|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2015 Язмыш
Тик өметеңне өзмә генә (ирен дә, баласын да югалткан ана язмасы)Казаннан Гөлия ханымның “Ватаным Татарстан”ның 20 март санында басылып чыккан “Хәсрәтемне ничек басыйм?”дигән җан авазы күңелемне айкап ташлады, чөнки мин дә – нәкъ аның кебек ирен дә, баласын да югалткан ана. Изге Коръән хәдисләренең берсендә: “Аллаһы Тәгалә сөйгән колыма авырлыкларның зурысын биреп сынармын, әмма инсанның иңнәренә ул күтәрә алмаслыгын салмам”, – дип язылган. Яшьли сөешеп кавышкан ярым, улларымның әтисе Фәрит белән, ул вакытсыз дөнья куйганчы, 23 ел бергә яшәп калдык. Бер балама өч яшь, икенчесенә өч ай чагында, авариягә эләгеп, гомерлек хастага әверелде ул. Шунлыктан миңа 19 ел дәвамында РКБ юлын таптарга, тапкан малыбызның шактый өлешен андагы табиблар белән бүлешергә, еллар дәвамында иремә кыйммәтле дарулар сатып алырга, тормышның авыр йөген үз җилкәмә салырга туры килде. Авыру ирне карау-тәрбияләү чирле бала караганнан да авыррак. Сызлауларына түзә алмыйча, аракы күленә чумуы, миннән көнләшеп җанны талкуы дисеңме, дөнья булгач, барысы да булды. Терелмәслеген белгәч: “Мине картлар йортына илтеп куй! Мин сиңа имгәк кенә бит!” – дип елап утырганы да хәтердә. Ул чакта без авылда яши идек, абзар тутырып мал-туар асрадык, утыз сутыйлы бакчабызда ни генә үстермәдек. Малларга азык кирәк булганга, колхоз кырында гектарлап чөгендер утый идек. СССР таркалып, илдәге икътисадның асты- өскә килгән еллар. Мал-туар асрап сатып, берничә җирдә эшләп, егерме елга якын авыздан өзеп җыйган акчабыз Саклык кассасында “янды”, дөресрәге, оятын җуйган бәндәләр гади халыктан кычкыртып талап алды. Ирем үлгәндә, миңа кырык биш яшь иде. Кече улым Рәфиснең беренче курсны гел “отлично”га тәмамлап, сөенеп кайткан көнендә атасы җан бирде. Улым түләүле бүлектә укый иде. Беренче курсы өчен генә түләнгән, балам укуын дәвам итә алсын өчен, тиз арада акча табарга кирәк. Юкса академиясеннән чыгарып җибәрәчәкләр. Шулай була калса, аны икенче көнне үк армиягә алачаклары көн кебек ачык, ә анда чечен сугышы бара.
Иремнең кырыгын уздырганчы ава-түнә эшләп йөрсәм дә, хәсрәтем, борчуларым организмны эчтән ашады булса кирәк, урынга егылдым. Миндә йокысызлык чире, анемия, ашказаны-эчәк авыруы, миома берьюлы калкып чыкты һәм урынга бәреп екты. Дүрт ай хастаханә караватында аунадым, алга китеш булмады. Балаларым бәхетенәдер, “Казан” шифаханәсенең булдыклы табибы Иванов мине стресс халәтеннән чыгарып, кабат аякка бастырды. Тол калгач, хәсрәтемне җиңеләйтү максатыннан, күңелемә рухи азык эзләп, догалар ятладым, гыйбрәтле китаплар укыдым, музыка тыңладым, яралы язмышлы бик күп кешеләр белән аралаштым. Һәркайчан кешеләргә кирәклегемне тою, алардан җылы сүз ишетү авырлыкларны җиңәргә рухи көч биргән булса кирәк. Районга бичара качаклар кайтып урнаша башлады. Үз хәлемне шуларныкы белән чагыштырып, гыйбрәт алдым. “Мин бит әле үз өемдә, туган җиремдә, эшләргә эшем, ашарга ризыгым, яраткан шөгылем, кеше алдында дәрәҗәм бар, балаларым игелекле, әнкәем, туганнарым исән”, – дип, үз күңелемне үзем юатканым хәтердә.
