|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2009 Җәмгыять
ЭШТӘН КЫСКАРТСАЛАР, МӘХӘББӘТЕҢНЕ ЭЗЛӘ!Телевидение каналларыннан бара торган ярымкино, ярымтапшыруларга инде аптырамыйбыз да бугай. Баштарак зур кызыксыну белән карый башлаган "Дом-2" тапшыруы да тәмам туйдырды. Кызыксыз була башлады. Йөзләгән катнашучы алышынды, парлар бер-берсе белән буталышып, кемнәр өйләнешеп, кемнеңдер баласы туып, әллә ниләр булып бетте. Баштарак бирегә килгән катнашучылар йолдызга әверелеп, үзләре теле-радиокомпанияләрдә тапшырулар алып бара, концертлар белән чыгыш ясый. Аларның бирегә килү максатлары да шуннан гыйбарәт – тапшыруда катнаштыңмы, үзеңә PR ясыйсың дигән сүз. Нәрсә телим, шуны эшлим
Нәкъ менә шуннан гыйбарәт тә инде проектта катнашучыларның эшләре. Тапшыру бернинди цензурага да, таләпләргә дә буйсынмый. Бер кеше проектка берничә тапкыр килеп китә. Кемнең кемлеге проект барышында гына ачыкланырга мөмкин. Югыйсә илкүләм проектта катнашасы кешеләр энә күзеннән үткәрелергә тиеш кебек. Бәлки бу махсус шулай эшләнә торгандыр. Чөнки тапшыруны тикшергән бер төркем белгечләр – Россия Фәннәр академиясе киңәшчесе Н.Римашевская, медицина фәннәре докторы, Россиянең атказанган табибы Ф.Кондратьев, Мәскәү дәүләт университетының социология һәм демография кафедрасы җитәкчесе, Федерация Советының социаль сәясәт комитеты эксперты А.Антонов, "Проект Барьер" коммуникацияләрне тикшерү үзәге директоры Н.Маркова фикеренчә, "Дом-2" тапшыруы гаилә, ир-хатын, балалар, ярату, бер-береңне хөрмәт итү, сафлыкка омтылу кебек кешелеклелек сыйфатларын юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Тикшерү барышында проектны оештыручыларның күп кенә закон актларын бозып эшләгәнлекләре ачыкланган.
Әйтик, тапшыру барышында Кавказ ягыннан килгән Рөстәм исемле егет башкаларга каршы куела. Чөнки ул рус милләтеннән түгел. Шуңа күрә ир-егетләр арасында тарткалашу барлыкка килә. Аннан соң, бу вакыйга җайланып, онытыла башлагач, бергә җыелып сөйләшү вакытында Рөстәмнең кайчандыр ирләр белән дә җенси мөнәсәбәткә кергәнлеге ачыклана. Ул моны үз теле белән әйтә. Проектта катнашучылар арасында "чыш-пыш" китә. Җенси бозыклык табигатькә бәйләп аңлатыла да гадәти әйбер итеп калдырыла.
Белгечләр проектны порнореклама таратуда гаеплиләр. Кайчандыр порнойолдыз булып эшләгән Елена Беркова баштарак егетенә тугры булган мөлаем кыз итеп тасвирлана. Соңыннан тапшыруны алып баручы Ксения Собчак аны кайчандыр порнофильмда төшкәне өчен проекттан куа. Елена исә, мин гаепле түгел, моны минем беренче ирем эшләгән, гаилә сюжетларын интернетка элгән, дип аклана. Болар барысы да махсус эшләнә, дип раслый белгечләр. Беренчедән, тапшыруга сайлап алына торган кешеләр тикшерү узарга тиеш, икенчедән, башка каналда күрсәтелгән бер тапшыру вакытында Елена белән Ксениянең якын дуслар булуы ачыклана. Өченчедән, аны хурлап куып җибәрәләр дә, ул да түгел, бай бер бизнесменга кияүгә чыкканлыгын сөйләп, туеннан репортаж күрсәтәләр. Дүртенчедән, Беркованың фахишә булып эшләгәнлеген белү бик күпләргә җитә калды. 18-26 яшьлек ир-егетләр сайтлардан Беркова катнашындагы порнофильмнарны, фотоларны телефоннарына яздырып ала башладылар.
Проектка тагылган тагын бер гаеп – ул гомосексуализмны пропагандалый. Мондый ориентацияле кешеләр биредә югары интеллектлы, артык акыллы итеп күрсәтелә. Әйтик, Сергей дигән катнашучы кайчандыр ир кеше булып, соңыннан операцияләр ярдәмендә хатын-кыз кыяфәтенә кергән Эрика белән парлаша. Проектта фахишәлеккә өндәү кебек гаеп тә бар, ди белгечләр. Мисал өчен, проектның Алена Водонаева, Ольга Бузова кебек иң чибәр дип табылган кызлары ирләр өчен чыгарыла торган журналларда шәрә килеш фотога төшерелгәннәр. Һәм аларның моның өчен зур гына гонорар эшләп алулары да яшерелми.
