поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.04.2015 Шоу-бизнес

Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримов бөтен халык алдында өйләнешүләрен игълан итте

Әлеге вакыйга татар шоу-бизнесында тәүге тапкыр оештырылган “Тамада-шоу” проектында булды. Ул көнне бер сәхнәдә Казанның иң популяр 20 тамадасы чыгыш ясады. Ә иң ахырда “Болгар радиосы” ди-джейлары Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримов нәкъ шул көнне өйләнешүләрен сәхнәдән яңгыраттылар.

Шоу итеп оештырылган тамаша булгач, әлбәттә, барысы да чынбарлыкка туры килеп бетмәскә мөмкин. Intertat.ru хәбәрчесе бу хәбәрнең никадәр дөреслеккә туры килүен ачыклар өчен "гаепле"ләр белән элемтәгә керде. 

"Кияү" Илфар Кәримов:
 
- Илфар, сезне Айгөл Хәйруллина белән “Тамада-шоу” проектында өйләндерделәр...
 
- Айгөл Хәйруллина белән без күптәннән бергә эшлибез. Радиода эшләгәнемә дә 10 ел. Төрле юбилейларда, банкетларда, шулай ук сәхнәдә дә бергә алып барабыз. Шуңа күрә күп кешеләр бездән: “Сез ирле-хатынлы мәллә?” - дип сорыйлар. Әлбәттә, ирле-хатынлы түгел. Бары тик коллегалар гына. “Тамада-шоу” проектына әзерлек башлангач, оештыручылар ике популяр алып баручыны өйләнештерергә кирәк, диделәр. Биредә катнашкан тамадаларның күбесе парлы яки гаиләле иде. Өйләнешмәгәннәрдән Айгөл белән без булып чыктык. Ирле-хатынлы булуыбыз турында сүзләр дә йөргәч, безне кәләш белән кияү образларында сәхнәгә чыгардылар. Безнең туйны сәхнәдә уздыралар. Ә килгән тамашачы банкет кунаклары буларак утырды.
 
- Образ образ белән, кеше алдау түгелме соң?
 
- Розыгрыш дип әйтик. Кеше алдау дип әйтмәс идем. Минем өйләнүем – шәхси тормышым. Кеше ышана икән - ышана, ышанмый икән - ышанмый. Күптән инде безне өйләнешергә йөриләр дип сөйлиләр иде. Шуңа күрә без ул сүзләргә нокта куярга булдык та, шулай итеп сәхнәдә туй ясадык.
 
- Айгөл Хәйруллина белән яшь аермагыз да бар түгелме?
 
- Яшь аермасы... 7-8 яшькә өлкән ул миннән.
 
- Сәхнәдән сезне Казанның ЗАГСында язылышып, хәзер бирегә киләләр дип тә игълан иттеләр бит...
 
- Театральләшкән номер иде ул. Розыгрыш! “Тамада-шоу” булгач, туй уздырмый калу мөмкин түгел иде.
 
"Кәләш" Айгөл Хәйруллина:
 
- Айгөл, мондый розыгрышка ничек бардыгыз?
 
- Һәрбер шоуда ниндидер бер кеше ышандырырлык яисә кеше озак итеп сөйләрлек “изюминка” булырга тиеш. “Тамада-шоу”ның да кульминациясе итеп безне өйләндерергә булдылар. Сценарий буенча да сәхнәдә туй барды.  Илфар белән без 10 елдан артык тамада булып йөрибез. Без аның белән дуслар. Ялган өйләнешүебез хакында әти-әниләребезгә әйтеп рөхсәт алдык. Илфар бер тапкыр да өйләнмәгән. Шулай булгач, әле аның өйләнәсе бар. Миңа да кияүгә чыгасы булыр. Минем бит әле 15 яшьлек улым да бар. Бу розыгрышта катнашу рөхсәтен аннан да сорадым. “Әнием, киләчәк эшеңдә, үсешеңдә ниндидер табыш китерә торган юл була икән, мин каршы түгел”, - диде ул.
 
