|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2015 Мәгариф
Ни өчен урыс балалары, мәктәптә дистә ел татар теле өйрәнеп тә, татарча сөйләшә алмый?Татар теле шундый катлаулымы, әллә соң өйрәтә белмибезме? КФУдагы татар теле укыту кафедрасы доценты, Казандагы 41нче мәктәптә һәм 27нче гимназиядә татар теле укытучы Николай Максимов янына беренче чиратта әлеге сорауларга җавап эзләп килдем. Әңгәмә барышында бүтән сораулар да туды. – Флера Сафиуллина белән Игорь Литвиновның урыс балаларына татар телен өйрәтүгә багышланган дәреслекләре бар иде. Укыту метод-ысулларының аермасы нәрсәдә? Нинди кимчелекләре бар? – Дөресен әйтим: Сафиуллина да, Литвинов та аның методын эшли алмады. Чөнки ул эшнең беренче этабы гына, тиз-тиз генә дәреслекләр булдырырга кирәк иде. Җентекләп эшләргә аларның вакыты да булмады. Укытучылар да юк иде. Дәреслекләр язылды, ләкин бер дәреслеккә дә методик ярдәмлек эшләнмәде. Литвинов дәреслеге сөйләм үрнәкләре булуы белән аерылып тора. Флера ханымныкында да диалог дип бирелгән үрнәкләр бар. Ләкин алар сорау-җавап, сорау-җаваптан гына тора. Бу диалог түгел, сорау алу булып кына кала. Диалог булсын өчен, син җавап бирәсең дә, аңлаганыңны раслап, сорау да бирәсең. Әйтик, синең исемең ничек, дип сорагач, минем исемем – Рәшит, дип җавап бирәсең дә, ә синең исемең ничек, дип кайтарып сорыйсың. Менә шулайрак оештырылырга тиеш аралашу, әңгәмә. Кыскасы, сөйләм яңалыгы кертелеп барылырга, сөйләм үстерелергә тиеш. Әгәр шулай корылмаса, ул диалог-әңгәмә булмый. Баштан ук диалог формасына китерүче булмады. Тел өйрәтергә алынучыларның төп хатасы бу.
– “Ана теле” он-лайн программасы буенча уку тәрбиячеләргә, укытучыларга мәҗбүри куелган дип ишеткәнем бар. Моны ничек аңларга?
– Бөгелмәгә, Азнакайга семинарга баргач, татар теле укытучыларының миңа беренче соравы шул булды: әлеге “Ана теле” он-лайн электрон дәреслеген төзүдә Сез катнаштыгызмы? Юк, дим. Шулай дигәч, нигә Казан безне мыскыл итә, дип аптырыйлар. Чынбарлыкта, әлеге программага кереп, аны өйрәнүчеләр бик аз. Ләкин Мәгариф министрлыгы кешеләренә дә, аны эшләүчеләргә дә анда кереп шөгыльләнәләр дигән күрсәткеч-сан кирәк. Чит илләрдән берән-сәрән керүчеләрне исәпкә алмаганда, аңа урыслар да, мәктәп балалары да керми. Шулай аз кергәч, татар теле укытучыларына “нагрузка” биргәннәр. Әйтик, 15-20 ел эшләгән татар теле укытучысы шул мәктәптәге урыс хатын-кызының исем-фамилиясе белән керә дә, шуның өчен эшли. “Тугыз дәрәҗәгә хәтле эшләргә кирәк, төннәр буе шуны эшләп утырабыз”,– дип зар елый укытучылар. Әле бер генә түгел, ике урыс кешесе исеменнән эшләргә кирәк. Тәрбиячеләргә дә шулай куелган: татар тәрбиячесе урыс тәрбиячесе өчен эшли. Мәгариф министрлыгы районнарга “йөкләмә” җиткерә: сезнең районнан быел шуның хәтле кеше әлеге программага керергә тиеш. “Ана теле” он-лайн программасының эш нәтиҗәсе бу. Күз буяу дип кенә әйтү аз моны.
