поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.04.2015 Мәгариф

Билдән кар ерып эшлим, укытучы да үз эшен белсен!

Хәзер мәктәпләрдә чыгарылыш кына түгел, тугызынчы сыйныф укучыларының киләчәге өчен дә нык борчылалар. Имтиханнарын ничек тапшырырлар, янәсе. Укытучылары тугызынчыларның белеме йомшаграк, диләр. Шуңа күрә аларны, мәктәптән китсәң, яхшырак булыр, дип үгетләүчеләр дә бар икән.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов быел тугызынчы сыйныфлар тапшырачак имтиханнарга күбрәк игътибар биреләсен әйтте. Бу сынауда да шартлар катгыйлана, видео­күзәтү кебек чаралар да кулланылачак. Былтыргы имтиханда, дөре­сен әйткәндә, андый ук җитди мөнә­сә­бәт сизелмәде – укучылар җи­ңел­рәк котылды. Респуб­ликаның баш педагогы үзе дә быелгы тугызынчы сыйныф укучы­ларының белем нәтиҗәләре бик үк сөнечле булмавын белдерә. Бу очракта ул узган елгы рейтингта ахыргы урыннарны биләгән районнарда хәлнең авырдан үзгәрүен күздә тота. Югыйсә башкаланың иң яхшы укытучылары, районнарга чыгып, педагогларга методик ярдәм дә күрсәтә инде. Күрәсең, бөтен балага да уку сәләте бирелмидер. Ә бәлки, укытучыларында да “гөнаһ” бардыр.

“Ичмаса, аларның сынау тапшырасы юк”
 
Районнарда белеме шик тудырган тугызынчы сыйныф укучыларын мәктәптән җибәрү юлларын ук эзли башлаганнар инде. Безгә дә әнә шундый хәбәрләр килеп ирешә. Бу, беренче чиратта, БДИны бирә алмаячаксың, дигән психологик басымга кайтып кала. Әлбәттә, көн дә шул сүзне ишетеп торгач, бала үзе дә укытучы сүзенә ышана башлаячак.
 
– Кызыбыз алай начар укымый. Әмма укытучылары аңа тугыздан соң мәктәптә калмаска кушкан. Янәсе, барыбер БДИны бирә ал­мая­чак. Ә безнең аны шәһәргә чыгарып җибәрәсе килми. Берен­чедән, кыз бала, икенчедән сә­ламәтлеге дә бик үк яхшы түгел, аллергиядән интегә. Имтиханнан куркып, үз-үзенә кул салган балалар турында ишетеп торабыз. Әле бер көнне генә кызыбыз: “Ичмаса, аларның имтихан бирәсе булмый”, – дип әйтеп куйды. Балалар имтиханнардан бик курка. Инде хәзер без дә курка башладык, – ди Татар­станның бер районында яшәүче Фәридә Хәсәнова.
 
Укытучылар шулай куша
 
Редакциябезгә башка районнардан шалтыратучылар да бар. Белемне авыр үзләштерүчеләргә техникумнарга барырга тәкъдим итү – табигый хәл. Бала моны үзе дә аңларга тиеш. Ә менә Илүзә – мәк­тәптә “4ле” һәм “5ле” бил­ге­ләренә генә укый. Аңа да шул ук сүзне ишетергә туры килә. Баксаң, ул математикадан сынау имтиханын кө­телгәннән начаррак биргән. Күр­сәткечләре чик баллдан бераз гына югарырак булган. Ул мәктәп­не тәмамлагач, медицина юнәлеше бу­енча китәргә теләгән. Хәзер инде аңа вуз түгел, көллиятне сайларга туры киләчәк. Чөнки укытучы сүзе белән килешергә мәжбүр булган.
 
– Мин урманчы булып эшлим. Кышын билдән кар ерып эш­ләргә туры килә. Эшемнән зарланмыйм. Шуның өчен акча алам. Шуңа күрә укытучылар да үз эшен җиренә җиткереп башкарсын иде. Яхшырак итеп укытсалар, мондый хәл булмас иде. Үзләреннән җавап­лылыкны тө­шерү җиңел бит. Бездә БДИ кертелгәннән бирле шундый хәл инде, – ди кызның әтисе Эльмир Шәрәфиев.
Аңлашыла: укучылар имтиханнарны начар бирсә, мәк­тәпкә, укытучыга хурлык бит. Югары сыйныфта гомер-гомергә вузга барырга теләгән укучылар гына калды. Хәзер дә шулай. Шуңа күрә, бәлкем, укучы үз белеменә өметләнәдер. Андый­ларның теләген сүндерү дөресме икән?
 
Укучыларның үзләрендә дә БДИдан курку дигән нәрсә бар. Әнә узган ел Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 11 уку­чы­ның берсе дә унынчыга калмаган. Алар техникум, училищеларга кер­гәннәр. Мәктәп директоры Нә­кыйф Сәләхиев белдергәнчә, әлегә кадәр мәктәп тарихында мондый хәл булмаган. Ә алдагы елда 20 укучының 16сы укуларын дәвам иткән.
 
Былтыр Татарстанда тугызынчы сыйныфны 35 мең укучы тәмам­ласа, аларның яртысы урта һөнәри белем бирү уку йортларын сайлаган. Быел да андыйлар аз булмаска охшаган. Бер караганда, вузда киләчәктә эш таба алмый торган белгечлек алганчы, учили­ще-тех­никумнарда һөнәр үзләш­терү яхшы да кебек. Әмма укучы үз юлын үзе сайласа, әйбәтрәк түгелме?
 
9 сыйныфтан соң балага китәргә тәкъдим итү дөресме соң?
 
– Укытучыларның, ничек укуына карамастан, балага болай дип әйтергә хакы юк. Бездә урта белемне һәркем алырга хокуклы. Алар баладан котылырга те­лиләр һәм бу – бик зур хата. Бу – мәктәп, гимназия, лицейның начар эшләвен яше­рү дигән сүз, – ди Казан (Идел буе) федераль университетының педагогика кафедрасы мөдире, Рос­сиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Нури­әхмәт улы Хуҗиәхмәтов.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 51 | 11.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»