поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.04.2015 Спорт

“Ак барс”ның җиңәсенә ышанасызмы? (Сораштыру)

Сишәмбе көнне “Ак барс”ның Гагарин Кубогы финалындагы көндәше билгеле булды. Казан командасы хәлиткеч матчларда Санкт-Петербургның СКА хоккейчыларына каршы уйнаячак. Болай булыр дип бик азлар гына фаразлаган иде. Бу – “Ак барс”ның инде өченче финалы, беренче икесе Зиннәтулла Билалетдинов­ның җиңүе белән тәмамланды.

Вячеслав Быков җитәкләгән СКА исә финалда беренче тапкыр гына чыгыш ясый. Беренче ике очрашу 11 һәм 13 апрель көннәрендә Казанда булачак. Ә сез “Ак барс”ның җиңәсенә ышанасызмы?

Радик САБИРОВ, “Идел” журналы мөхәррире:
 
– ЦСКА белән СКА арасындагы беренче өч матч мәскәүләр файдасына тә­мамлангач, Санкт-Петер­бург командасының финалга чыгуы минем өчен кө­тел­мәгән хәл булды. Әмма СКАны алга чыгаруда админис­тратив чаралар кулланылыр дип сизгән идем, шулай булды да. Ә финалда ике команда гына түгел, ике тренер сөзеше дә булачак. Быков та, Билалетдинов та – чын профессионаллар, тәҗ­ри­бәле тренерлар, алар икесе дә бер-бер артлы Рос­сия­нең җыелма командасы белән идарә итте. Быков куылгач, Зиннәтулла әфәнде куелды, шуңа күрә теш кайрау күптән бара. Быковның ысулы – һөҗүм итү, ә Билалетдинов командасы саграк уйнарга тырыша. Шуңа күрә безнекеләргә тукмак башы төшә дә. Әмма “Ак барс” тигез уйнарга тырыша, шуңа уңышка ирешә дә. Фаразлар кыласым килми, шулай да хөкемдарларның “ялгыш­лык”ларыннан куркам.
 
Сөләйман ГАЛИУЛЛИН, Арча районы, көрәш тренеры:
 
– Финалга ЦСКА чыгар дип көттем. Кызганыч, безгә СКАга каршы уйнарга туры килә. Барысына да билгеле: футбол, хоккей, волейбол клубы булсынмы, ул Санкт-Петербургтан икән, аларга “яшел ут” булачак, аларга дигәндә барлык кагыйдәләр бозыла. СКАга дип инде ни­чә еллар зур чыгымнар тотыла. “Йолдыз”лары да күб­рәк. Безнең көндәшләргә араларында Ковальчукның булуы да уңай йогынты ясар төсле. Командада әйда­ман­нар булырга тиеш. “Ак барс”ка хоккей уенчыларына гына түгел, ә гадел булмаган системага каршы да көрә­шергә туры киләчәк. Зин­нәтулла Билалетдинов һө­җүмгә бармас, монда хәзер капканы саклау, гол керт­термәү мөһимрәк.
 
Ләйсән ГЫЙМАЕВА, җырчы:
 
– Хоккейның бөтен ка­гый­дәләрен аңлап бетермим, әмма “Ак барс” өчен җан атам. СКА безнекеләр бе­лән чагыштырганда көч­ле команда дип әйтеп булмый, аларның бервакытта да җиң­гәннәре юк иде бит. Мин алар турында, го­мумән, беренче ишетәм. Ирем Булат Бәйрәмов алар­да уенчы “йол­дыз”лар бик күп дип әй­тә, чит илдән чакырылганнары шактый икән. Тик моңа кадәр җиң­мәгәч, димәк, алар­га “йол­дыз”лы состав кына ярдәм итмәгән булып чыга. “Ак барс”­ның җиңүен телим, тагын бер тапкыр чемпион булсыннар! Финал уеннарына ничек тә барып кайтасы иде.
 
Рөстәм ЗАКИРОВ, Татарстанның халык артисты:
 
– И тарттылар бу СКАны, и суздылар, ниһаять, хыяллары тормышка ашты кебек. Финалга чыгып, үз­лә­ре­не­кен итәргә тырышачаклар. Яратып бетермим Санкт-Петербург командасын, алар шул төньяк баш­ка­ла­ның “Газпром” фи­нанс­лаган хоккей клубы булганга ке­шеләр рәтендә йөри. Соңгы уенда да хөк­ем­дар­ларның СКАга хәер­хаһ­лы икәне күренде бит, күп очракта күз йомдылар. “Ак барс” белән уйнаганда да СКАны җиңүче ясар өчен, барысын да эшләя­чәкләр. Мәскәүләр ярат­мый Казан командасын, Зин­нәтулла Билалетдиновны да узган ел Олимпиада вакытында ничек камчыладылар! Финал уенында да хөкем­дар­лар гадел булыр дип өмет­ләнмим, без­некеләргә ике­ләтә авыр булачак. Аннары “Ак барс”­ның уены да элекке Морозов, Зариповлар чыгышын­нан аерыла бит инде. Элегрәк казаннарның матур комбинацияле голлары була иде, хәзер алка көндәш капкага адашып кы­­на керә.
 
Рамил ГАТАУЛЛИН, хоккей җанатары:
 
– “Ак барс”ның җиңәсе­нә ышанасы килә дә бит. Тик бу көннәрдә хоккей сөю­челәр арасында менә мондыйрак гыйбарә пәйда булды: Казан командасы ота калса, Татарстанда газ бәясе артачак. Ә аннан ни файда?


Ватаным Татарстан
№ 51 | 10.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»