|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2015 Җәмгыять
Хәрби хезмәт: ирен бальзамы белән аяк кремына кадәр барТатарстанда армиягә барудан качып йөрүче егетләр саны елдан-ел кими. Хәрби хезмәт урыныннан качып киткән татарстанлылар исә узган ел, гомумән дә, теркәлмәгән. Өстәвенә, армиягә чакырылучыларның сәламәтлеге дә елдан-ел яхшыра икән... Билгеле булганча, 1 апрель көнне Россиядә армия сафларына язгы чакырылыш кампаниясе башланып китте. Агымдагы елда хәрби хезмәт комиссияләренә республикадан барлыгы 21 мең ир-егет чакырылачак. Аларның бары тик 4 меңе генә солдат каешы буар дип көтелә. Яшьләр “акылга утыра”
- Комиссияләргә 21 мең кешене чакыру юкка түгел, әлбәттә. Без аларның сәламәтлеген тикшерергә бурычлы. Яз көне китмәсәләр, көз көне китәрләр. Шунысы сөендерә: егетләр хәзер армиядә хезмәт итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый башлады. Хәзерге вакытта хәрби хезмәткә алынучы 17-18 яшьлек егетләр бик аз, 60-70 проценты югары уку йортын тәмамлаган кешеләр, - дип белдерде үзенең чыгышында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин.
Бактың исә, әлеге үзенчәлек егетләрнең яшь барган саен “акылга утыруы” белән аңлатыла икән. Кагыйдә буларак, алар еллар узу булу хәрби хезмәт, аның асылы турында яхшырак аңлый башлый, хәрби бурыч турындагы күзаллаулары да үзгәрә.
- Соңгы арада белем алган вакытта армиягә барырга теләк белдерүчеләр саны кинәт арта башлады. Бу аңлашыла да: алар хәрби хезмәт узып, укып бетергәннән соң, тынычлап үз тормышларын корырга, карьера төзергә хыяллана, - дип дәвам итте сүзен хәрби комиссар.
Татарстан егетләрендә армиягә карата уңай фикер формалашуын саннар да ассызыклап тора. Мәсәлән, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр белән бәйле статистиканы гына алыйк.
- 2014 елда хәрби бурыч үтәүдән качып йөрүчеләр саны 191 булды, 2013 елда исә бу күрсәткеч 223 иде. Ә 2008 елда исә андыйлар санының 358 булган, - дип белдерде Сергей Погодин.
Армия сафларына алынганнан соң, хәрби частьләреннән качып китүчеләр узган ел, гомумән дә, теркәлмәгән. Ә билгеле бер сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән кайтарылган татарстанлылар саны нибары 4 кенә булган. Бу башка еллар белән чагыштырганда шактый кечкенә сан.
Татарстан солдатлары - Президент полкында
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Татарстан солдатлары башкалар белән чагыштырганда шактый тырыш, үткен һәм тәртипле булулары белән аерылып тора. Шулай булмаса, алар Мәскәү Кремлендә Комендант хезмәте Президент полкына эләгә алырлар идеме икән?
- 2010 елдан башлап Президент полкында барлыгы 180 татарстанлы хезмәт итте. 2015 елның май аенда исә Мәскәүгә тагын 10 яшь солдат җибәреләчәк. Алар сайлап та алынды инде. Бу эштә Казан, Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Мамадыш һәм Питрәч районнары катнашты, - дип ассызыклады хәрби комиссар.
Татарстан ир-егетләреннән торган тагын бер мәртәбле полк – Мәскәүнең 154нче санлы аерым Преображенски полкы. Язгы чакырылыш кампаниясендә әлеге полкка республикадан 15 егет җибәреләчәк.
- Нәкъ менә әлеге полк хәрбиләре 9 майдагы Җиңү парадында актив катнаша. Алар безнең резерв, безнең горурлыгыбыз. Шуңа күрә әлеге полкка егетләр сайлауга аеруча зур игътибар бирергә тиешбез. Миңа калса, әлеге полкка егетләр сайлау эшчәнлеген һәрбер районда җәелдерергә кирәк, - дип ассызыклады җитәкче.
Хәрби хезмәткә алынучыга бирелә торган кирәк-яракларга тукталсак, һәрбер яшь солдатка кәрәзле телефон һәм махсус банк картасы тапшырылачак. Әлеге банк картасына ай саен 2 мең сум күләмендә акча күчереләчәк. Ятимнәргә түләнә торган акча күләме исә – 3 мең сум. Өстәвенә, аларга махсус букча да каралган. Кагыйдә буларак, анда гигиена кирәк-яраклары. Араларында теш пастасы, тастымал, энә-җеп кебек әйберләр генә түгел, ә кул кремы, аяк өчен махсус гель, ирен бальзамына кадәр бар.
- Билгеле булганча, армиядә хезмәт итү сыйфаты соңгы елларда шактый үзгәрде. Хәрби частьләрдә һәрбер солдат өчен уңай шартлар тудырылган. Күпләр 1 ел вакытның шактый тиз узуын ассызыклый. Без Татарстаннан киткән егетләр хезмәт итә торган урыннарга барып, алар белән аралашабыз. Күпләр хәрби частьләрдәге шартлардан риза булулары турында белдерә, - дип дәвам итте сүзен Сергей Погодин.
Билгеле булганча, армиягз чакырылучылар – 18-27 яшьлек ир-егетләр. Хезмәт вакыты – 1 ел. Югары белеме булган егетләргә сайлау мөмкинлеге тудырылган. Ул хәрби чакырылыш буенча бер еллык хезмәткә алына яки инде ике-өч ел дәвамында контракт буенча хезмәт итә ала. Контракт буенча хезмәт итүнең төп өстенлеге – хезмәт хакы. Кагыйдә буларак, алар ай саен 20 мең сумнан югарырак күләмдә акча алып эшли.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|