– Ә менә Чехиядә берничә тел укыту бик яхшы куелган диләр.
– Анда балалар полилингваль программа буенча укый. Әнә Татарстанда ачылган төрек лицейларының да программалары шундый иде. Татар теленә – дүрт сәгать, инглиз теленә уналты сәгать бирәләр, бөтен фәннәрне диярлек инглиз телендә укыйлар иде. Нигә татар теленә дүрт кенә сәгать, чөнки укучыларның барысы да диярлек татар балалары. Төрекләр полилингваль программа буенча укытты.
– Казанда күп тел өйрәтүгә корылган андый программа буенча эшләүче мәктәпләр күпме?
– Министрлык мәктәпләргә дүрт төрле программа буенча эшләргә рөхсәт итә. Мәктәпләр үзләре сайлап ала. Шунысы кызганыч: мәктәпләр татар теленә иң аз сәгатьләр бирелгән программаны кабул итә. Хәзер бер генә мәктәп-гимназиядә дә атнасына биш сәгать татар теле укытучы калмады бугай инде. Шулай булгач кайдан килеп полилингваль мәктәп булсын ул?!
– Сингапур методы турында нәрсә әйтерсез?
– Чынбарлыкта андый метод юк. Министрлык дәрәҗәсендә өстән төшерелә ул. Сингапур укуларына мәктәп директорларын, завучларын чакыралар да, шуның буенча эшләгез, диләр. Хәзер укытучы буталып бетте. Сингапурдан килеп укытып йөргән кешеләр дә аның нәрсә икәнен белми. Ул методмы, методикамы, технологияме дип сорыйсың – нәрсә икәнен үзләре дә белми. Ул дәрестә, билгеле бер этапта кулланыла торган элемент кына. Гадәттә татар теле укытучыларына махсус курслар үткәрелә. Укытучылар, мәктәбенә кайткач, шуның буенча эшләргә тиеш. Дүртәрләп утырталар да, имеш, лидер әзерлиләр. Тик дүрт баланың берсе генә эшли. Калганнары рәхәтләнеп утыра. Балаларны надан калдыруның бер юлы гына бу. Файдасына караганда, аның зыяны күбрәк. Укытучылар шул форма белән эшләмәсә, яңалыгы юк булып чыга, урын ала алмый. Татар телен укыту методикасы кайда? Укытучыда милли горурлык булырга тиеш. Киресенчә, безнекеләр үзләре Сингапурга барып ничек укытырга кирәклеген өйрәтә ала.
– Укучыларны катлаулы кушма җөмләләргә анализ ясый белергә өйрәтү нәрсәгә кирәк? Әмирхан Еники, Лев Толстой тәрбиялибез дип уйлыйлармы икән?
