поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.04.2015 Медицина

Яшисе килә! (Яман шеш авырулары диспансеры баш табиб урынбасары белән ИНТЕРВЬЮ)

Казан Кремле астында урнашкан яман шеш авырулары диспансеры ачылуга шушы көннәрдә 50 ел булды. Диспансер базасында бик авыр хәлдәге сырхауларга ярдәм итү өчен паллиатив хезмәт бүлеге дә эшләп килә. Аның оешуына да 20 елдан артык вакыт узган. Диспансерның баш табиб урынбасары Илсур Шәймәрданов белән әлеге бүлек эшчәнлеге турында сөйләштек.

– Илсур Василович, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дигәндәй, бу бүлек­нең барлыгын белмәүчеләр дә шактыйдыр...

– Белмәүләре хәерлерәктер дә әле. Паллиатив ярдәмне кайчак хоспис хезмәте белән бутыйлар. Әйе, беренче карашка бер үк вазыйфаны башкарабыз, максатыбыз уртак – чире соңгы ста­диягә җиткән, гадәти хастаха­нәләр баш тарткан сырхауларга ярдәм кулы сузабыз. Хосписта аларга укол, дару белән булышалар. Безнең бүлек хезмәт­кәрләре авыруларның өенә барып медицина ярдәме күрсәтә, кирәк икән, стационарга салабыз. Нур яки химия ысулы белән дәвалау үткә­рәбез, операция ясыйбыз. Әйтик, яман шеш аркасында эчәклек тыгылган ди, операция ясап, сыр­хау­ның хәлен җиңеләйтәбез. Кайчакта ашказаны яман шеше аркасында тамактан ризык үтми башлый. Бу очракта чирне тулысынча җиңеп булмый, чөнки метастазлар бар, әмма паллиатив операция ясый ала­быз, ягъни ашказаны белән неч­кә эчәклекне тоташтырабыз. Шун­нан соң кеше күп­медер вакыт үзе ашый алачак. Кайбер очракта ашказаны шеше каный, шешнең тамырлары башка органнарга да таралган. Мондый очракларда күп дәвалау оеш­малары, гадәттә, опе­рациягә соңла­гансыз дип кайтарып җи­бәрәләр. Кан агуны уколлар белән генә туктатып булмый. Без исә техник мөмкинлек бар икән, кешегә ярдәм итәргә тырышабыз: кан саркып торган шешне ашказаны белән кисеп алабыз. Шеш­нең тамырлары кала, ә кан килү туктала. Яман шеш еш кына сөяк тукымасына зыян китерә. Умыртка баганасындагы метастаз аркасында кеше йөри алмаслык хәлгә килә. Метастазны юкка чыгара алмыйбыз, бү­ген андый технология юк. Ул урынга нурланыш дә­васы үткәрәбез. Нәти­җәдә шеш үсүдән туктый, авырту басыла.
 
– Әлеге бүлек 20 елдан артык эшли, шул дәвердә нинди үзгә­решләр булды?
 
– Казанда яман шеш авырулары диспансеры базасында паллиатив хезмәт бүлеге 1993 елда оешты. Ул чагында бернинди боерык та, фәрман да юк иде әле. Россиядә паллиатив ярдәм турындагы закон 2011 елда гына чыкты. Шул закон нигезендә һәр авыруның паллиатив ярдәм алырга хокукы бар. Аңа кадәр бу хезмәт белән энтузиастлар, шул исәптән көне-төне авырулар янында булган, аларның хәлен аңлаган кешеләр генә шөгыль­ләнде.
 
Диспансерыбызда ул яман шеш белән авыручыларга ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге буларак ачылды. Закон кабул ителгәч, авыруларны бернинди каршылыксыз хастаханәгә салырга мөмкинлек туды. Эшли башлаган елларда өйгә чакырулар буенча ике бригада йөрде, ул чагында елга 4 мең чакыру кергән һәм әлеге хезмәткә мох­таҗлар меңнән артмаган. Соңгы елларда табиб, фельдшер, шәфкать туташыннан торган бригадалар саны җидегә җитте. Узган ел 6 мең хас­тага ярдәм күрсәтелде һәм 25 мең чакыру булды. Кайбер кеше көнгә берничә мәртәбә шалтырата.
 
– Мондый бүлек бүтән төбәк­ләрдә бармы, алар белән тәҗ­рибә уртаклашасызмы?
 
– Безнең тәҗрибә белән кызыксынучылар шактый, ләкин бер генә төбәктә дә андый бүлек оештырып җибәрә алганнары юк. Чөнки бик чыгымлы тармак. Ярый әле республикабыз җитәкчеләре проблеманы аңлый, казнадан акча бүленә. Буш кул белән кешенең башыннан сыйпап кына хәлен җиңеләйтеп булмый. Бик авыр хәлдәге кеше­ләргә булышабыз. Психологла­ры­бызның эше дә үтә җаваплы. Яман шеш белән авы­ручының күңеле пыяла кебек нечкә, бер саксыз әй­телгән сүз­дән дә хәтере кала. Алар болай да бөтен дөньяга ачулы, тиз үп­кә­ли­ләр, әлеге диагноз белән киле­шәселәре килми. Ни генә булмасын, һәркемнең яшисе ки­лә. Кәефне күтәрергә, өметсез­леккә бирелмәскә, кайчак кешегә бер җылы сүз җитә. Аларны дәва­лаучы һәр табиб психолог булырга тиеш. Якыннарына да нәрсәләр эшләп булуын яки инде чир белән килешергә кирәклеген төшен­дерү дә безнең бурыч. Шикаять­ләр күбрәк үзара аңлашыл­мау­чылык аркасында килеп чыга. Әйе, медицина үсештә, кулдан килгәнне эшләргә омтылабыз, ләкин кешене үлемнән йолып кала алмаган чак­лар да шактый. Югал­ган сәла­мәт­лекне кире кайтарырга миллионнар да ярдәм итә алмый.
 
