поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.04.2015 Җәмгыять

Гомер буе Фәхретдин әби дип йөргән әби Маһирә исемле булып чыкты

Арбор авылында без үскән урамны – Озын тык­рык – ялгызлар урамы дип йөртәләр. Монда авылның иң усал телле, бик эшчән, тормышны җигелеп тарткан ялгыз әби-­апалары яшәде. Сугыш афәтен үсмер килеш үз җилкәләрендә күтәреп, яшьлекләрен дә шуңа корбан итеп, сөйгән ярларын, улларын югалткан апалар, әбиләр алар.

 Без бала чакта ул әби­ләрнең чын исемнәрен дә белми идек. Вафа әби, Мостафа әби, Фәхретдин әби дип, ирләренең исемнәре белән атап үстек. Кичләрен алар янына кич утырырга чыгабыз. Әбиләр безгә үзләренең үткән гомерләрен, сугыш еллары авырлыкларын, яуга киткән ирләрен, улларын өзелеп көтүләрен сөйлиләр иде. Бер-берсенә ярдәм итешеп, ачтан үлмәс өчен, суыкта туңмас өчен, кыш көннәрендә ризыкны, утынны, керосинны янга калдырып, ике өй берләшеп кыш чыгуларын, үсмер кызларны окоп казырга, урман кисәргә җибәргәч, ут йотып яшәүләрен без, балалар, шаккатып тыңлый идек.

Шул кичләрнең берсендә Гөлҗиһан апаның әнисе  Фәхретдин әби (ул Маһирә исемле булган), елый-­елый, үзенең уллары турында сөйләде. Аның Гайфетдин, Фәсхетдин исемле ике улы булган (1921, 1924 елгылар). Алар да сугыш алдыннан бөркеттәй егетләр булып үсеп җиткәннәр, сугыш башлангач, икесен дә илебезне сакларга яуга алганнар. Гайфетдин  колхозда ат җигеп эшләгән, атларны бик яраткан.  
 
Берзаман Саба районының Шәмәрдән станциясенә сугышчылар төялгән поезд килеп туктый. Вагоннан бер солдат сикереп төшә дә: «Арборлар юкмы?» – дип кычкырып, халык арасыннан эзләп йөри башлый. Ул белә, безнең яктагы авыллардан халыкны чәчүлек өчен ашлык, бәрәңге ташырга Шәмәрдәнгә йөртәләр. Шулай ашыга-ашыга эзли торгач, Гайфетдин ерактан җигүле атны күреп ала – ат янында бер үсмер малай. Солдат егет йөгереп килеп, атның муеныннан кочып ала да үкси-үкси елый.
 
– Бу бит минем атым, сугышка киткәнче, шушы ат белән эшләдем мин. Мин Арбор егете Гайфетдин булам. Кайткач, әниемә, Гөлҗиһан апама, авылдашларыма миннән сәлам тапшыр. Безне еракка, фронтка алып китәләр. Поезд бик азга гына туктады. Авылдашларымны очратсам, сәлам җибәрер идем, әниемне, апамны, туган ягымны бик сагындым, авыл хәлләрен беләсем килде, – дип, атыннан көчкә аерылып, инде кузгалып киткән поездга йөгерә.
 
Менә шулай итеп аның сәламе авылга кайтып җитә. Улының соңгы сәламе әнисенә, апасына гомерлеккә истәлек булып калды. Бәләкәй генә гәүдәле, ягымлы тавышлы шушы әби үлгәнче, «уфалла» арбасы тартып, җәй буе кәҗәсенә печән җыйды. Мунчасы да булмаган, бәләкәй генә хәерче өйдә картаеп үлде. Без, балалар, күрше әбине бик кызгана идек. «Их, сугыштан ике улының берсе генә исән кайткан булса да, Фәхретдин әби картайганчы арба тартып йөрмәс иде, мунчалы, сыерлы өйнең түр башында намаз укып, оныклары белән әвәрә килеп гомер иткән булыр иде», – дип сөйләшә идек.

Тәгъзимә ГАТИЯТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»