|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2015 Милләт
Нижгарлылар КазандаКүптән түгел Казанда татар авылы эшкуарларының IV Бөтенроссия җыены булып үтте. Анда безнең Нижгар өлкәсеннән дә делегация катнашты, ә Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов пленар утырышта чыгыш та ясады. Шушы чыгышның кыскартылган ва¬риантын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. - Агропромышленность комплексы Сергач районы экономикасының локомотивы булып тора. Районда җитештерелгән барлык продукциянең 25 процентын авыл хуҗалыгы товарлары тәшкил итә. 2014 елда иген үстерүдә шактый уңышларга ирешкәне өчен район өченче тапкыр өлкә губернаторы штандартына ия булды.
Хәзер бездә фермерчылык хәрәкәте дә үсеш кичерә. Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтенең авыл хуҗалыгына ярдәмгә юнәлтелгән максатчан программалары аңа өстәмә көч бирә. Районда КФХлар саны көннән-көн арта бара һәм бүгенгә аграр секторның барлык юнәлешләрендә диярлек 18 хуҗалык уңышлы гына эшләп килә. Соңгы елларда традицион эшчәнлектән тыш, яшелчә үстерү, өй куяннары һәм балык үрчетү дә темп ала бара.
Кызганычка каршы, бу өлкәдә статистик информациянең аз булуы сәбәпле, кече бизнесның экономика үсешенә йогынты ясавын тулы күләмдә әйтеп булмый. Ләкин берсе аңлашыла - кече форма хуҗалыкларның зур потенциалы һәм перспективасы бар.
Сергач районы экономикасы үсешенә милләттәшләребез дә зур өлеш кертә. Мәсәлән, Кочко- Пожар авылында уңышлы эшләп килгән Илдус Шаипов фермерчылык хуҗалыгы. Бу КФХ 2010 елда оештырылды һәм эшен 40 гектар җирдә бәрәңге үстерүдән башлаган иде. Хәзер бу хуҗалык 2000 гектар җир били. Соңгы ике ел бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере үстерә. Узган елда 700 гектар мәйданда татлы тамыр үстерде, ә быел чөгендер чәчүлекләрен 1000 гектарга җиткерергә планлаштыра.
2014 ел нәтиҗәләре буенча, шикәр чөгендере үстерүдә Илдус Шаиповның фермерчылык хуҗалыгына районда да, өлкәдә дә тиң булмады.
Печәдә Зөлфия Җамалова җитәкләгән фермерчылык хуҗалыгы 2013 елдан эшләп килә. Ә эшчәнлеген бу КФХ 17 баш мөгезле эре туар асраудан башлаган иде. Хәзер аның фермасында 175 баш терлек, шуларның 96сы - сыер.
Агымдагы елга хуҗалык планнарында - 200 баш сыерга исәпләнгән терлек каралтысына реконструкция ясау, яңа сөтүткәргеч, суыткыч булдыру һәм азык базасын яңарту.
Тәҗрибәле фермерның шушы планнары тормышка ашар дип ышанабыз.
Тагы да бер эшмәкәр милләттәшебез турында әйтеп узар идем. Грибанлы Рәис Хөсәиншин “Диана” сатып алу кооперативын 2007 елда оештырды һәм шул вакыттан бирле халыктан һәм фермерлардан сөт җыеп алып, комбинатка ташый, шәһәрдә сата. “Диана” кооперативы кече форма хуҗалыклар үсешенә юнәлтелгән программа кысаларында ярдәм чараларына ия булды.
Рәис Хөсәиншин тәүлеккә өч тоннадан артык сөт сата һәм ул Сергач шәһәре халкын бу төр продукция белән тулаем тәэмин итә диеп әйтеп була.
Югарыда телгә алган милләт- тәшләребез Сергач районының алдынгы эшмәкәрләре дә, шул ук очракта милли гореф-гадәт-ләребезне саклап калырга юнәл-телгән мәдәни чаралар спонсорлары да.
Сергач татарлары эшмәкәр- ләренең уңышлары бөтен Түбән Новгород өлкәсенә тарала. Бу өлкәдә җирле телеканал һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәтенең “Туган як” газетасы киң эш алып бара. “Туган як” турында аеруча җылы сүзләр әйтер идем. Өлкәдә бердәнбер татар телендә чыгучы атналык басма буларак, ул нижгар татарларының көнкүрешен яктыртып килә, телне, гореф-гадәтләрне саклауда, аларны яшь буынга түкми- чәчми җиткерүдә шактый көч куя.
Татарстан хөкүмәте һәм Бөтен- дөнья татар конгрессы әлеге авыл эшмәкәрләре җыенына баглаган өметләрнең аклануына ышанам һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарларны кайгыртып торганнары өчен президент Рөстәм Нургалиевич Миңнихановка, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннурович Закировка чиксез рәхмәтләремне белдерәм, - дип тәмамлаган чыгышын Рушан Рафекович.
|
Иң күп укылган
|