– Алар да грамматиканы белеп язмаган. Мин кушма җөмлә синтаксисын бөтенләй әйтмим. Ләкин бала беренче сыйныфтан башлап кушма җөмлә кулланып сөйли. Мин Казанда яшим, мин яшәгән шәһәр бик матур, дип әйтә ул. Бу инде синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә. Аның терминны белүе мәҗбүри түгел, ләкин бу җөмләне әйтә белергә тиеш. Аны анализларга да тиеш түгел, минемчә. Мәсәлән, мин язам, Марат укый, дип әйтә бит ул сөйләшкән вакытта. Бу инде тезмә кушма җөмлә. Ул үзеннән-үзе килеп чыга. Әйтик, мин беләм: әни миңа бүләк алып кайта, ди бала. Бу да кушма җөмлә. Аны өйрәтергә генә кирәк. Интонация белән бирелә ул. Җөмләне анализлый белү тормышта кирәк түгел. Ул татар теле, урыс теле укытучылары өчен, филологларга кирәк. Ике яшьлек бала сөйләшә башлый. Грамматиканы белмәсә дә, дөрес итеп әйтә. Җип-җиңел ул – сөйләшергә өйрәтү. Мәктәп дәреслекләрен карагыз: башта теория, аннан күнегүләр бирелә. Урыс баласына да материал шундый тәртиптә өйрәтелә. Шул ук вакытта татар балалары да матур, дөрес итеп сөйләшә белергә тиеш. Дәреслектә сөйләм юк бит. Укучы балалар гына түгел, студентлар да үзе турында яза белми. Грамматиканы үтә ул, әмма аны сөйләмендә кулланмый. Сөйләмендә кулланмагач, өйрәтүдән файда юк. Төп максат – баланы матур сөйләшергә, фикер йөртергә өйрәтү. Сөйләшә белү – ярты бәхет ул. Кеше матур итеп аралаша, фикерен җиткерә белергә тиеш. Шул чагында гына ул дәрәҗәгә ирешә. Күлмәгеңә карап түгел, сөйләмеңә карап бәя бирәләр. Кеше сөйләшә белә икән, димәк, яза-анализлый да белә.
– Сез, урыс баласына, татарча аралашу өчен, 700 сүзне, телебездә булган утыз сөйләм калыбын белү җитә, дисез. Үз технологиягезне кыскача гына аңлатып китегез әле. Әллә аны метод дип әйтү дөресрәкме?
– Телгә өйрәтү ысул-метод та, методика да түгел, технология ул. Технологик процесс. Беренче класста татар телен өйрәнә башлаган бала унберенче класстан татарча яхшы аралаша, дөрес итеп яза белүче кеше булып чыгарга, технологик күренеш-хәл менә шулай тәмамланырга тиеш.
– 700 сүз кирәклеген кайдан исәпләп чыгардыгыз?
– Бу бик гади. Татар телендә ничә сорау сүз бар? Кем, нәрсә, нинди, кайсы, ничек, ничә, нигә, кайчан, нишли, нишләми. Бетте. Сүзлеккә ничә мең сүз тупланса да, шул сорауларга гына җавап бирә. Сөйләм процессында иң еш кулланыла торган сүз – фигыль формасы ул. Фигыльләрне берләштерергә кирәк. Әйтик, хәрәкәтне белдерүче фигыльләр бар. Бару, кайту, керү, чыгу, менү, төшү, килү, китү, эшләү, ясау. Бетте, башка юк. Монда бөтен нәрсә хәрәкәтне белдерә. Кемдер каядыр бара, чыга, эшли, менә, төшә, кайта... Гел шул түгәрәктә. Төп фигыльләр болар. Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләргә тукталыйк. Әйтик, барам – кайчан, кем белән, нәрсәдә, ничәдә, ничек. Менә шушы сорауларга алда телгә алган фигыльләр җавап бирә. Тагын берничә калып – уйлау, мөнәсәбәт фигыльләре бар. Менә шуларга нигезләнеп сөйләм калыбы төзелә. Болар бөтенесе утызга сыеп бетә. Мәсәлән, телче галим Зәкиев, 52 калып бар дип, минекеләрне бераз киңәйтергә тәкъдим итте. “Синтаксик нигездә генә сөйләшергә өйрәтергә мөмкин. Яшьрәк вакытым булса, синең эшне дәвам итеп, урыс балаларына дәреслек төзергә үзем дә алыныр идем. Элек дәреслек төзергә алынучылар синтаксик нигезне аңлап бетермәде”, – дип үзенең хуплавын җиткерде.