- Шулай да бу розыгрышка әзерлек ничек барды соң? Күлмәк сайлау, прическа, макияж һәм калганы...
 
- Хәзер чын-чынлап кияүгә чыга калсам, бу адымга барырга җөрьәт итмәс идем (көлә). Туй күлмәген сайлау гына да катлаулы эш булып чыкты. Ярый без сәхнәгә Илфар белән киенеп-ясанып кына чыктык. Башка яктан фикер йөртсәк, яшь парларга ресторан сайлау, тамада турында да уйларга кирәк. Ә киемгә килгәндә, ул яктан бик җаваплы мин. Гомеремдә дә кием тектергәнем юк. Кибетләрдә 100 тапкыр киеп карап алам. Шуңа туй күлмәген сайлау да җиңелләрдән булмады. Аны мин прокатка алып тордым. 
 
Бу розыгрыш алдыннан уйланулар күп булды, әлбәттә. Репутациямә йогынтысы булмасмы, дип тә уйландым. Илфарның да киләчәктә өйләнәсе бар. Йөргән кызы булыр. Бу тамашаны ишетеп, син бит инде аерылган, дип тә әйтүе бар. Илфар да шоу өчен кирәклегенә төшенде. Без "өйләнешү"ебезне бер кешегә дә әйтмәдек. Хәтта таныш тамадалар арасында да әлеге розыгрышка чын күңелдән ышанучылар булды. Безнең арада бары дуслык кына була ала. Шатлыкларыбызны да, кайгыларыбызны да уртаклашабыз. Хәтта ир кеше эшен эшләргә туры килгәндә кайчакта аңа мөрәҗәгать итәм. Безнең турыда йөриләр алар дип күптән сөйлиләр иде инде. Ир-ат белән хатын-кызны бергә күргәч, халыкта болар йөриләр икән, очрашалар икән, йоклыйлар икән, дигән сүз таралу киң таралган. Ир-ат белән хатын-кыз арасында ниндидер бизнес килешүләр булган сыман, бездә дә нәкъ шулай. Яхшы дусларымны беркайчан да югалтырга теләмим, шуңа күрә дусларым белән йокламыйм да, үбешмим дә (көлә). 
 
Яшерен-батырын түгел, яраткан кешемнән әлеге розыгрышта катнашу рөхсәтен сорадым. Шоу өчен кирәк булгач, ул каршы килмәде. Ә Илфар белән өйләнешүебезне белүчеләрнең күбесе шатланды гына. Сәхнә артындагы тамадалар, “Зө-Ләй-Лә” триосы кызлары: “Сезнең өйләнешүегезне белгән булсак, чәчәкләр алып килгән булыр идек”, диделәр хәтта. Сәхнәдән шигырьләр үк сөйләгәч, чыннан да шулай дип кабул иттеләр.
 
Проектның авторы Зәмирә Рәҗәпова: 
 
- Айгөл белән Илфарның өйләнешүләренә кемдер ышанды, кемдер юк. Шул ук рус шоу-бизнесын алыйк. Анда бөтен җырчыларны бер-берсенә өйләндереп, кияүгә биреп, хәтта аерып та бетерү очраклары күзәтелде. Ничек кенә булмасын, халыкка бу кызык. Ә безнең очракта уйлап чыгарылган әйбер түгел. Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримовның бергә булулары халык телендә йөргән әйбер. Чөнки ди-джей эшендә дә, тамада булып та бергә йөриләр. Инде халык ирле-хатынлымы сез дип, үзләреннән үк сорый башлаган иде бит. Ә ни өчен аларның бергә икәненә инандырып, пиар алымы итеп кертмәскә дип уйладык та, без аны эшләдек. Чөнки “Тамада-шоу” проекты туйларга багышланган. Барыбер бу тамашада кәләш белән кияү булырга тиеш иде һәм алар аның фишкасы булдылар да. Ә без, үз чиратыбызда, әлеге розыгрыш өчен барлык халыктан гафу үтенәбез.
 
 
1
 
 
2

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 16.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»