|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2015 Мәгариф
Күбрәк югалтабыз бит2011 елның көзендә мин ”Оптимальләштерү: нәтиҗәләр һәм перспективалар” дигән язма әзерләдем. Ул ”Ватаным Татарстан” газетасының шул елгы 16 ноябрь санында басылган иде. Нәкъ менә шул елда мәктәпләрне оптимальләштерү сәясәте бездә үзенең иң югары ноктасына җитте: мәктәпләр ябылды, урта белем бирү мәктәпләре төп мәктәпләр итеп үзгәртелде. Урыннардагы җитәкчелек уку йортлары башын кыюны белем бирү сыйфатын яхшырту максатыннан эшләнә дип аңлатты. Мин исә язганмын: ”Зур классларга куып кертелгәч (әйтик, иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торып), белем сыйфаты артыр дип бик әллә ни өметләнергә кирәкми, билгеле, чөнки белем алу коллектив эш түгел, ул – индивидуаль эш”. Ул елны минем ике балам да туган авылдагы менә дигән мәктәпне калдырып, күршедәге зур авылның зур мәктәбенә йөреп белем ала башладылар. Алар инде чыгарылыш классларына килеп җиткәннәр иде, шуңа күрә зур мәктәптәге белем бирү сыйфаты безнең эчне бик пошырды. Йомшак кына итеп әйткәндә, ул тиешле югарылыкта түгел иде. Мин һич кенә дә күрше мәктәп укытучыларын гаепләргә теләмим, алар үз эшләрен намус белән башкарырга тырыштылар, әмма төрле авыллардан җыелган параллель сыйныфлардагы күпсанлы балалар белән нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел иде һәм укытучылар төп игътибарларын уртачадан түбән балаларга юнәлттеләр. Безгә исә БДИда югары баллар кирәк иде, шуңа күрә балаларның белемен ”кондициягә җиткерү эшен” туган мәктәпнең элекке укытучыларына тапшырырга туры килде. Репетиторлар тырышты, балалар да кечкенәдән ияләнгән үз укытучыларын ярата иде һәм икесе дә имтиханны йөз һәм йөзгә якын баллар белән тапшырдылар. Шунысы кызык: уңышлары белән аларны өйгә шалтыратып та, күреп тә ”кыерсытылган” туган мәктәпләрендәге элекке директорлары һәм укытучылары котлады, ”үги мәктәп” исә эндәшмәде, тын калды.
Мин 2011 елгы язмада белем сыйфатыннан бигрәк, оптимальләштерүнең матди зыяны, икътисадый югалтулары турында сүз алып барган идем. ”Оттырдылар районнар мәктәпләрне оптимальләштереп, икътисадый яктан югалтулар кичерделәр. Моны яшер, яшермә – кара акыл белән исәпләү үк чыгымнарның артуын әйтеп тора. Сүзне югалтуның күпме булуы турында алып барырга кирәк”, – дип язганмын. Ул чакта минем кулда конкрет саннар юк иде, чөнки финанс бүлекләре һәм мәгариф идарәләре сорауга җавап бирүдән баш тарттылар.
Соңгы көннәрдә Россия Федерациясенең Хисап палатасы, медицина өлкәсендә, мәгарифтә һәм мәдәният оешмаларындагы оптимальләштерүнең ничек баруын тикшереп, нәтиҗәләрен игълан итте. ”Учительская газета” сайты бу хакта: ”Результаты шокируют”, – дип язып чыкты. ”Оптимальләштерү”, тулаем алганда, системаны иң яхшы хәлгә китерүче гамәлләрне күз алдында тотса, чынлыкта, ул хезмәт күрсәтүнең түбәнәюенә һәм белем сыйфатының начараюына китерде”. Белгечләрнең нәтиҗәсе шундый.
Хисап палатасы 2011 елда мин кара исәп белән генә ясаган югалтуларны да раслый. ”Моннан тыш, – дип әйтелә аудиторларның чыгышында, – оптимальләштерү нәтиҗәсендә 36 төбәктә белем бирү оешмаларын тоту чыгымнары кимемәгән, ә үскән. Мәсәлән, Сахалин өлкәсендә – 155 процентка, Татарстан һәм Мордовиядә – 146 процентка, Удмуртиядә – 125 процентка”. Акчаны күп тотып, түбән нәтиҗәгә ирешү өчен зур акыл кирәкми, билгеле. Әмма акчаны да киметсәләр, хәлләр бөтенләй мөшкел булачак.
Мәгариф өлкәсендә дә, башка тармакларда да эшләрнең торышын яхшырту өчен оптимальләштерү кебек перспективасыз эшләр белән шөгыльләнергә кирәкми, ә күз буяулы ялган күрсәткечләрдән генә арынырга кирәк. Күз буяу урынына реаль эшләр белән шөгыльләнергә керешелсә, бюджеттагы хәзерге акча белән генә дә салымнарны киметергә, хезмәт хакларын арттырырга, бәяләрне төшерергә, бушлай медицинаны кире кайтарырга, кризисның бар икәнен дә онытырга мөмкин булыр иде.
Ә болай оптимальләштергән саен күбрәк югалтабыз, югалткан саен күбрәк оптимальләштерәбез. Укытучыларның хезмәт хакын арттыру эпопеясын гына алып карыйк. Кыскартулар хисабына, эш сәгатьләрен арттырдылар, күп эшләгәнлектән, түләү дә зуррак чыкты, билгеле, әмма эшнең сыйфатына моның тискәре тәэсир итәсен алдан күрү өчен зур акыл кирәкми. Хисап палатасы исә педагогик хезмәткәрләрнең саны кимүен белдерә, ә кыскартылган хезмәткәрләрнең 52,8 проценты гына эшкә урнаштырылган. Бу эшсез калучыларның үз проблемасы гына түгел, чөнки Росстатның демографик фаразлары буенча, 2021 елда белем алырга тиешле балалар саны 2,5 миллионга артачак икән. Димәк, мәктәпләр санын арттыру таләп ителәчәк, әмма шуңа карамастан, Россиядә 2018 елга кадәр тагын 870 мәктәпне юк итү планга салынган инде. Өч елдан соң укытучыларны каян алырга, мәктәпләрне ничек җиткерергә, дигән сорау әлегә беркемне дә борчымый.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|