Биш ел дәвам иткән әлеге тапшыруда әллә ни яңалык юк. Һаман бер үк төрле сюжетлар кабатлана: танышу, үбешү, йоклау, тәмәке тарту, сугышу, бирегә килгән кешеләрнең тормышларыннан репортаж... Белгечләр фикеренчә, бу күренеш 18-25 яшьлекләр өчен аеруча куркыныч, алар проект тарафыннан тәкъдим ителә торган стереотиплар йогынтысына бирелгәнлекләрен сизми дә калырга мөмкин. Ахырда аларның яшәү рәвешләре нәкъ менә проекттагы яшьләрнеке кебек була. 25 яшьтән өлкәнрәкләрне исә проект күрсәткән фильмнар заманча яшьлек шундый булырга тиеш дигән фикергә ышандырырга тырыша.
Ашау – байдан...
Шунысы кызык, проектка килеп үзеңне рекламалау өчен бернинди дә көч түгәргә кирәкми. Парыңны табып, берләшеп, үзең төзегән йортка лаек булганлыгыңны исбатлау да җитә. Ә йортка кызыкмаслык түгел. Әле бер генә йорт булса икән! Биш елдан бирле әллә ничәшәр катлы евройортлар калкып чыкты. Шуңа да карамастан, төзелеш дәвам итә. Аны нинди акчага төзиләр, проектта катнашучылар кем хисабына ашый, кем хисабына яши, аларга хезмәт хакы күпме түләнә? Ни өчен мондый проектларга акча бар, ә гади эшчегә юк? Болары – караңгы.
"Комсомольская правда" журналистлары да инде күптәннән бу сорауларга җавап эзли икән. Алар уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, әлеге проектның бик зур табыш алуы ачыкланган. Рекламаны гына алыйк. Тапшыру вакытында күрсәтелгән бер минутлык реклама уртача 45-50 мең сум тора. Тапшыру бер сәгать дәвам итә, аның 15-20 минутын реклама тәшкил итә. Шулай итеп, тапшыруның рекламадан керә торган айлык кереме 1 миллион сумнан артып китә.
Рәсми мәгълүматлар буенча, тапшыруны караучылардан ай буена миллионга кадәр sмs-хат килә. Аларның һәрберсен берәр доллардан гына исәпләсәң дә, айга бер миллион долларлык табыш килеп чыга. Моңа өстәп, тапшыруның үз журналы да чыгып килә. Аның уртача бәясе 60-70 сум. Тугыз миллионга якын тираж белән басылган журналларны сатудан да хәйран гына акча керә дигән сүз. Ник дигәндә, бигрәк тә мәктәптә укучы үсмерләр әлеге журналларның яңа санын көтеп ала. Менә шушы төп табышларны бергә кушкан очракта, саллы гына сумма килеп чыга. Шулай булгач, проектта катнашучыларга түләнә торган хезмәт хакы да аз булмаска тиештер.
Рәсми мәгълүматларга караганда, проекттагы бер кешене тәэмин итү өчен тәүлегенә 30 доллар күләмендә чыгым каралган. Әлеге суммага ашау, электр энергиясе һәм телефоннан сөйләшү, кием, китаплар, чәчәкләр, бүләкләр сатып алу керә. Шулай итеп, бер айга бер кешегә 900 доллар акча тотыла дигән сүз. Газетага биргән әңгәмәсе вакытында хәзер проекттан китеп, үзе тапшырулар әзерләүче Роман аена 30 мең сум күләмендә хезмәт хакы алып яшәгәнлеген сөйләгән. Бер караганда, ашарга, юлга, вак-төяккә акчаны көн саен проект биреп тора, шуның өстенә эш хакы да бар. Начармыни?
"КП" тап булган нәтиҗәләр буенча, әле яңа гына проектка килгән кешеләр аена өч йөз долларга кадәр генә хезмәт хакы ала икән. Ә инде еллар буе биредә яшәргә күнеккәннәрнең акчалары күбрәк чыга, ике мең долларга кадәр! Катнашучыларның бер киткәч кире кайтырга атлыгып торуларын бәлки әнә шуның белән аңлатып була торгандыр. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, икенче төрле итеп әйткәндә. Өстәвенә бушлай секс, аларча әйтсәк, мәхәббәтеңне таба алу мөмкинлеге дә юк түгел.
Проект 2010 елга кадәр дәвам итәр дигән фараз бар. Әмма бусы да әле төгәл мәгълүмат түгел. Тапшыруларга караганда, илдә барган икътисадый кризис проектка янамый. Шулай булгач, кыскартулар да, шәт, булмастыр.
Шуңа аптырыйм: ни өчен бездә кешеләрне бозыклыкка өндәү өчен акчаны кызганмыйлар, ә тәрбияви, кешеләргә реаль ярдәме тия торган чараларга бюджетның акчасы җитми дип җавап кайтаралар?!
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|