Мөнәсәбәт фигыльләре турында аерым әйтеп китәсем килә. Яратам, яратмыйм, хөрмәт итәм, хөрмәт итмим. Икәү генә алар. Мин хөрмәт итәм. Кемне? Әтиемне, әниемне, бабамны, дустымны. Ни өчен? Менә кушма җөмлә. Әбием булган өчен. Бабаем булган өчен. Менә шулай утыз калып килә дә чыга. Сүзләр 700дән арта да алмый. Бер үк сүзләр кабатлана гына. Дөрес, синонимнар күп инде. Ә менә Сафиуллина төзегән программаларда, бала ел саен 1500 сүз өйрәнергә тиеш, диелгән. Ун елга тапкырласаң, 15 мең сүз килеп чыга. Шул хәтле сүз ятлауның нигә кирәге бар? Бу бит сөйләм теле.
– Беренче дәрестә үк татарча сөйләштереп буламы?
– Була. Теләсә кайсы аудиториягә кереп, беренче көнне үк мин аларны татарча сөйләштереп чыгып китәм. Әйтик, беренче дәрестә үк, мин яратам, дип яздырам. Кемне яратасың? Әниемне, әтиемне, абыемны, апамны, энемне, сеңлемне, күршемне, Марияне, Светаны. Сөйләм калыбы өч этаптан тора. Сөйләм калыбында беренче этап – беренче затның сөйләме ул. Ул үзе турында сөйли, сөйләгәндә фикерләргә дә өйрәнә. Икенче этапта, монолог нигез итеп алына да икенче зат килеп керә, диалог башлана. Беренче зат, мин әтиемне, әниемне, энемне, сеңлемне... яратам, дип бөтенесен әйтеп бетерә дә икенче заттан сорый: Саша, син әниеңне яратасыңмы? Монда инде әңгәмә башлана. Әйе, әйе, мин әниемне, чынлап та, яратам, дип җавап бирә тегесе. Беренче зат белән икенче затның рольләре алышынып тора. Кем сорау бирә – ул беренче затка әйләнә. Рольләрне алмашып, бер-берсен тулыландырып, аралашу китә. Биредә, әйе, юк кебек сүзләр, кереш, эндәш сүзләр, ымлыклар килеп керә, сөйләм матурая. Сөйләм матурайгач, сөйләшәсе килә башлый. Өченче этапта өченче зат катнаша. Ул таныш кеше дә, чит кеше дә булырга мөмкин. Әйтик, тукталышта дустыңнан тыш тагын бер кеше басып тора. Аңа мөрәҗәгать итеп, зинһар, әйтегез әле: Камал театрына ничәнче автобус бара икән, дип сорыйсың. Ул да театрга бара икән, сөйләмгә аның – өченче затның да катнашып китәсен көт тә тор.
– Димәк, сөйләмнең өч этабын да беренче класста ук өйрәтә башларга кирәк?
– Әйе, өч этап та беренче класста ук үтелә. Класстан класска сөйләмне катлауландырып кына була. Сыйныфта текст, кайсыдыр бер әсәрдән өзек, шигырь бирелә. Укытучы шушы шигырь текстын да сөйләм калыбына сала. Әйтик, Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” дигән шигыре бар. Мин тактага, кемгә, дип язып куям. Укучы, миңа, энемә, сеңлемә... дип тутыра башлый. Шигырьдә, әни кирәк, дип кенә язылган. Укучы, әти, бабай, әби... кирәк, дип тутыра башлый. Менә сөйләм калыбына салу җиңелме?!
– Димәк, балаларга татар телен генә түгел, инглиз, француз, немец телләрен дә, сүз ятлатып түгел, шушылай – сөйләм калыпларына нигезләнеп өйрәтергә кирәк? Димәк, Сез уйлап тапкан технология – универсаль технология?
– Әйе, дөрес әйтәсез. Чит телләрне дә өйрәтә белмиләр. Әгәр без инглиз телен дә шушылай – минемчә өйрәтсәк, зур уңышларга ирешер идек. Чынлап та, бездә инглиз телен укыта белүче юк. Инглиз телен ятлатып өйрәтәләр. Ятлатып сөйләшергә өйрәтеп булмый. Бу технология теләсә кайсы телгә бара.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|