Ирем үлеп нәкъ ун ел тулган көнне 31 яшьлек олы улым Фәнисне җирләдек. Җитмәсә, үземә операция булып, Казанда хастаханәдә яткан вакытым иде. Ярамның җепләре дә алынмаган хәлдә, баламны җир куенына салырга кайттым. Ул вакытта үзем дә тере мәет хәлендә. Исемә төшсә, әле дә бөтен җаным айкала. Улымның алты яшьлек сабые ятим калды. 11 ел уголовный розыскта эшләп, улымның нервылары тәмам какшады. Кечкенәдән сизгер күңелле, юмарт, беркатлы бала иде ул. Эшен яратып, булдырып эшләде, бөтен энергиясен шуңа бирде. Эшендә берничә мәртәбә җәрәхәтләр алды: аңа аттылар, кулы, аягы имгәнгән, мие селкенгән, аркасына, корсагына бандитлар пычак кадаган чаклар булды. Төн уртасында өебезгә килеп, турыдан-туры янаганнары хәтердә калган. Әмма ул үз эшенә фанатларча бирелгәнгә күрә, яралары сызласа да, даими башы авыртудан интексә дә, госпитальгә кереп ятмады, хәленә кереп, аңа шифаханәгә юллама бирүче булмады. Ул принципиаль хокук сакчысы иде. Гаиләсенә вакыты аз калганга борчылды. Улымның, эшендәге гаделсезлекләргә гарьләнеп, үз эченә бикләнүе әле дә күңелемнән чыкмый. Полициядә эшләүче ир-егетләрнең, кабинетка бикләнеп, стрессны бергәләп аракы белән юулары беркемгә дә сер түгел. Ялтыр погонлы җитәкчеләр, кул астындагылардан күрсәткечләр таләп итү белән бергә, үз хезмәткәрләренә кеше итеп карап, аз булса да хәленә керә белсә, күпме фаҗигаләр булмый калыр иде...
Гөлия ханым, син әле яшь, чәчәк кебек чагың. Шөкер, яныңда кызың бар. Аны кеше итәргә, аякка бастырырга әнилек вазыйфаң бар. Син кешеләргә кирәк, зинһар өчен, үз эчеңә бикләнә күрмә! Ходай насыйп иткән булса, янәдән гаилә корырсың. Тәкъдим ясаучылар булса, берүк кире какма! Ялгыз канатлы кош оча алмый, тормыш алып барырга да иңне иңгә куючы бик кирәк. Шәхсән үзем, ирем үлеп, өч ел вакыт үткәч, Казанга күченеп килдем. Ходай Тәгалә мәрхәмәтле, кешелекле Рәисемне тормыш юлыма үзе чыгарып куйды. Инде ундүрт ел бергә торабыз, аңлашып, хөрмәт итешеп яшибез. Күз генә тимәсен!
Руслар: “кара полоса” ди, татарлар: дөнья бит ул куласа – әйләнә дә бер баса, дип әйтә. Кайгы-хәсрәт беребезне дә аямый, беркемнең дә сандыгы буш түгел. Һәрвакытта да, төн белән көн алышынган сыман, авырлык артыннан җиңеллек килә, бары тик сабырлык белән үткәреп җибәреп, күңел күгеңә кояш чыгуын көтеп ала белергә, иң мөһиме – рухыңны сындырмаска кирәк. Авырлыкларны күп күргән кеше рухи яктан чыныга, башкаларга ярдәм кулы сузарга сәләтле була. Синең киләчәгең якты буласына ышанам! Өметеңне өзмә генә. Ходай рәхмәтеннән ташламасын!
Хәмидә ГАРИПОВА |
Иң күп укылган
|