|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2015 Шоу-бизнес
Казан артистлары Самараны “кыздырды”5 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Казан артистларының “Зур концерт”ы тулы залда гөрләп узды. - Минем буем кечкенә булганга күрә залны “кыздырырга” чыгарып җибәрделәр, көнләшеп торсыннар әле, көчлерәк алкышлагыз, - дип тамашачыларны көлдерде сәхнәгә беренче булып чыккан “Татар җыры-2013” бәйгесе лауреаты Илназ Гарипов. Һәм ул чынлап та үзенең “Яратам!” дигән җыры белән залны “кабызып” җибәрде. Аңардан соң сәхнәгә чыккан Ленар Сәйфиевнең “Көтәм сине, көтәм”, Эльвира Хамматованың “Рәхмәт сиңа” җырларын да самаралылар көчле алкышларга күмеп озаттылар. Автор-башкаручы Нияз Җәләловның “Кило ярым прәник” җыры мәзәк булып тоелса да, бу мизгелләрдә һәркем үзенең әнкәсен исенә төшереп утыргандыр. Һәрберебезне алар сагынып көтеп алалар, кунак итәләр, суыткычта һәм базда булганның барысын да төяп җибәрәләр, ә икенче кайтуыбызга тагын әзерләп куйган булалар инде. Моның өчен бездән аларга кило ярым прәник...
Ә менә татар җырларын һинд көенә башкаручы Индира, минемчә, бу матур җырларны үз көйләребезгә салып җырласа, тагын да матуррак булыр иде кебек. Хәер, һинд кинофильмнарын яратып караучылар өчен җырчының чыгышы зур бүләк булгандыр. Индираның һинд кызларына охшатып биюен һәм җырлавын “браво” дип кычкырып озаттылар.
Татарстан Республикасының атказанган артистлары, ирле-хатынлы җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповларны самаралылар күптән беләләр һәм һәрвакыт бик җылы кабул итәләр. Алар үзләрен сәхнәдә тота беләләр, җыр-биюләре дә сокландыргыч була.
Яшь җырчы Морат Гайсин да дәртле “Яз килә!” җыры белән алдан җырланган “Якыннарым”нан алган моңсу тәэсирләребезне таратып, кәефебезне күтәреп җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы чыгып торучы Эльвира Сөләйманова, Булат Нигъмәтуллин, “Артур һәм Марат” дуэты, Ләйсән Гыймаева кебек танылган артистлар залны тәмам “кыздырып” бетергәч чыккан яшь җырчы Илгәрәйгә зал да кушылып җырлады.
Концертны алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Әйваз Садыйров та: “Сәхнәдә төтен! Янабызмы, әллә концерт шулай кызу барамы?!” - дип шаяртып, “кызган” концертка үз өлешләрен керттеләр.
Чыгыш ясаган һәр артист самаралыларга карата сәламнәрен җиткереп, яратуын белдереп торды, ә тамашачылар кайнар алкышлар белән җавап бирделәр.
Ләкин тамашаның ахыры гына ямьсез килеп чыкты: алып баручылар “Зур концерт”ның ахырына якынлашуын игълан итәргә дә өлгермәделәр, ә Самараның “рәхмәтле” тамашачысы инде дәррәү кубып гардеробка таба ыргылды. Шулай итеп, Казаннан ерак араны якын итеп килгән артистларга ярымбуш залга баш ияргә чыгарга туры килде. Үзебезне “культурный” кеше дип санап, концерт карарга килгәнбез икән, тагын биш минут кына түзеп, артистларны тиешенчә озатсак, яхшырак булмас идеме икән? Артист халкы бик нәзакәтле, нечкә күңелле, үпкәчән халык бит ул.
Дөрес, бу кичәдә ниндидер сәбәпләр аркасында чишенү бүлмәсендә тамашачыларга ике кеше генә хезмәт күрсәтә иде. Шуңа күрә чират та зур булды. Тик, яхшылабрак уйласаң, сәхнәгә хушлашырга чыккан җырчыларга, өч сәгать буе уйнаган инструменталь ансамбль егетләренә шундый ял кичәсе бүләк итә белгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерергә әллә ни күп вакыт та кирәкми иде бит. Казан артистлары ни уйлагандыр, белмим, ә менә кайбер тамашачыга бу бер дә ошамады.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
Алия АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|