|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2015 Матбугат
Флюра Низамова, Әлфия Ганиева һәм Ләйсән Хәйруллина "Татарстан яшьләре"нә кайтты (ФОТО)Дөрес, бер генә көнгә. Бүген "Татмедиа" бинасының 8 катында күптән күрешмәгән дуслар очрашуы булды. "Татарстан яшьләре" газетасында элек Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева исемнәре белән язган Флюра апа хәзер Башкортстанда үзенең туган авылында яшәп ята. Интернетта күренгәләсә дә, Казанда ул сирәк кунак. "Молодежь Татарстана" журналисты Әлфия Ганиева инде шактыйдан Мәскәү кодагые. Газета ябылгач, ул күбрәк Казан-Мәскәү юлларын таптый. Ләйсән Хәйруллина исә хәзер Вәлиева. Казанның бакча башында гына - Биектауда яшәп ята. Гадәттә, төшке аштан соң 8 кат тынып кала иде. Бүген исә 8 катта базардагы сыман ыгы-зыгы. Флюра апа, Әлфия апа һәм Ләйсән "Матбугат.ру" укучыларына шушы фото аша виртуаль сәламнәрен җиткерәләр. Сул яктан: Назилә Сафиуллина, Әлфия Ганиева, Флюра Низамова, Ләйсән Хәйруллина (Вәлиева). Өстә Чулпан Фәттахова.
--- |
Иң күп укылган
|