һәм беренче дәрәҗә диплом белән “Звезда-Казан” телерадиокомпаниясенең продюсеры Сәрия Хәбибуллина бүләкләнде. Ул “Темага тугрылык” номинациясендә җиңү яулады. “Адымнар” тапшыруының җитәкчесе, алып баручысы һәм продюсеры, “Башкала” яңалыклар тапшыруының хәбәрчесе Сәрия Хәбибуллина инде сигез ел республиканың җинаять башкару системасының эшчәнлеген яктырта.
Әлеге конкурста ул беренче тапкыр катнашкан. Бәйгегә аның берничә сюжеты җибәрелгән.
– Мәскәүгә чакыргач, ышанмадым. Кызыксындыру бүләге генә бирерләр, дип уйлаган идем. Әлбәттә, бу минем генә җиңү түгел, бөтен иҗат коллективының тырышлыгы нәтиҗәсе.Федераль каналлар белән беррәттән безнең эшне дә күрүләре бик куандырды, – дип шатлыгы белән уртаклашты Сәрия.
“Шәһриказан”лылар Сәрияне лаеклы җиңүе белән котлый һәм аңа иҗат уңышлары тели!
Котлауларга "Матбугат.ру" да кушыла.
--- |
Иң күп укылган
|