|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2015 Әдәбият
Казанда Фатих Кәрим һәйкәле барлыкка килергә мөмкинТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында татар халкының күренекле улы, шагыйрь Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерү турында карар кабул ителде. Әлеге комитетның рәисе Разил Вәлиев билгеләп узганча, Казанда Фатих Кәримгә һәйкәл яки бюст кую турындагы мөрәҗәгать белән Татарстан җитәкчелегенә республика язучылары чыккан. “Фатих Кәримнең кабере урнашкан Калининград өлкәсенең Багратион шәһәрендә аңа һәйкәл куелган, әмма Казанда да, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да бу бөек шәхескә һәйкәл юк”, – дип сөйләде ул һәм Бөек Ватан сугышында Җиүнең 70 еллыгында шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү заруриятен ассызыклады. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да бу фикерне хуплап, Фатих Кәримнең сугыш турында редакциядә түгел, ә окоп араларында язган фронтовик-шагыйрь булуын ассызыклады. Әлегә һәйкәлнең кайда урнаштырылачагы билгеле түгел. Карар хупланган очракта, моны башкала җитәкчелеге билгеләячәк. Разил Вәлиев һәйкәлне Фатих Кәрим урамындагы скверда урнаштыру тәкъдиме белән чыкты.
Ләйсән ИСХАКОВА |
Иң күп укылган
|