поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2015 Мәгариф

Кайсы югары уку йорты күпме абитуриент кабул итәргә әзер (ИСЕМЛЕК)

Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны башланырга озак та калмады. Әлегә мәктәпне тәмамлаучылар шушы сынауларга әзерлек мәшәкатьләре белән мәшгуль. Күпчелек йомгак аттестациясен уңышлы тапшырып, югары уку йортларына укырга керергә исәп тота, билгеле. Вузлар абитуриентларны быел нинди шартларда кабул итәчәк соң?

Статистикага күз салсак, ел саен мәктәпне тәмамлаучыларның кимүен (2011 елда – 20 928, 2012 ел -20 090, 2013 ел – 19 350, 2014 ел -19 350), ә югары уку йортларына укырга керүчеләрнең арта баруын (2011 ел - 70,4%, 2012 ел – 77,7%, 2013 ел – 88,9%, 2014 – 91,4%) күрәбез. Быел да бу тенденция сакланыр дип көтелә. Эшче профессияләренең абруен күтәрүгә зур көч куелса да, унберне тәмамлаучылар, нигездә, югары белемле булырга омтыла бит. Техникум-училищеларны сайлаучылар исә тугызынчы сыйныфтан соң китеп бара.

Бюджет урыннары артса да, җиңел булмаячак
 
2015 елда мәктәпне 18 701 егет-кыз тәмамлар дип көтелә. Югары уку йортлары абитуриентларны кабул итүгә ныклап әзерләнә инде. Республикабыздагы 71 югары белем бирү учреждениесенең һәркайсы (вузлар һәм аларның филиаллары) үзенә иң көчле абитуриентларны җәлеп итәргә омтыла бит. Бюджет урыннарына килгәндә, алар тәгаенләнгән инде.
 
Быел егет-кызларга вузга укырга керү җиңелрәк булырмы әллә авырракмы? Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә, быел Татарстанда урнашкан 14 югары уку йортына 16 588 урын бүлеп бирелгән. Узган ел белән чагыштыра калсак (14 488 урын), агымдагы елда бюджет урыннар күбрәк икәнен күрәбез. Әмма бу һич кенә дә мәктәпне тәмамлаучыларга җиңелрәк булачак дигән сүз түгел икән.
 
- Быел Татарстандагы югары уку йортларына бүленгән бюджет урыннары күбрәк. Әмма аларның барысы да мәктәпне тәмамлаучыларга булачак дип уйлау дөрес түгел. Бюджет урыннары магистрлык программалары буенча укучылар исәбен арттыру нәтиҗәсендә ирешелгән.
 
Дөрестән дә, бюджет урыннары, нигездә, федераль университетта һәм илкүләм тикшеренү университетларында арткан. Әйтик, КФУга узган елда 4316 абитуриент кабул ителсә, быел бюджет урыннары бер меңгә диярлек күбрәк. Университетның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов сүзләренчә, магистрлык программалары буенча укучылар исәбен арттыру югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ булу белән бәйле дип аңлатты ул.
 
Мәктәпне тәмамлаучыларга бюджет урыннары исә элеккеге дәрәҗәдә калган диярлек. Үзгәрешләр икътисадта төрле белгечлекләргә ихтыяҗ белән генә бәйле. Соңгы еллардагы тенденция сакланып, бу юлы да социогуманитар, икътисад, өлешчә, авыл хуҗалыгы, педагогик юнәлешләр буенча бюджет урыннары кыскара, төп өстенлек инженер-техник юнәлешләргә бирелә.
 
Максатчан кабул итүгә игътибар арта
 
Кабул итү тәртибендә исә әллә ни үзгәрешләр юк. Вузлар абитуриентлардан документларны 19 июньнән дә соңга калмыйча кабул итә башларга тиеш. 24 июль документларны тапшыруның соңгы көне. 4-7 августта югары уку йортына гомуми конкурс буенча кабул ителгәннәрнең исемлеге эленергә тиеш.
 
Иң зур үзгәрешләр максатчан кабул итүгә бәйле. Районнардан юнәлеш алып укучыларның нибары 60 проценты гына үзләренә багланган өметләрне аклап, җибәрелгән урынына эшкә кайтуын исәпкә алып, бу мәсьәләгә хәзер җитдирәк карарга булганнар. Яңа кагыйдәләр буенча максатчан белем алу турында абитуриент һәм эш бирүче арасында һәм вуз һәм эш бирүче арасында ике килешү төзелә. Максатчан рәвештә укырга җибәрелгән кандидат-абитуриентлар өч дәрәҗәдәге сайлап алу үтәчәк. Районда, укырга керү тармагы бәйле министрлыкта һәм югары уку йортында “иләк аша” уздырылганнан соң гына, алар уку йортына алыначак.
 
Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары билгеләп узганча, максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Әмма кайчак бу санны арттыру турында карар кабул ителә. Быел педагогик белгечлекләр һәм булачак табибларга бүлеп бирелгән бюджет урыннарының 40 процентын нәкъ менә максатчан кабул итүгә бүлеп бирергә булганнар. Авыл җирендә мондый кадрларга зур ихтыяҗны шул рәвешле капларга ниятлиләр.
 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 07.04.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»