|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2015 Сәясәт
Латыйпова 317 млн, Әминов 15 млн, Гафуров 9 млн - депутатлар керемнәрен күрсәттеТатарстан Дәүләт Советы депутатлары 2014 керемнәре турында декларацияләрен тапшырды. Мәсәлән, "Бәхетле" кибетләре хуҗасы Мөслимә Латыйпова узган елны 317,4 миллион сум акча эшләгән. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовның кереме 15,7 миллион сум, ә аның хатыныныкы 25,3 миллион сум.
"ТФБ Холдинг" оешмасы җитәкчесе Роберт Мусин 187,4 миллион сум акча эшләгән.
Майонез җитештерүче депутат Вадим Махеевның узган елгы кереме - 2,1 миллион сумны тәшкил итә.
Ә КФУ ректоры Ильшат Гафуровныкы - 8,9 миллион сум. Гафуровның хатыны исә нибары 615,6 мең сум гына эшли алган.
Чагыштыру өчен: Россия президенты Владимир Путин 2014 елда 7,654 миллион сум акча эшләгән. Илшат Әминовтан ике тапкыр кимрәк.
--- |
Иң күп укылган
|