|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2015 Әдәбият
Ләбиб Лерон: Әдәбиятны графоманнар бастыТатар әдәбиятына алар көчле дүртлек булып килеп керде – Газинур Морат, Ркаил Зөйдулла, Ләбиб Лерон һәм Ләис Зөлкарнәй. Ләбиб Лерон шулар арасында журналистика факультетын тәмамлаган бердәнбер каләм иясе. Калганнары әдәбиятчы булырга укыган. Димәк, Ләбиб Лерон әдәбият үренә күтәрелер, әдәби журналның баш мөхәррире булыр өчен икеләтә көч куйгандыр дип фаразларга кирәк. Хәер, Ходай биргән сәләте дә, үҗәтлеге дә җитәрлек. Юморист-язучы буларак танылса да, әдәбиятның һәр жанрында үзен сынап, күркәм генә үрнәкләр бирде Ләбибебез. Бүгенге әңгәмәдә язучы, шагыйрь, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән иҗат, каләм көче хакында сөйләшәбез. - Язучы өчен иң мөһиме нәрсә? - Сыйфатлы әсәр язу, дип уйлыйм. Үзем эшләгән балалар әдәбияты өлкәсендә дә, өлкәннәр өчен язганда да сыйфатлы әсәрләр иҗат итү кирәк. Әмма иҗатчының туктап торган чоры да булгалый. Бу хәтта Пушкинда да очрый...
- Шагыйрь, язучының әдәби үсеше бертөрле генә булмаска да мөмкин.
- Халык әйтә бит: “Тавыкның һәр салганы алтын йомырка түгел”. Язучының да һәр язганы шедевр була алмый. Камил әдәбият та, уртакул әсәрләр дә иҗатчы өчен бик кадерле, чөнки ул аның каләменнән тамган, күңелендә бөреләнгән. Ә инде бастыру яки китап итеп чыгаруга килгәндә, сак эш итәргә кирәк. Бу очракта инде язучы үзе зәгыйфь әсәрләрен укучыга тәкъдим итүдән тыелып калырга тиеш. Китап нәшриятында, гадәттә, мөхәррирләр эшләде. Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Фәиз Зөлкарнәй, Наис Гамбәр зур дәрәҗәгә ия мөхәррирләр иде.
- Ул буын китеп барды бит инде...
- Әйе, хәзер ничек телиләр - шулай, күбрәк автор теләгәнчә чыга башлады. Әдәбиятны графоманнар басты. Акча түләп чыгару – заказлы әдәбият күренешләре пәйда булды. Бу очракта мөхәррирләрнең хаҗәте калмады, дип әйтергә дә ярыйдыр.
- Ләбиб абый, язучы һөнәре элегрәк кызыклырак идеме, әллә инде хәзер, сүз иреге заманында, “капиталистик шартлар” иҗатчы калебе өчен якынракмы?
- Элегрәк цензура бар иде. Язучы, әйтәсе килгән фикерен яшереп, ниндидер алымнарга төреп әйтә алды, эзоп теленә күчереп дип әйтимме? Тар, ә кайчандыр киң даирә дә моны белеп, аңлап ала торган иде. Күп әсәрләр кулъязма рәвешендә кулдан-кулга йөреп укылган.
- Язылып та, әле моның вакыты җитмәгән дип, үз көнен көтеп ятучы әсәрләрегез бармы?
- Күбрәк эшләнеп бетмәгәннәре генә дияр идем. Әзерләре дә юк түгел. Хәзер компьютер заманы бит. Элегрәк каләм белән яза идек, хәзер заманга ияреп компьютерда иҗат итәм. Шунда барысы да сакланып бара. Менә шуларны барлап чыктым беркөнне. Ярыйсы ук әйберләр тупланган. Хәзер бит газета-журналлар күп, темасына карап теләсә кайсында бастырырга мөмкин. Өстәлдә яткырудан мәгънә юк. “Суыту”, “өстәл өстенә куеп тору” дигән алым бар. Үзенә таләпчән әдип шундыйрак булырга тиеш тә.