– Быел “өй туе” уздырырга җыенасыз. Элеккеге 15нче хас­таханә бинасында капиталь ремонт төгәлләнгәч, Кремль ас­тын­дагы яман шеш авырулары дис­пансеры шунда күчәчәк. Авы­рулар күплеген искә алганда, ул бина гына хәлегезне җи­ңеләйтә алыр микән?
 
– Анда авырулар өчен дә, та­биб­лар өчен дә шартлар яхшырачак, яңа технологияләр белән эш­ләү бөтенләй икенче бит инде. Ике-өч кешелек, бөтен уңайлык­ла­ры булган палаталар турында хыялланабыз. Паллиатив бүлек тә шунда күчә. Авыруларны стационарга салу мөмкинлеге дә артачак.
 
– Яман шеш белән авыручылар елдан-ел артып тора. Ул кү­ңелнең тыныч булмавы, стрес­слар аркасында түгелме? Бөтен авыру нервыдан дигән гыйбарә бар, бу онкологиягә дә кагыламы?
 
– Чирне китереп чыгаручы сә­бәпләр күп, стресс шуларның берсе генә. Беренче сәбәп – халыкның гомере озыная. Кеше озаграк яшә­гән саен, яман шеш килеп чыгу куркынычы да арта. Мәсәлән, Африка дәүләтләрен алсак, анда онкология белән авыручылар бик аз, халык йогышлы чирләрдән яшьли үлә, олыгаерга өлгерми. Ә Европада гомер озынлыгы – 80 яшь, анда яман шеш белән авыручылар бездәге белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк. Россиядә 100 мең кешегә 300 авыру туры килсә, аларда 650, хәтта 700гә җитә. Икен­чедән, диспансеризация тик­шерүе вакытында чир күп табыла башланды. Аның яхшы ягы да бар: авыру башлангыч стадиядә бе­ленә. Иртәрәк дәвалау – кешене тулы­сын­ча савыктыру дигән сүз. Хәзер яман шеш белән яшьләр ешрак авырый диләр, алай түгел. Кеше күбрәк олыгая барган саен шул чиргә юлыга. Әйе, структура алышына. Хәзер тире яман шеше белән авыручылар беренче урында. Шулай булуы, бәлки, яхшырактыр да. Тиредәге үзгәрешләр ир­тәрәк күзгә чалына, аннан үлем-җитем­нәр дә юк диярлек. Озак вакыт кояш астында булу, тәннең пешүе, зарарлы цехларда эшләү дә тире яман шешенә китерергә мөмкин. Үпкә яман шешенең төп сәбәпчесе – тәмәке тарту. Тәмәке тартучылар бетә икән, үпкә яман шеше дә кимиячәк. Ашказаны, бөер, сидек куыгы шешләре дә тәмәке тартучыларда күбрәк була. Юан эчәклек яман шеше дөрес тук­ланмаудан килеп чыга. Эчәклек үз функциясен башкара алмый башлый. Ил алга киткән саен җитештерү үсә, техника күбәя, болар исә һаваны пычрата, туфракка, суга зыянлы матдәләр эләгә. Алар организмда туплана, бу инде бер дә файдага түгел.
 
– Гел авырулар янәшәсендә булгач, сезгә аларның һәрбер кичереше таныш. Эвтаназия кер­телүгә ничек карыйсыз?
 
– Бу өлкәдә 21 ел эшлим һәм аңа бик тискәре карыйм. Без ке­шегә гомер бирүче түгел, аны алырга да хакыбыз юк. Авыруга теләсә нинди этапта ярдәм итеп була. Табиблар үлемне тизләтергә тиеш түгел. Бу ислам дине буенча да шулай. Эвтаназияне, гомумән, бер дин дә хупламый. Кайбер ил­ләрдә кертеп карадылар, моны явызларча файдаланучылар да булырга мөмкин бит. Нинди оч­ракта эшләр­гә, авыруның соңгы чиге кайчан, андый билгеләмә юк. Минем коллегалар да шул фикер­дә.
 
– Кеше инде сүнде, дигәндә дә терелү очраклары да булмый түгел. Андый могҗиза­ларны хә­терлисезме?
 
– Андый очраклар һәр онколог практикасында бардыр дип уйлыйм. 67 яшьлек бер пациентымны беренче күргәндә урын-җир хастасы иде, торып йөри алмый. Җенес бизе яман шеше аркасында кече йомышын да башкара алмый иде ул. Метастаз умыртка баганасын зарарлаган. Шулай да ярдәм итеп карарга булдык: умыртка баганасын тарттырдык, гормоннар бил­ге­ләдек, нур дәва­сы үткәрдек. Шуннан соң, ни хикмәт, әкренләп аякка басты, 12 елдан артык яшәде. Тагын шундый мисаллар китерә алам. Тәмам бетте инде дигәндә дә, авыруны җиңүчеләр була. Өмет­сез­леккә беркайчан бирелергә ярамый.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 48 | 04.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»