|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2015 Язмыш
Көтәсең килмәсә...Авыру ишек шакып килми. Гомер буе сау-сәламәт дип йөргән бер мәлдә, кисәк кенә үземне начар хис итә башладым. Теләсәм дә, теләмәсәм дә табиб ишеген шакырга туры килде. Баламны ярып алдылар минем. Менә шул ярып алынган төштә тик торганнан сызлый башлады. Төннәрен йоклый алмый башладым хәтта. Яндырып тик тора. Минем зарымны тыңлаган табиб кулыма әллә ничә төрле кәгазь тоттырды. Тиз арада гына УЗИ узасы, аннан соң тагын ниндидер бер процедура үтәсе икән. Иң элек УЗИга языласы иттем. Тик чират хәйран күп икән. Ике атнадан соң гына бушлай үтү мөмкинлеге бар. Ә миңа бит бүген кирәк! Җитмәсә, авырту да үзен гел сиздереп тора. Табибым янында утыручы шәфкать туташы миңа ярдәмгә килде. “Сәгать икеләрдә кил син. УЗИ табибына үзем әйтеп, алып керермен”, – дип юатты. Шулай эшләдек тә. Ишек төбендә утырганда бу кабинетка түләүле дә эләгергә була дигән язуга күзем төште. Һаман саен акча чыгарып йөреп булмас, үземнең участок табибы бит, димәк, бушлай карарга тиешләр, дип уйлап торганда, мине чакырып та алдылар. Шул арада УЗИ уздыручы ханымга әллә ничә сорау биреп ташладым. Тик ул берни дә дәшмәде. Табибтан сорарсың, дип күңелгә шом гына кертте. Табиб дигәне шом гына кертеп калмыйча, бөтенләй аяктан ега язды. “Сиңа онкология буенча да анализлар тапшырырга кирәк булачак. Что-то УЗИ нәтиҗәсе ошап бетми”, – диде ул.
Башка китереп суктылармыни? Бер мизгел эчендә башымнан әллә нинди уйлар узды. “Балаларым нишләр?” – дип, тез буыннарыма кадәр калтырый башлады. Бар көчемне бер йодрыкка туплап, табиб кушкан тагын бер анализны тапшырырга киттем. Минем алда ике генә кеше. Озак көтәсе булмаса да, кабинеттан тиз генә чыга алмадым. Кереп яткач кына табиблар йөгерешә башлады, әллә ниләр сөйләшәләр. Ә мин куркып ятам. Хәлем начардыр инде, дим. Ул көнне өйгә ничек кайтып җиткәнемне белмим. Ике көн ашамыйча, борчылып ятып кына тордым.
Янымда йөгереп йөргән сабыйларның, иремнең борчылганын күреп, үземдә көч таптым. “Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, шул булыр инде”, – дип үз-үземне тынычландырып та карадым. Алай тиз генә тынычланып булса икән ул!
Анализ нәтиҗәләрен белергә дип тагын табибларга бардым. Тик шәфкать туташының: “Теге көнне сине караганда аппарат эшләмәгән булган икән. Түләүле уз инде син аны. Кирәк бит”, – димәсенме! Күзләремнән үзеннән-үзе мөлдерәп яшь тама башлады. Мин бит шул анализның нәтиҗәсен көтә-көтә йокысыз калдым, ул көнне күпме борчу кичердем, ә алар аппарат эшләмәгән дип тора. Хастаханәдән чыккач та бик озак тынычлана алмыйча еладым. Иртәгесен түләүле клиникага юл алдым. “Синең бар да әйбәт бит. УЗИ нәтиҗәң дә яхшы. Ник килдең?”– диделәр миңа анда. “Табибым ниндидер шеш күрде.
Мин инде онкология буенча анализлар да тапшырдым”, – дим.
Табиб шаркылдап көлеп җибәрде. “Бернинди начар чир дә юк. Ышанмасаң, бер айдан яңадан УЗИ узып кара, бар да яхшы”,– дип тынычландырды. Табибның кемнән ни өчен көлүе аңлашылмады, әлбәттә. Үземне ничектер кимсетелгән кебек хис иттем. Син ышанып табибка барасың, ә алар, футбол тубы типкән кебек, язмышың белән уйнасыннар әле! Кеше чиреннән түгел, билгесезлектән сула икән, дим хәзер. Әлеге дә баягы акча кытлыгы инде, иң беренче көнне үк түләүле процедуралар узган булсам, ике атнам елап узмаган булыр иде. Күрәсең, бушлай медицинасы да шуңа ышанычсыз аның, кешене түләргә мәҗбүр иттерү өчен эшләнгән.
Түләүле клиникадан соң, кәгазьләремне тотып, табиб янына киттем. “Ник миңа белер-белмәс диагноз куйдыгыз? Аппаратыгыз эшләмәгәч, ник ярты сәгать буе кушеткада яткырдыгыз, караган кыяфәт ясадыгыз?” – дидем ярсып. Шунда шәфкать туташы телгә килеп: “УЗИ ясаучы диагнозны бездән кереп сорады бит”, – димәсенме?..
Бу күңелсез хатирәләрдән соң берничә ай узса да, күңелдәге үкенеч һаман кимеми. Авыру беребезгә дә сорап килми. Кешелеклелек, хисләребез кайда соң безнең?
Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|