- “Безнең мирас” күпмедер дәрәҗәдә үз кыйбласын тапты кебек. Журналга материал туплаганда да иң сыйфатлы язмалар гына алына торгандыр?
- Абруйлы журналыбызны үзгәртүне исеменнән үк башладык. Чын мирас, ялган мирас була алмый бит инде. Татар мирасы - ул безнең хәзинә. Журналда төп урын мирасыбызга бирелергә тиеш. Әмма мин әле мөхәррир буларак журналдан тулаем канәгать түгел. Биредә мираска бәйле материаллар да чыгарабыз, шәхесләребезне дә бирәбез. Журналның кыйбласы билгеләнгән. Галимнәр белән эшләсәк тә, фәнни-популяр телдә сөйләшәбез. Аллага шөкер, язучыларыбыз арасында фәнни-популяр телдә иҗат итүчеләр дә бар. Тарих белән кызыксындыру өчен халыкка якын тел кирәк бит. Журналны студент та, галим дә, кибетче дә, мәктәп баласы да укысын дигән максат белән эш итәбез.
- Балалар өчен язган кеше буларак, балалар әдәбияты хакында да сорыйсым килә. Яшерен-батырын түгел, балалар аудиториясе читкә тибәрелгән дигәнрәк тәэсир туа, аларга тәгаенләнгән тарихи әсәрләр юк бит...
- Дөрес әйтәсез, бу өлкәдә җиң сызганып эшләүчеләребез белән мактана алмыйбыз. Классик әдипләребез - Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Ләбибә Ихсанова, Дәрҗия Аппаковалар бакыйлыкка күчте. Бәлки бу күренеш матди кыенлыкларга да барып тоташадыр. Матбугатта балалар өчен язылган әсәрләр булырга тиеш. Хәзер исә андый басмаларда күбрәк балаларның үз иҗатына игътибар бирелә. Бәлки бер яктан бу алым отышлыдыр да, ләкин заманында “Салават күпере”н чыгарганда фольклорны да, язучыларыбызның көчле әсәрләрен дә биреп бардык. Чаллыда нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газетасы игътибарга лаек. Заманында Рафаэль Хәкимов та галимнәребезне балалар өчен тарихи әсәрләр язарга чакырды. Ул чагында Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла, Солтан Шәмсиләр кызыксынып алган иде.
- Ләбиб абый, Тукайның үзе әйтмешли, Сез коеп куйган язучы гына түгел, тәртипле гаилә башлыгы да бит. Әти кеше буларак балаларыгызга нинди тәрбия бирдегез?
- Гаилә тәрбиясенә килгәндә, безнең мохиттә Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәйләр бар иде. Без татарча сөйләшүне, милли тәрбияне алга сөрдек. Тәрбия балага исем куюдан ук башланырга тиеш, дип саныйм. Бакчага йөрткәндә: “Балаларыгыз русча белми, өйдә русча сөйләшегез”, - дип теңкәгә тия торганнар иде. Тик без моңа игътибар итмәдек. Балалар белән өйдә гел татарча сөйләштек. Шуңа да карамастан алар рус телен бик яхшы үзләштерде, бездән дә уздырып русча, татарча сөйләшәләр, инглиз, төрек телләрен беләләр. Әсәрләремне язганда, балаларымны да күз уңында тотам. Аларның һәрберсе теге яки бу әсәремдә чагылыш таба.
- Милли горурлык дигән төшенчә турында сүз куертканда, язучыларыбызның роле дә зур бит...
- Язучыларның роле гаять зур, шулай ук сәнгатькәрләребезнең дә. Язучы, артистларга карап, башкалар үрнәк ала. Рухи яктан үзләрен баета. Ходай гомеремне бирсә, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итәчәкмен. Маҗаралы әсәрләр үзенә ымсындыра. Тирән эчтәлекле әсәрләрне колачлау нияте дә юк түгел. Үзебезнекеләр булса, балалар исләре китеп Гарри Поттерларны укымас иде.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|